news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фаҗигале антирекорд: 9 октябрьдә коронавирустан үлүчеләр саны меңгә якынлашты

Ковидтан үлүчеләр саны моның кадәр булганы юк иде.

news_top
Фаҗигале антирекорд: 9 октябрьдә коронавирустан үлүчеләр саны меңгә якынлашты

9 октябрьдә коронавирустан үлүчеләр саны 968 булды. Ковид оператив штабы мәгълүматлары шундый. 8 октябрьдә 936 кеше вафат иде.

Иң күп кеше Мәскәүдә (70), Петербург (61), Свердловск өлкәсендә (48) үлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 788 кеше үлгән. Әмма соңгы арада үлүчеләр саны кисәк артты - 4 октябрьдә 8, 8 октябрьдә 7 очрак теркәлде.

Ковид йоктырган кешеләр 29 362 булды. Бу быелгы антирекорд. Моннан да зуррак күрсәткеч былтыр 29 декабрьдә булган иде (29 935).

Иң күп авыручылар Мәскәү, Петербург, Самара, Түбән Новгород, Башкортстанда теркәлгән.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Россиядә бу авыру 7 746 718 кешедә теркәлгән. Дөньяда 236,6 миллион авыручы бар дип исәпләнә.

Прививка ясатучылар арасында коронавирусны авыр кичерүчеләр 0,03 процент диде сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм тагын бер кат вакцинация үтәргә чакырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар