Фәрит Яхин: «Ахырзаман китабы» татар әдәбиятында иң күп укылган һәм өйрәнелгән китап
Төрки-татар әдәбиятында XII гасырда яшәп иҗат иткән күренекле шәхесләребезнең берсе – Сөләйман Бакыргани. Талантлы шагыйрь, әдип һәм дин белгече, Апокалипсис вакыйгалары хакында хәбәрләрне шигъри формада җиткерүе белән игътибарга лаеклы.
Сөләйман Бакыргани хакында тулырак «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин сөйләде.
«Аны татар халкы бик яхшы белә, инкыйлабка кадәр аның әсәрләрен мәктәпләрдә укыганнар, инде бүгенге көндә дә укыйлар»
Фәрит абый, «Бакырган» атамасы кайдан килә? Сөләйман Бакырганины «Хәким Ата» исеме белән дә атап йөрткәннәр. Болар хакында сөйләп китә алмассызмы?
«Бакырган» дигән сүз ― «җаһрия» дигәннең төрки варианты, ягъни «кычкырып, тавышны яшермичә догалар уку»ны белдерә. «Яссәвия» дигән, өченче атамасы да бар. Әхмәд Ясәви белән бәйле ул. Диннән хәбәрдар кешеләргә болар аңлашылып тора дип уйлыйм. Алар безнең тарихыбызга турыдан-туры карый. «Сөләйман Бакыргани» дигәннәре, яссәвия тарикатенә нисбәтле булуына бәйле, «Яссәвиче Сөләйман» дигән кебек, димәк.
Сөләйман Бакыргани 1111 елда туа. Әлбәттә, болар ― «Кыйссаи-Йосыф»ларга кадәр булган вакыйгалар. Сүз Сөләйман Бакыргани, Әхмәт Яссәви хакында сүз кузгалса, Казахстан, Урта Азия җирләре турында сүз бара. Ул чорны, күренешләрне аңлар өчен хәзерге заман күзлегеннән карарга ярамый. Урта Азия — хәзерге Бохара, Сәмәрканд җирләрендә ул заманда каракытайлар яшәгән. Аларның үз дәүләте булган, үзләре каракытай дип аталсалар да, алар Кытайдан чыккан монголлар.
Мәгълүм булганча, Алтай бар, ягъни Алатау — «Хатын-тау» дигән сүздән ул. Кытай — «Кот тавы», «Кот-атай» дип әйтәбезме? Бөтенләй икенче төрле таулар, «Ата таулар» дигән төбәк булган. Шуңа бәйле барлыкка килгән. Сүз уңаеннан, кытайларның үз исемнәре «кытай» түгел, төп, үз исемнәре — «чин», бездә дә «чиннар//чинлылар» дип йөртәләр.
Кытай таулары ягыннан булганга күрә бөтенесе дә шушы җирлеккә бәйле рәвештә генә «кытайлар» аталганнар. «Татар» дигән исем дә ул вакытта ук булган, ул сүз инде безнең эрага кадәр телдә йөргән, язмада кулланылган. Грекларда, итальяннарда да ул шул чорларда ук булган.
Чынгыз хан заманнарын без «Алтын Урда чоры», дибез. Аның да мәгънәсен күпләр эзлиләр. «Алтын Урда» сүзенең мәгънәсе бик гади: «алтын ыруг, кабилә», «алтын нәсел» дигәнне аңлата. Чыңгыз ханның нәселе «алтын ыру» нәселеннән килә. Монголлар ул вакытта төркиләрдә «монгол» дип түгел, ә бәлки «мангыт» дип аталып йөртелгәннәр.
Сөләйман Бакыргани яшәгән чорда монголлар түгел, бәлки каракытайлар була. Каракытайлар ― монгол кавеме. Аларга янәшәдә генә Харәзм төркиләре дә яши. Алар ул вакытта Себернең Иртеш буйларын үзләренә буйсындырганнар. Анда яшәүче угызлар, кыпчаклар, төркиләр — барысы да Харәзмгә мөнәсәбәтле булган.
Харәзм иле белән ата ягыннан ― фарсы, ана ягыннан ― төрки шаһлар идарә итә. Шунысы кызыклы: мәсәлән, шул шаһларның берсе Галәветдин Мәңгебирде булган. Әмма аның исемен Интернеттан таба алмассыз, чөнки аны нигәдер рус һәм татар галимнәре, аның фамилиясен, диик, гарәп графикасында язылышыннан, «Мәңгебирде урынына, «Макбүре» дип укыганнар. Шул ук, рәвеше туры килгәнгә генә, гарәп хәрефләре белән язылган сүзне, «Мәңгебирде»не «Макбүре» дип укырга кирәк бит! Сакланган кәгазьләрне, документларны ачып карасагыз, аларда «Мәңгебирде» диелгән.
Харәзм шаһларының нәселләре бик кызыклы. Әтиләре ягыннан алар ― фарсы нәселеннән, әниләре ягыннан ― Иртеш буе кыпчакларыннан. Аларның телләрендә шуңа да гарәп тә, фарсы да, төрки сүзләре дә бар. Төп җирләре ― Әму-дәрья буенда, әмма аларның күбесе Җиде-су мәмләкәтенә буйсындырылган булган.
Нәкъ шул чорларда, бүгенге безнең белән чагыштырганда, хәзергедән аермалы буларак, бөтенләй икенче төрле төрки халыклар яшәгән. Ул заманда да югары дәрәҗәдәге шигъриятебез булганлыгын беләбез. Сөләйман Бакыргани ― шуларның берсе. Аны татар халкы бик яхшы белә, инкыйлабка кадәр аның әсәрләрен мәктәпләрдә укыганнар, хәер, инде бүгенге көндә дә укыйлар. Ул «Ахырзаман китабы»н язган кеше.
«Ахырзаман» шигъри формада язылган:
Йирне нитәк яратты ирсә — күкне һәман,
Айны нитәк яратты иртә — көнне һәман,
Әнбия-мөрсәлләрне әйтсәм тәмам,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.
Замана ахры булса — нәләр булгай:
Галимнәр чагыр эчеп, зина кылгай,
Дөньяга төрлек-төрлек бәла тулгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.
Ягъни без аны, «Ахырзаман"ны, икенче төрле ― Газап чоры, дибез.
«Ахырзаман» безнең татарда иң күп укылган, өйрәнелгән китапларның берсе. Ни өчен? Барыгыз да беләсез, апокалипсисны күзаллау-күзаллату белән бәйле.
Бу китапны XIX гасырда руслар да тикшергән, татарлардан иң күп өйрәнгән галим — Гали Чокрый. Ул аның тәнкыйди текстларын эшләгән. Аны безгә китап итеп бастырып җиткерә алган. Текстологик яктан әзерләп бастырган нөсхәләре, аңа кадәрге нөсхәләргә караганда, бүгенге көндә күбрәк сакланган.
«Ахырзаман китабы» — Адәм галәйһиссәламнең китабы ул. Апокалипсис хәбәрләре Адәм пәйгамбәрдән килә. Сөләйман Бакыргани аны шигырьгә, шигъри калыпка салып безгә җиткерә.
Ул вакыттагы телнең үзенчәлегенә игътибар итик. Ул бүгенге телебездән аермалы. Харәзм төркиләре теле, ягъни фарсы һәм гарәп телләре белән кушылганлыгы, баетылганы күренеп тора. Төрки-кыпчакның язмада төп теле, әлбәттә, «төрки тел» дип әйтелә.
Татар теле Алтын Урдада ничек үзгәрә? Анда, гомумән, икенче төрле халык барлыкка килә. Күз алдына китерегез: бер яктан ― монголлар, икенче яктан ― кыпчаклар, үзара килеп кушыла, монголлар төркиләшә һәм яңа бер татар халкы барлыкка килә. Шул ук вакытта, Алтын Урдадан XIV–XV гасырларда казахлар аерылып чыга, бүгенге Казахстан дәүләте барлыкка килә. Шулай ук XV гасырда үзбәкләр дә аерылып чыга. Ә Үзбәкстан территориясендә аңа кадәр каракытайлар яшәгән.
Боларның барысын да исәпкә алып күзаллау өчен үзебезнең тарихны белү сорала. Элек без аны университетларда укыта идек, хәзер инде анда боларның берсен дә аңлатып тормыйлар дип беләм. Университетта, гомумән, икенче төрле стихия хәзер. Гомумән, татар тарихын, татар дөньясын өйрәнү дә шул кадәр генә икән, диләр. Шуңа күрә боларны халыкка җиткерү фарыз.
Сөләйман Бакыргани Төркестаннан ерак түгел көтүлектә, ягъни сәйрамда туган. Безнең Илһам Шакиров: «Сәйранга чыгабыз!»― дип әйтергә ярата иде, ягъни җәй башлангач, кая да булса табигатькә, дөньяга, сәяхәткә чыгып кайтуны «сәйрамга чыгу» дип әйтәләр иде элегрәк. Әмма казахлар һәм үзбәкләр «Сәйрам» дигән шәһәр бар дип әйтәләр, әмма андый шәһәр булмаган. «Сәйран//сәйрам» — көтүлек ул.
Сөләйман Бакырганиның укытучысы — Әхмәт Ясәви
Сөләйман Бакырганыйның балачагы турында китапларда кызыклы хәбәрләр теркәлеп, сакланып калган.
Берсен, әйтик: Сөләйман Бакыргани башка балалар белән мәдрәсәгә укырга бара. Барган вакытта букчасын һәрвакытта баш өстенә куеп бара икән. Ә иптәшләренең кайсы ― култык астына кыстырган, кайсы ― кулына гына тоткан. Аларга Әхмәт Ясәви мөритләре белән мәчет янында карап торган.
Укудан соң да Сөләйман Бакыргани арты белән кайта икән. «Ни өчен син мәдрәсәдән арт белән чыктың, шундый хөрмәтсезлек күрсәтергә ярыймыни?» — дип сорау бирә аңа Әхмәт Ясәви. «Юк. Мин ничек инде укытучыма артым белән борылып кайта алам, мәдрәсәгә дә мин алдым белән карап кайтам», ― дигән ул, җавабында.
Әхмәт Ясәви аптырап калып: «Ә ни өчен букчаңны баш өстенә куеп йөрисең?» — дип сорый. «Коръән миннән югарырак бит, шуңа күрә баш өстенә куям», — дигән Сөләйман Бакыргани.
Әлбәттә, бу риваять бик кызыклы, ул китапларга кергән. «Хәким ата» китабында да бар. Шул вакыйгадан соң Әхмәт Ясәви аңа: «Миңа укырга күч», ― дип әйтә. Ул вакытта Ясәви данлыклы укытучы, зур шәех була. Сөләйман Бакыргани анда укый башлый.
Унбиш яшькә җитә. Бик белемле, сәләтле була ул. Бервакыт Әхмәт Ясәвигә шәех Хөзер-ата кунакка килә. Шулчак шәкертләрен Ясәви утын алып кайтырга җибәрә. Утынга баргач, яңгыр ява башлый. Ул вакытта утынны далага чыгып җыйганнар. Сөләйман Бакыргани, өстендәге киемен сала да, утынны төреп кайта. Яңгыр үтеп киткәч ― киенә. Утын юешләнми. Кайтып керәләр. Әхмәт Ясәви: «Ә сиңа яңгыр яумадымыни?» — ди. Бакыргани сәбәпне аңлатып бирә. Утыны коры булгач, аның утыныннан бүтәннәрнең утынына, якканда, ут кабып китә. Шул вакытта Сөләйман Бакыргани шигырь әйтә: «Шәехем утынга җибәрсә, бармаска ни иркем бар?» ― дип. Шуннан соң аңа «Хәким-ата» дигән исем бирәләр, ягъни «хикмәт әйтүче» мәгънәсендә. Хикмәтле, мәгънәле шигырьләр сөйләүче кеше була, димәк. Тарихларында тагын берничә вакыйга бар.
Әхмәт Ясәвинең сынавы
Мәсәлән, шул ук шәригать мәсьәләләре хакында.
Бервакыт бөтен шәкертләр дә мулла булырга, халык җыеп, халыкны укыта башларга дәгъва кыла башлый. Әхмәт Ясәви аларга: «Мин алдан сезне имтихан тотармын», ― ди. Гает көнендә шәкертләренә имтихан ясый. Биленә сарыкның ике эчәгесен бәйли. Берсенә ― һава-тын, икенчесенә ― су тутыра. Беренче рәкәгатькә киткән вакытта ул бер эчәгене тишә, аннан һава чыга башлый. Сезгә мәгълүм булганча, әгәр дә намаз вакытында кешенең арткы юлыннан тын чыкса, аның тәһарәте бозылган була.
«Шәехебезнең тәһарәте бозылды» дип, шәкертләр тәһарәт яңартырга китә. Сөләйман Бакыргани һәм Данешмәнд ― калалар. Икенче рәкагәтькә киткәндә Яссәви икенче эчәгене тишә һәм су ага башлый. Данешмәнд белән Сөләйман Бакыргани гает намазын укып бетерәләр. Башка шәкертләр тәһарәтен яңартып килгәч, Әхмәт Ясәви аларга: «Менә сез, барыгыз да, шәех, мулла булырга дәгъва кылдыгыз, ләкин шәригатьне белмисез икән. Шәригатьне белеп бетергәч кенә мулла була аласыз», ― ди. Әгәр дә тын чыга икән һәм ул исез булса, тәһарәт бозылмый. Әгәр дә һава яисә су тәһарәтне боза торган җирләрдән чыкмаса, ул вакытта тәһарәт бозылмый, югыйсә.
Ул вакытта шәкертләрдән таләп бик югары булган. Сөләйман Бакырганига килгәндә, ул чыннан да шәригать кануннарын белә икән. «Мин сиңа ак дөя бирәм, үзеңә җир, мәкамь табарсың», ― дип әйтә аңа Әхмәт Ясәви.
Сөләйман Бакыргани ак дөягә утырып китә, баштан ул көнчыгышка — Иртеш ягына таба бара. Аннан соң, борылып, Әму-дәрья ягына төшә, шунда туктый. Ул урында Бакырган шәһәре барлыкка килә. Борынгы китапларда: «Аның исемен үзенең исеме белән атадылар», ― диелә. Әмма инде фәнгә яхшы мәгълүм, «Бакырган» дип аталуы «Яссәвия» дигән сүз икән, тарикатенә бәйле шулай әйтелгән.
Шунда Сөләйман Бакыргани яши башлый, Харәзмгә буйсынган Бугара хан нәселеннән Гамбәргә өйләнә, өч малае туа, Садыйк исемле бер баланы тәрбиягә алалар. Абыстайларның кадерләп: «Гамбәр-ана», ― дигәннәре шул Гамбәр инде!
Мәккәнең Бакырганга килү вакыйгасы
Ике улы да Харәзмдә мәдрәсәдә укый, бер малае — Хөбби Хуҗа һәм тәрбиягә алынган малае ― үз янында үсә. Шуннан бер көнне, ул улларын сынарга теләвен әйтә. Алар киткәч, икесен дә чакыра. Тәрбиягә алган улы килә, ә үз улы ― килми. «Нишләп килмәдең?» ― дип сорагач, улы башка эшләр белән мәшгуль булганлыгын аңлата. Изотерик халәт булды микән ул, белмим. Мин аны аңлата алмыйм.
Икенче көнне иртәнге намаз вакытында әтисе сөннәтне укый да, фарыз намазда юкка чыга. Хөбби Хуҗа: «Син кайда буласың?» — дип сорый. «Мин Мәккәгә барып укыдым», — ди әтисе. «Ә син Мәккәне монда китерә аласыңмы?» — ди улы. «Юк, ничек инде, аны беркем дә эшли алмый», — ди Бакыргани.
Улы аңа Мәккәне китерә алуын әйтә. Мәккә Бакырганга килә, әмма Сөләйман Бакыргани моны, мондый гамәлне кабул итми. Шуннан соң әтисе белән улы тавышка килә. «Бер казанга ике тәкә башы сыймый, йә ― син, йә ― мин», — дип әйтә Бакыргани.
Улы ак җәймә ала да, әйләнә дә һәм юкка чыга.
Моның турыда поэма язган кеше — Кол Шәриф
«Хөбби Хуҗадан синең нәселең зур булыр иде, кырык әүлия генә туар иде. Әмма шушы гөнаһыңны юар өчен, өстеңнән кырык ел буена су агар», ― дип белдерә Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә, Сөләйман Бакырганины җирләгәч, Әму-дәрья елгасы аның кабере өстеннән ага башлый, китапларда «аның каберен ачып, кырык ел буена сөякләрен юа» дип язылган. Аның сөякләре су төбеннән күренеп торган булган.
Бакырганиның нәсел дәвамчылары бүген дә бар
Бүгенге көндә без Бакырган шәһәренең урынын гына беләбез, Бакырганиның да каберен шунда дип күрсәтәләр. Сөләйман Бакырганиның нәселе хәзерге Иртеш буена 1390 елларда күченеп китә. Себер татарлары арасында Бакырганиның нәсел дәвамчылары бүген дә бар. Мөгаен, Бакырганиның әүлиялек сыйфатлары да аларга күчкәндер?
Хәзерге татар белән борынгы төркиләр арасында ― тамырлар гына бер, төрле халыклар белән кушыла-кушыла без икенче халыкка да әйләнгән булырга мөмкинбез.
Сөләйман Бакыргани, асылда, безнең дә татар шагыйре санала. Аның «Бакырган китабы» дигән антологиядә дә шигырьләре бар. Ул китап ― татар китабы санала, башка халыкларда юк, татарда гына бар.
Анда егерме автор кертелгән. Аларның күбесе ― Алтын Урдадан һәм Алтын Урда составында булган төбәкләрдән, татар буларак аталып йөртелгән шагыйрьләр. Анда Харәзм, Кырым, Алтын Урда шагыйрьләре дә бар. Шуларның иң данлыклыларының берсе — Ходадат. Ул Олуг-Мөхәммәт ханның икетуган энесе. Аның мәүлет турында яхшы поэмалары да бар.
Әгәр дә без игътибар итеп карасак, безнең тарихыбыз шактый бай. Мин 2000 елда «Бакырган китабы»н текстологик яктан эшләп-эшкәртеп, андагы әсәрләрнең авторларын ачыклап, китап итеп бастырып, халыкка җиткердем. Сөләйман Бакырганиның сакланган тулы иҗат мирасын да җыйнап, китап итеп бастырып чыгардым. Анда «Мәрьям ана», «Ахырзаман китабы» әсәрләре дә керде.
«Бакырган китабы»н төптән тикшергән кеше булмаган
Иҗатына килгәндә, Сөләйман Бакырганиның Казанда 1846 елда чагатай телендә хикәяләре басылып чыга, диелә. Ул чыннан да дөрес сүзме?
«Бакырган китабы» Казанда 1846 елда дөнья күрә. Шушы китапка берничә фәнни анализ, тикшерү үткәргәннәр. Мөхәммәт Гали, Гали Рәхимнәр дә тикшергән. Берәүләр, аңа алты шагыйрьнең әсәре кергән, дисәләр, икенчеләр, ун шагыйрьнең әсәре урын алган, дип язган. Дөресен әйткәндә, «Бакырган китабы»н төптән тикшергән кеше булмаган.
Мин тикшерә башлаганда шушы әйберне ачыкладым: бер генә вакытта да бу мәсьәләне көн тәртибенә куйган кеше булмаган. Туксанынчы елларда аңа фәнни анализ ясап, текстологик яктан да тикшердем һәм ул җыентыкка егерме шагыйрьнең әсәрләре кергәнен, әсәрләрнең антология буларак тупланылган булуы ачыкланды. XVIII гасырда да әле аңа әсәрләр өстәгәннәр икән.
Китап «Бакырганнан сәфәр кылсам…» дип башлана. Галимнәр, «Бакырган» сүзе белән башланганга күрә җыентык «Бакырган китабы» дип атала, дип уйлый, фикер белдерә. Мин дә башта ул авторитетларның фикеренә ышандым.
Әмма юк!.. Ул «яссәвия (җәһрия) тәрикате» китабы икән. Гыйбадәт кылганда аны бертуктаусыз файдаланганнар, укыганнар.
«Типтәр» дигән халык бар. Элекләрне диненә бәйле рәвештә халыкларны атау булган. Әйтик, Дон елгасы буенда кыпчаклар яшәгән, әмма алар әрмән чиркәве христианнары динен тоткан. Аларны «әрмән христианнары», «әрмән» дип атаганнар. Асылда алар бернинди дә әрмән түгел, алар ― кыпчак.
«Керәшен» дип атау бар, әмма «рус» димәгәннәр. Ни өчен? Чөнки бусы ― соңгырак дәверләр күренеше, «крещенный» (чукындырылган) булганнар. Урыска бит христиан дине соңрак яңартылып кабат кертелгән, әле XIV гасырда да, мәсәлән, Русь илендә христиан дине кермәгән рус төбәкләре булуы турында чыганаклардан хәбәрләр китереп сөйләп була.
«Яссәвия тарикате»ндәгеләр дәфтәр укыганнар, Әхмәт Ясәви китаплары «Дәфтәри-әүвәл» («Беренче дәфтәр»), «Дәфтәри-сани» («Икенче дәфтәр») исемнәре белән йөртелгән. Алар халыкта «тифтәрләр//типтәрләр» атаган, шул бер үк сүз, «дәфтәр» булган инде ул.
Аңлашыладыр? Әхмәт Ясәви тәрикатендә булган кешеләр барысы да типтәр-кыпчаклар дип аталган. Бу фикерне Галимҗан Баруди хезмәтләрендә дә күрергә мөмкин. Шулай ук «Бакырган китабы»н да типтәрләр китабы буларак беләбез.
«Бакырган китабы»н иң кызыклы китапларның берсе дип танырга тиешбез, ләкин ул турыдан-туры, бары тик Сөләйман Бакырганиныкы гына түгел. Иҗат мирасы укытучысы Әхмәт Ясәвинеке кебек киң һәм тирән түгел, шулай да үзенә күрә бер кызыклы юнәлештә.
«Ахырзаман китабы»н укып имтихан тотканнар
Ничек уйлыйсыз, ул вакытта «Ахырзаман китабы» мәктәп программасына ни өчен кертелде икән?
Элек кешеләрне укырга һәм язарга өйрәтү проблемасы шактый зур мәсьәлә булган. Исмәгыйль Гаспринский аваз методын тәкъдим иткәч, татарлар җәдиди методка күчкәч, хәтта кызлар да укырга һәм язарга җиңелрәк өйрәнә башлаган.
Мәдрәсәдә дә укырга һәм язарга өйрәнә алмыйча интеккән кешеләр булган элекләрне. Бездә, «татар кызларын укырга һәм язарга өйрәтмәгәннәр», диләр. Андый урыннар, төбәкләр дә булгандыр? Мәдрәсәдә исә уку бөтенләй икенче төрле булган, анда еллап түгел, китаплап укыганнар. Әйтик, бер китапны үзләштереп бетермичә, икенче китапка күчмәгәннәр.
Ә менә укырга һәм язарга өйрәтә торган мәктәптә «Ахырзаман китабы», «Мәрьям-ана», «Кисекбаш» — төп уку китаплары булганнар. Шуларны укый белүләрен күрсәтеп, балалар имтихан тапшырганнар.