Фаҗигале төстә аяксыз калган Рөстәм Нәбиев: "Нигә сез безгә башка планетадан килгән кыргыйларга караган кебек карыйсыз?"
Паралимпия уеннары спортчысы Рөстәм Нәбиев кешеләрнең тәрбиясезлеге турында ачынып язган.
2015 елда, 242 УЦ ВДВ хәрби частендә казарма ишелеп, ике аягын җуюга карамастан, яшәү рухын җуймаган, тырышлыгы белән Паралимпия уеннарына кадәр барып җиткән татар егете Рөстәм Нәбиев инстаграмында кешеләргә ялварып пост язган:
"Соль-Илецкига барып кайттык. Беләсезме, мин инде күптән үземә төбәлгән карашларга игътибар итмәскә өйрәндем. Ләкин бу көнне бу карашларны күрми мөмкин түгел иде.
Без яр буена төшүгә, безгә күл буенда ял иткән бөтен кеше акаеп карый башлады. Бу күңелгә бик тә авыр күренеш иде. Мин үземне халыкның күңелен ачар өчен килгән, цирктагы бер хайван итеп тойдым. Мин аңламыйм, нигә кешеләр безгә шул кадәрле игътибар итә? Ул игътибар кирәкми бит. Берәрсе ярдәм итәргә теләсә яисә урын бирсә, аңлар идем әле. Юк бит, кешеләр безгә клоуннарга караган кебек карады.
Беркайчан да аяксыз кешеләр күргәннәре юкмы? Әллә инде без котычкыч ямьсезләрме? Нигә сез безгә башка планетадан килгән кыргыйларга караган кебек карыйсыз?
⠀
Мин сезгә бу гадәтне тыя алмыйм. Әмма текәлеп карарга кирәкми! Бу бит тәрбиясезлек.
Оренбург. Такси. Минем белән мондый хәл булды.
Такси чакырттым. Диспетчерга үземнең инвалид коляскасында буласымны әйттем. Машина бик тиз килде. Машина йөртүче мине күрүгә, каршыма чыкты да, "Син нәрсә, инвалид әллә? Мин сине алып бармыйм, машинаны пычратырсың, сыдырырсың. Башканы чакыр, мин киттем". Һәм мондый очраклар 6-7 тапкыр булды.
Кешеләр, сез нигә безгә шундый мөнәсәбәттә? Ул каһәр суккан коляска 9-10 кило гына. Ул җыйнак кына булып җыела һәм бик аз урын ала. Беркайда да берни пычранмый һәм сыдырылмый.
⠀
Аллаһым...
Минем кебек кешеләргә мондый мөнәсәбәт булган дөньяда ничек яшәргә соң?⠀
Ә сез әле урамнарда инвалид коляскаларында кешеләр юк дип аптырыйсыз. Проблема бит уңайлы мохиттә генә түгел, җәмгыятьтә дә.
Чөнки сездә безгә карата шундый мөнәсәбәт. Сезнең күбегез кансыз. Сез безне этәрәсез. Сез безне күралмыйсыз. Сез безне аерасыз.
⠀
Минем кебек күпләр сезнең карашлардан, сүзләрдән курка. Сезнең фикерегездән чыгып, кешеләр үзләренең рухын төшерә, чөнки алар бу дөньяда үзләрен кирәксезгә саный башлый.
⠀
Кешеләр турында кыяфәткә карап фикер йөртергә ярамый. Ярамый!"