Фаҗига кабатланмасын иде: социаль челтәрләрдә Галәвиев фанатлары белән кемнәр көрәшә?
Казан мәктәбендәге атыштан соң ук социаль челтәрләрдә укытучылар һәм укучыларны үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевкә теләктәшлек белдерүче төркемнәр барлыкка килде.
Аларга каршы көрәшүче төркемнәр исә Казандагы фаҗига белән бәйле ялган мәгълүматны, гайбәтләрне фаш итү белән шөгыльләнә. Әнә шул дөреслек тарафдарлары турында — «Татар-информ» хәбәрчесе репортажында.
Пермьдә атыш
20 сентябрьдә Пермьдә кабат шундый фаҗига — 18 яшьлек Тимур Бекмансуров университетта атыш оештыра. Егетнең шушы уку йорты студенты булуы ачыклана. Кулга алганда ул каршылык күрсәтә, яралана, хәзерге вакытта авыр хәлдә хастаханәдә ята. Атышта алты кешенең гомере өзелә, 47 кеше зыян күрә.
РФ Тикшерү комитеты «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачты. Университетка барыр алдыннан Бекмансуров социаль челтәрләрдә хәбәр калдыра, Казан мәктәбендә булган вакыйганы телгә ала. Анда булган хәлләр «аңа бик уңышлы туры килгән».
Кайберәүләр фикеренчә, «скулшутинг» темасының популярлашуы фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Социаль челтәрләрдәге төркемнәр Илназ Галәвиев фанатларына каршы актив көрәшәләр, Галәвиев — 175нче гимназиядәге атыш турындагы җинаять эшенең төп фигуранты. Әлеге төркемнәрнең максаты — Казандагы фаҗига белән бәйле ялган мәгълүматны, гайбәтләрне фаш итү, кабат мондый фаҗигаләрне булдырмау.
«Әлеге төркемнәрдә Галәвиевне романтик геройга тиңлиләр»
Казан мәктәбендә атыш оештырган егетне геройлаштыруга каршы чыккан төркем «Галәвиев фанатларына һәм аларның ялганына — «ЮК» дип атала. Аны оештыручылар әйтүенчә, фаҗига аларның берсен дә шәхси кагылмаган. Каналның администраторлары арасында Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Новосибирскта яшәүчеләр бар. Үзләре әйткәнчә, алар бер-берсен социаль челтәрләрдә, мәктәптәге атыш турындагы постлар астында калдырган комментарийлар аша табышканнар. Фикердәшләрнең саны көннән-көн арткан, шуңа күрә кызлар аерым чат ясарга килешкәннәр. Шундый вәхшилектән соң да Галәвиевне аклаучылар, яклаучыларның табылуы ачуларын китергән.
«Кайберләребезнең мәктәп яшендәге балалары бар. Яшүсмерләр рухи кыйблаларын югалтты, хәтта кайбер өлкәннәр дә шуны яклый, мондый вәзгыять куркыта, ачуны кузгата», — диләр төркемнең администраторлары.
Каналны оештыручылар әйтүенчә, мәктәптә атыш темасы һәрвакыт резонанс тудыра, еш кына яшүсмерләр җинаятьчене романтик геройга тиңли. Бигрәк тә кызлар. Алар җинаятьчене кыерсытылган, ялгыз, яратуга мохтаҗ итеп күрә. Шуңа охшаш хисләр кичергән үсмерләр, үзләре дә аңламастан, үзләрен җинаятьче урынына куеп карый, аны кызганалар, хәленә керәләр.
«Әле өлкән хатын-кызлар да җинаятьчедә «улларын» күрә башлый, «бала”ны үз мәхәббәтләре белән коткарып кала алабыз, дип уйлыйлар. «Фанатлар» — монысы аерым категория, анда егетләр керә, алар күп түгел, әмма нәкъ менә фанатлар зур куркыныч тудыра. Алар фаҗигане кабатларга мөмкин», — диләр кызлар.
Кызлар әйтүенчә, Галәвиев фанатлары конспирология теориясе турында сүзләр дә тарата — имеш, фаҗигале вакыйга яшерен кураторлар, хәтта масоннар белән бәйле. Башта кызлар бу хәлләрне читтән генә күзәткән, бу хакта үз чатларында гына сөйләшкәннәр. Галәвиев фанатлары җинаятьчегә адвокатка дип акча җыя башлагач, тыныч кына утырып кала алмаганнар. Кызлар әйтүенчә, мессенджерларның берсендә тагын бер канал оештырганнар — төркемдә утыручылар икенче яклаучыга җитәрлек акчаны җыеп та бетергән инде.
«Әлеге төркемнәрдә Галәвиевне романтик геройга тиңлиләр, дәлилләре булмаса да, җинаятьтә гаепсез булуын кабатлыйлар. Сектага охшаган. Администраторлар балигъ булмаган үсмерләрнең башын бутап бетергән, җинаятьчегә мәхәббәт уятырлык ялганга ышандыралар», — диләр кызлар.
Башта кызлар фанат төркемендә утыручыларның күзләрен ачарга маташкан, җинаятьчене романтиклаштыруның дөрес булмавын аңлатырга тырышканнар. Акча җыю ничек баруы турында мәгълүмат ачык булмавын, адвокат турында каршылыклы мәгълүматны күрсәткәннәр. Кызлар әйтүенчә, боларның күбесе Җинаять-процессуаль кодексына, федераль кануннарга каршы килә.
«Беренче айларда авызны ачып сүз әйтергә дә бирмиләр иде, тик без һәрвакыт тәртипле сөйләштек, аргументлар китердек. Әмма көтүләре белән ябырылып, мыскыллый башлыйлар иде, чөнки админнары нык басым ясый, бик оста идарә итәләр», — дип искә ала кызлар.
Хәзер кызларның үз Телеграм-каналлары бар, алар анда гайбәт-ялганнарны фаш итә, Казан мәктәбендәге фаҗигагә бәйле сорауларга җавап бирә. Атышта зыян күргән һәм һәлак булган кешеләр турында постлар язалар. «Корбаннар турында аз сөйлиләр, алар еш кына саннар артында кала, ә төп игътибар җинаятьчегә юнәлдерелә. Корбаннар турында күбрәк сөйләп, аларны күрсәтеп кенә йөрәкләргә үтеп кереп була», — дип фикер йөртә кызлар.
Моннан тыш, каналның администраторлары психик сәламәтлек, тәнкыйди фикерләүне үстерү кебек файдалы темаларны да күтәрә. Җинаятьчене романтик герой итеп күрүче кызларны шулай итеп айнытып булачагына ышаналар алар.
Мәктәптәге атыш турында ниләр мәгълүм?
Исегезгә төшерәбез, фаҗига 11 майда булды. Илназ Галәвиев, 175нче гимназиягә корал күтәреп кереп, тугыз кешенең — җиде укучының һәм ике укытучының гомерен өзде. Тагын 23 кеше зыян күрде, күпчелеге — балалар.
Икенче көнне Казанның Совет районы суды егетне ике айга тикшерү изоляторына озатты. Берничә көннән егетне психология-психиатрия тикшерүе узу өчен Мәскәүнең Сербский исемендәге институтына күчерүләре билгеле булды. Ике айдан мәгълүмат чаралары Галәвиевне үз-үзен белештерми дип танулары турында хәбәр итте. Әмма шул ук көнне РФ Тикшерү комитеты бу мәгълүматны кире какты. Хәзеге вакытта Галәвиев Санкт-Петербург шәһәрендә өстәмә тикшеренүләр үтә.
Июльдә мәктәптәге атыш эше буенча тагын ике гаепләнүче табылды — «Сезнең иминлек» ААҖ генераль директоры, 42 яшьлек Сергей Иванов белән «Янгын мониторингы берлеге» компаниясенең системаларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау инженеры, 38 яшьлек Марат Җиһаншин. Ир-атларны саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә гаеплиләр.
Иванов җитәкләгән фирма мәктәптәге контроль системасы өчен җаваплы була. Әмма фаҗига көнне Илназ Галәвиев, барлык ишекләрне дә узып, мәктәпкә үтеп керә алган… Тикшерүчеләр Ивановның фирмасы мәктәпкә тиешле хезмәт күрсәтмәгән дигән фикердә.
Җиһаншин янгын-сак сигнализациясе системаларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау инженеры вазифасын башкарган. Гимназиягә һөҗүм иткәннән соң директор укытучыларга һәм укучыларга кабинет ишекләрен бикләргә кушып мөрәҗәгать иткән. Әмма классларның берсендә хәбәр итү җайланмасы тиешенчә эшләмәгән булуы мөмкин. Тикшерү вакытына Иванов өйдә сак астында булачак, Җиһаншинга исә суд билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә чик куйды. Гаепләнүчеләр гаепләрен танымый.