Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәйрүзә Мөслимованың танылган җырлары — видео

Бүген шагыйрә, журналист Фәйрүзә Мөслимова вафат булды. Сезнең игътибарга аның сүзләренә язылган танылган җырларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Фәйрүзә Мөслимованың танылган җырлары —  видео
ТР Язучылар берлеге

Фәйрүзә Мөслимова бүген иртән вафат булды дип язган идек. Тамашачы шагыйрәнең Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина башкаруында «Җырым сиңа» һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева башкаруында «Күзләреңнән күзем алмыйм» җырларын яратып кабул итте.

Фәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Ана ягыннан әбисе Әминә Шаһиарслан мулланың кызы була. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул «Әллүки» әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.

Университетны тәмамлагач, яшь журналист «Яшь Ленинчы» (хәзерге «Сабантуй газетасы») газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта, «Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый.

2016 елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе. Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы. Балалары — улы Илдар, кызы Диләрә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100