Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәритне хөрмәт итсәң, алай фотога төшмәс идең» — Җырчы Ландышны тәнкыйтьлиләр

Ландыш Нигъмәтҗанова балалары белән төшкән фото куйган.

news_top_970_100
«Фәритне хөрмәт итсәң, алай фотога төшмәс идең» — Җырчы Ландышны  тәнкыйтьлиләр
архив

Ландыш Нигъмәтҗанова 4 баласы белән төшкән фото куйган. Фотода да барысы да яхшы, матур кебек, тик җырчы кыскарак ыштан кигән. Шул сәбәпле, инстачылар ике төркемгә бүленгән.

Беренче төркем дүрт бала табып та, аның буй-сыны зифа булуына сокланса, икенче төркем кыска ыштан кигән өчен «эт итеп сүккән».

«Ыштан ки, дүрт балалы хатын бит син. Әллә матур дип саныйсыңмы?» — дип язучыга җырчы: «Әйе, матур дип саныйм», — дип җавап биргән.

«Ландыш, 4нче балаңны таптын. Әзрәк озынрак, ботларыңны каплый торган киемең юкмы әллә? Оят кирәк әзрәк. Фәритне хөрмәт итсәң, алай төшмәс идең фотога»;

«Мондый ыштан белән фотога төшеп, Инстаграмга кую бер дә матур түгел дип саныйм» кебек комментарийлар да калдырганнар.

Җырчыны яклаучылар, аның буй-сыныннан «көнләшүчеләр» дә үз фикерләрен язган: «Минемчә, дүрт бала табып та кызлар кебек. Бик килешә» , «Балаларны бер сәгатькә күршеләр биреп торган диярсең. Үзегез күтәреп йөреп, үзегез тапкан кебек түгел бер дә» , «Әй, акыл өйрәтмәгез! Сезнең яшькә җиткәч, пәрәнҗә киеп, интернетта өйрәтеп утырыр» , «Фәритне жәллисе юк, үзләре хәл итәр», «Фәрит куанып бетә алмыйдыр әле. Дүрт бала табып та талчыбык кебек хатыны булуына» , «Фотога Фәрит төшергәндер. Болай төшү ошамаса, әйткән булыр иде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100