Фәрит Салиховның көрәштән китүе: «Канәгать булмаучылар барыбер табылачак»
Журналист Фәрит Салиховның көрәш турында язудан туктаячагын белдерүе тынычлыкны яраткан көрәш дөньясында чираттагы гауга китереп чыгарды.
Фәрит Салихов үзенең «Инстаграм» аккаунтында: «Мин көрәштән китәм… Дөрес, сөлгене кадакка элгәнгә дистә еллаптыр инде. Бу юлы көрәш дөньясы ишеген тулысынча ябарга булдым. Мәҗбүр иттеләр. Андагы пычраклык, әшнәлек, гаделсезлек мәҗбүр итте. Нидер тамырдан үзгәрми торып, мине ул төпкә сөйрәүче баткаклык тирәсендә күрмәссез. Нәрсә мәҗбүр итүен тәфсилләп язармын әле. Бәлки гадел җыр башкаручы берәр хезмәттәшемә сөйләрмен. Тешне кысып көрәшкәндә җиңеп булганын келәмдә исбатлаган бар иде, әмма тормышта гаделсез системага каршы барганда теш кысу да ярдәм итми. Көрәшче дуслар белән хушлашмыйм, көрәш белән генә саубуллашам!» — дип язган иде.
Фәрит Салихов бу чыгышының сәбәпләре хакында «Интертат»-ка биргән интервьюсында да сөйләде.
Интервью чыкканнан соң без Фәритнең бу адымы турында фикерләрен белдерүнең сорап аның коллегаларына, көрәш федерациясе җитәкчесенә һәм көрәшчеләргә мөрәҗәгать иттек.
«Аның көрәш дөньясында нинди роле бар?»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән Муса Җәлил көрәш турнирына багышланган матбугат конференциясендә Фәрит Салиховның китүе хакында сорау яңгырады. Беренчеләрдән булып үз фикерен Татарстан Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин белдерде.
«Миннән кемдер шалтыратып сорады. «Фәрит киткән. Бүтән көрәштә булмыйм, дип әйткән», — ди. Фәрит кайчан килде соң ул, дим. Ә нишләп киткән? Кем аны каршы алган? Кем аны куып җибәргән? Көрәш дөньясында нинди роле бар аның? Берәр юньле фикере булдымы? Менә Мусин молодец. Төркиягә барды, 150 кеше көрәшкәннәр. «Дүртенче урын алган, молодец», — дип язарга кирәк. Очерк кына түгел, мондагы уңышларын да искә алып, бер китап язарга кирәк. Тегендә сарык өләшмәгәннәр, дип… Нинди башка сыймаслык әйберләр?
Лаеклы көндәшне яхшы итеп ота алсаң, сиңа Ильяс Галимовны да бирерләр… Аны каршы алганны да, китеп барганын да күрмәдем. Без бүлмәдә төрле кешене кабул итәбез. Ачык йөз белән сөйләшергә була бит. «Китәм», — дип кемне куркытабыз?..» — диде ул.
«Бу вакыйга күпертелгән икенче язмада күбрәк бер-береңне кимсетү, ниндидер төртмәле сүзләр әйтү сизелә»
«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин бу мәсьәләне узган елны шоу-бизнес дөньясында булган гауга белән чагыштырды.
«Яратмыйча китеп була, яратып китеп кара, дип җырлыйлар.
Мин моны көрәш дөньясында бик зур вакыйга дип бәяләмим, беренчедән. Фәрит күтәргән проблемалар — зур вакыйга. Безнең көрәштә проблемалар җитәрлек. Аларны хәл итәргә кирәк. Хәтерләсәгез, узган елда ике бөек олпат хатын-кыз җырчыбызның әйткәләшеп алды. Менә бу әкрен генә шуңа әйләнеп бара. Яздылар, «хайп» ясадылар, керү санын арттырдылар. Мәсьәлә хәл ителдеме? Алар икесе дә сәхнәдә. Мөнәсәбәтләре ничек булып беткәндер, белмим. Әмма белгәне дә, белмәгәне дә шулар арасына кысылды.
Хезмәттәшебезнең бу адымы турында аның белән сөйләшә башладык, әле сөйләшеп бетермәдек. Миңа калса, журналистлар үзара мөнәсәбәтләре турында утырып сөйләшсә, дөресрәк булыр иде. Ник? Бу вакыйга күпертелгән икенче язмада күбрәк бер-береңне кимсетү, ниндидер төртмәле сүзләр әйтү сизелә. Гәрчә, бу кешеләр моңа кадәр дә бер-берсе белән исәнләшеп йөрде, аларга алга таба да исәнләшергә туры киләчәк. Көрәш ул егетләр дөньясы булырга тиеш. Менә шушы егетлек югалмасын иде.
Фәритнең беренче язмасындагы фикерләр белән мин килешәм. Ә икенчесе инде — «хайп». Бу очракта әлеге сүз татарча «гаеп» дигән сүзгә якын», — диде ул.
«Премия биреләме, бирелмиме — без эшләргә тиеш»
ТНВ телеканалында «Батырлар» тапшыруын алып баручы Алмаз Гафиятов та үз фикерен әйтте.
«Фәритне яклыйсым да, аңа каршы да чыгасым килми. Татар татарның башын ашар дигән күренеш башлана монда. Караучыларны арттырыр өчен, «хайп» эзләү, сенсация кирәк. Проблемалар бар, аларны ачыктан-ачык салып сөйләшәсе иде. Әмма китүдә ниндидер сәяси аспектны күрмәс идем мин. Әгәр китәсең икән, каршылык барлыкка килергә тиеш түгел.
Без Фәрит белән яхшы мөнәсәбәттә. Соңгы арада «Манзара» премиясен икәү бергә алып бардык, бер командада футбол уйныйбыз. Фәритне гаеплисем дә, аның ягына чыгасым да килми. Миңа үземә ошамаган моментлар бар. Әгәр дә көрәшебезгә мондый төр адымнардан файда була икән — яхшы. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт кенә начар якка үзгәрмәсен.
Премия биреләме, бирелмиме — без эшләргә тиеш. Фәрит турында да аны бары тик премия кызыксындыра дип уйламыйм. Мин, ниндидер проблемаларны күреп, спорт журналистикасыннан китмәс идем. Әгәр үз һөнәремне төптән үзгәртергә уйлыйм икән, бу хакта кешегә сөйләп, сенсация ясамаячакмын. Әгәр үземне бу профессиягә кирәк түгел дип сизәм икән, карашларым башкаларныкы белән туры килмәсә, китә алам…» — дип сөйләде ул.
Алмаз Гафиятов сүзләренчә, Муса Җәлил премиясе ияләрен билгеләгәндә Көрәш федерациясе субъектив фикер белән эш итә.
«Канәгать булмаучылар барыбер табылачак. Бу башка төр премияләргә дә кагыла. Фәрит бу премиягә калганнардан күбрәк тә лаеклыдыр әле. Кемдер күләм, ди, кемдер сыйфат, ди. Телевидение, радио һәм газетада эшләүче журналистларны ничек чагыштырасың?! Фәритнең җитәкчесе Радик Сабиров та «Татар-информ“нан Энҗе Габдуллинаны, үзен һәм «Татарлар“дан Гөлия Садыйкованы билгеләп үткән. Әгәр Фәритне редакторы премиягә лаек түгел дип уйлый икән, нишләп федерация бирергә тиеш дигән уй тумыймы кешедә? Беренче чиратта, редактор сиңа ышанырга, сине тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр миңа премия бирмәсәләр, тавыш куптармас идем», — ди журналист.
«Журналистлар Фәритне якларга тиеш иде»
«Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары, журналист Мөршидә Кыямова да бу мәсьәләгә үз фикерен белдерде.
«Матбугат конференциясендә Равил Хәйруллинның әйткән сүзләре миңа ошамады, алар белән килешеп булмый. Бу сүзләрне әйтү журналистларга карата ямьсез күренеш. Ул, җитәкче урынында утыргач, башка сүз табарга тиеш иде. Без дә аның турында: «Кем чакырып китергән?» — дип әйтә алабыз.
Фәрит җан авазын җиткерде. Фәритнең «китәм» дигән сүзенә бәйләнделәр. Журналистикада «сүз уйнату» дигән күренеш бар. Бу матбугат конференциясендә башка журналистларның да бер сүз әйтмәве ошап бетмәде. Журналистлар Фәритне яклап чыгарга тиеш иде», — дип сөйләде Мөршидә ханым.
Журналист сүзләренчә, аның кече улы Ихтыяр да көрәшче. «Абыйларым, әтием, улым мәйданнарда көрәшкән кешеләр. Хәзер хәтта авыл Сабан туенда да гаделсезлек бар. Улым Ихтыяр үзеннән бер-ике башка олы егетне күтәрә, әмма судья ахырда: „Ихтыяр җиңелде“, — ди. Ярты авыл карап тора. Оятсызларча үзләренең кешеләрен уздыралар, җиңдерәләр. Шуңа күрә, Фәрит әйтмешли, көрәш мәсьәләләрен карап чыгарга кирәк. Журналистлар белән әйткәләшеп утырганчы, хөкемдарларны дөрес итеп эшләргә өйрәтсеннәр», — ди ул.
Журналистлар арасыннан Юлия Насыйбуллина Фәрит Салиховны яклап чыкты. «Бүләкне сорап алмыйлар, дия-дия Фәритне манчыйлар. Ә хәтерлисезме бер елны Чабаксарда узган федераль Сабантуйда безнекеләр җиңгәч, бүләкне жирәбә уйнатып башка егеткә биргәннәр иде (бу гадел булды дип әйтуем түгел, дөрес аңлагыз!). Шул вакытта шартларга җитте бит бөтенесе! Гаделсезлек белән килешмәде. Фәрит бит аларга бер дә: „Ярар инде, бүләкне сорап алмыйлар“, — дип язып чыкмады! Гаделсезлек берәүгә дә ошамый инде. Дөресен әйттең исә, син — дошман», — дип язды ул.
Фәрит Салихов әлегә фикерен белдермәде. Ул үзенең җавап әйтәчәген әйтте, әмма әлегә дәшми. Журналист үзенең мәкаләләренең Равил Хәйруллин тарафыннан «дөрес түгел» дип бәяләнүен генә язды. Ягъни, Фәрит Салихов бер төрле язган, ә Хәйруллин аны халыкка башка төрле итеп тәкъдим итә.