Блогер-журналист Фагыйлә Шакирова үзенең сәхифәсендә социаль челтәрләрдәге гаҗәпкә калдырырлык һәм күңеленә тигән күренеш турында үз фикерен җиткерә. Аның сүзләренчә, үзеңнең сәхифәңне популяр итү, «охват»лар җыю өчен сүгенергә кирәк, халык сүгенү сүзләре булган видеолар ярата икән.
Күптән түгел генә бер популяр татар блогеры белән сөйләшеп тордым. Ул – хатын-кыз, аның гаиләсе, балалары бар, үзе дә традицион татар гаиләсендә туып-үскән, тәрбияләнгән. Ул миңа популярлыкның серен аңлатты. Әгәр дә син язылучыларың саны артуны, видеоларың астында бик күп фикерләр калдыруларын теләсәң, аты-юлы белән сүгенергә кирәк икән.
«Минем бер дә сүгенәсем килми. Шундый матур итеп шигырьләр сөйлим. Ләкин алар янында бер дә фикерләр язмыйлар. Ә менә сүгенеп видео төшерсәм, видео астына халык котыра-котыра яза башлый. Алар шатлана, аларга ошый», – ди.
Мин уйга калдым. Минем язылучыларым арасында бер блогер егет бар. Инде берничә атна минем лентага аның видеолары чыга. Ул да сүгенә башлады. Әле шулай иттереп сүгенә, билдән аста. Шаккаттым, сүзсез калдым. Ул бит үзе дә шигырьләр сөйләүче. «Нигә сүгенәсең?» - дим. Шуннан соң популярлык сере искә төште бит. Ул да ничарадан-бичара сүгенә башлаган. «Мин тиздән сүгенмәүче бердәнбер блогер булып калам бит. Син дә сүгенмә инде», - дидем.
Менә шулай, дуслар, безнең халык сүгенгәнне ярата. Андый булмыйк инде, нигә сезнең аты-юлы сүгенгән видеоларга исегез китә? – дип сораган блогер үзенең язылучыларыннан.