Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Салихов көрәш журналистикасыннан китә: «Хуплау булмады, аяк чалучылар күп иде»

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире урынбасары, озак еллар буе спорт, көрәш темасына язган журналист көрәш темасын яктыртудан китәчәге хакында хәбәр итеп, гаҗәпкә калдырды. «Пычраклык, әшнәлек, гаделсезлек китәргә мәҗбүр итте», - дигән ул. «Интертат»ка Фәрит Салихов китүе турында тулырак сөйләде.

news_top_970_100
Фәрит Салихов көрәш журналистикасыннан китә: «Хуплау булмады, аяк чалучылар күп иде»
Рамил Гали

«Мин көрәштән китәм… Дөрес, сөлгене кадакка элгәнгә дистә еллаптыр инде. Бу юлы көрәш дөньясы ишеген тулысынча ябарга булдым.

Мәҗбүр иттеләр. Андагы пычраклык, әшнәлек, гаделсезлек мәҗбүр итте. Нидер тамырдан үзгәрми торып, мине ул төпкә сөйрәүче баткаклык тирәсендә күрмәссез. Нәрсә мәҗбүр итүен тәфсилләп язармын әле. Бәлки гадел җыр башкаручы берәр хезмәттәшемә сөйләрмен.

Тешне кысып көрәшкәндә җиңеп булганын келәмдә исбатлаган бар иде, әмма тормышта гаделсез системага каршы барганда теш кысу да ярдәм итми.

Көрәшче дуслар белән хушлашмыйм, көрәш белән генә саубуллашам!» — дип язган иде Фәрит Салихов Инстаграмдагы аккаунтына. 

Фәрит, шушы көннәрдә көрәш темасын яктыртудан туктавыңны җиткереп, спорт сөючеләрне борчуга салдың. Ни сәбәпле шундый карарга килдең?

Моңа бер генә сүз белән җавап биреп булмый торгандыр. Ниндидер эштән китәсең икән, димәк, хезмәтеңнең нәтиҗәсе барып чыкмаган. Нидер эшлисең, ә аның нәтиҗәсе юк һәм син инде ташларга тиеш буласың әлеге эшне. Нәтиҗә булмауның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Синең кулдан эш килмәскә, хуплаучы булмаска, синең генә көчең җитмәскә, аяк чалучылар булырга мөмкин.

Минем очракта кулдан эш килмәде дип әйтә алмыйм — хуплау булмады, аяк чалучылар күп булды. Без бит инде иҗат кешеләре, күңел дә нечкәреп китәргә мөмкин, бәлки менә шул вакытка да туры килгәндер.

Мин көрәшне күтәрергә теләдем. Үзем дә көрәшнең төбеннән күтәрелдем дип әйтә алам. Мин көрәшнең һәр баскычы аша уздым, үзем көрәшеп карадым, балаларны шөгыльләндердем. Көрәш өчен чит кеше түгел мин. Хөкемдарлык та иттем. Һәм шул темага яздым да. Мин анда ниләр булганын яхшы беләм. Көрәшеп мин ниндидер уңышларга ирешмәгәнмендер дә, ләкин шушы юлны үтүем белән бәхетле. Бу миңа көрәш темасын яктыртучы журналист буларак аны аңларга мөмкинлек тудырды.

Мин көрәштә тәртип булсын дип, андагы җитешсезлекләрне күреп, шуларны бетерү максатыннан эшләдем. Кемнедер сүгеп, аны урынына утырту өчен түгел, ә менә үзебезнең милли көрәшебезне үстерү өчен хәлемне эшкә җиктем. Һәм синең сорауга әйләнеп кайтсак, безнең эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш, ә менә минем язуның нәтиҗәсе булмады. Стенага борчак сибәсең, бернинди тавыш та бирми, әле кире үзеңә килеп бәрелергә мөмкин шул борчак. Учы белән атасың, учы белән сиңа кире әйләнеп килергә мөмкин. Минем очракта шулай булды. Әйткәнемчә, иҗат кешесе буларак, күңелнең нечкәргән вакытына да туры килгәндер, ник азапланам әле мин дигән фикергә килдем һәм китәргә булдым.

Нәтиҗәсе булмады дигән сүзнең дәлиле булырга тиеш. Ел саен көрәш темасын яктыртучы спорт журналистларын бүләкләү гадәте бар. Үз чыганакларым аша әлеге исемлектә минем булмавым ачыкланды. Миңа аның премиясе кирәк түгел, дөрес аңларга кирәк, ләкин ул исемлек гадел түгел. Димәк, көрәшне яктырткан, көрәшне үстерергә алынган журналистларның эше дөрес бәяләнми, рейтинг дөрес түгел. Аны кем төзи, каян чыгып билгелиләр, анысы миңа караңгы, анысын тикшерергә дә җыенмыйм. Менә шулар мине ахыргы ноктаны куярга этәрде.

Югыйсә, мин көрәшкә каләмем белән шактый өлеш керткән кеше. Нәтиҗә булсын дип тырышып эшләп, китап та бастырып чыгардык.

2014 еллар азагында без республика дәрәҗәсендә көрәшкә яңалыклар – беренчеләрдән булып текст формасында трансляцияләдек. Моңа кадәр татар көрәшендә андый әйбер юк иде. «Татар-информ»да эшләгән вакытта, үзең дә беләсең, Рәмис, иң беренче булып көрәшне онлайн форматта күрсәттек, видео форматын эшләдек. Дәүләт телевидениесе милли көрәшне яктыртуга алынмаган заманда без көрәшкә килә алмаган кешеләр өчен матур гына бер тапшыру әзерләдек.

Шуннан бирле безнең «Татар-информ» агентлыгында көрәш темасы даими яктыртыла. Мактанып әйтүем түгел, ләкин кайда гына булсак та, бездән соң көрәшнең эзе кала. Кайдадыр фотографлар эшләп кала, матур-матур үрнәкләрен күрсәтәләр, кайдадыр журналистлар пәйда була. Мин боларга да сөендем, ләкин менә эшнең шулай тиешенчә бәяләнмәве шундый карарга китерде.

Журналист буларак гаеплеләрне фаш итәсең килмиме соң? Шушы кешеләр шушылай эшли дип…

Миңа исемләп атауның кирәге юк. Кемнедер төп башына утыртырга теләгем юк иде. Укучылар игътибар иткән булса, язмаларымда көрәш федерациясенә нәрсәләр эшләргә кирәклеген тәфсилләп сөйләп күрсәттем. Алар барысы да дөрес юнәлеш дип әйтергә кирәк. Мин аларга үзләренең матбугат органын булдырырга куштым. Бүгенгәчә аларда бу юк. Көрәш темасын бары тик чын күңелдән бирелгән кешеләр генә яктырта. Моңа кадәр көрәш темасына язмаган берәр матбугатта көрәш темасын яктыртылуын теләсәк, барып чыкмый, алар аны белми дә кала, чөнки матбугат хезмәте юк. Мин шуны булдырырга киңәш иттем — алынмадылар.

Социаль челтәрләрдә күбрәк танылырга киңәш иттем. Һаман да шул борчак мисалы кебек кенә калды инде ул. Көрәшчеләрнең рейтингын булдырырга киңәш иттем. Беренче унлыкка кергәннәрне генә түгел, кулына сөлге алган һәр көрәшченең рейтингын булдыру кирәк. Анысы да буш сүзләр булып калды.

Федерациягә президенты (Марат Әхмәтов — ТИ) тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Ниндидер башкаручы органнарга таба баргач — бушлык. Без һаман да 90нчы елларда таптанабыз. Көрәш тамашасын 90нчы еллардан соң карамаган кеше булып, бүген яңадан Татарстан чемпионатын карарга килеп керә икән, берни үзгәрмәгәнен күрәчәк. Башта бастыралар 300 көрәшчене, мактанышабыз 300 көрәшчене җыйдык дип, көтәбез түрәләрнең килеп беткәнен, ачылыш, финал, һаман да шул кычкырыш-талаш, таралабыз. Тамашачылар белән дә эшләү юк, заманча сулыш та юк.

Бу гаепләп әйтү түгел, шуларны үзгәртәсе килүдән язган тәкъдимнәрем игътибарсыз калды. Заманча сулыш кертергә кирәк. Команда көчсезлегеме бу — әйтә алмыйм. Журналистларны «ой, син әйбәт язасың» дип кенә баштан сыйпаудан китәргә кирәк инде. Тәнкыйтьне кабул итәргә кирәк. Дөрес сүзләр бар бит дип әйтергә кирәк, чынлап та булса. Юк икән инде, арттан гаеп эзләп, исемлектән сызып атып утырырга кирәкми. Кара-каршы язышырга кирәк. Фәрит, син дөрес язмагансың бит, без алай итмибез бит дип, дөреслекне күрсәтергә кирәк. Рейтинг кирәк түгел безгә, матбугат хезмәте кирәк түгел, дип дәлилләрен китерәләр икән, мин бит кабул итәм тәнкыйтьне.

Татарстан федерациясе турында сүз барамы? Әллә Россиянекеме?

Россия Федерациясенеке анысы аерым мәсьәлә, Татарстанныкы турында әйтәм.

Син үзең бөтенебез бергә көрәшне күтәрергә тиеш дип әйттең. Синең болай китүең проблемалардан качып китү кебек кабул ителмәсме? Эшең тиешенчә бәяләнмәсә дә, аны дәвам итәргә тиешсеңдер бәлки…

Игътибар белән укыган булсагыз, «тәгаен нокта куям» дигән сүз артында «көтәм» дигән фикер дә ята. Мин күзәтәм әле. Көрәш ярышларына йөрмичә генә күзәтәм. Журналистның күзен дә, колагын да томалап булмый бит аның.

Качып китү түгел бу. Эшләгән эшнең җавапсыз калуына бер җавап. Беренче генә очрак түгел бит. Соңгы 3-4 елда бара бу хәл. Минем каләмдәшләр күтәреп чыкты аны бер тапкыр: нигә безнең иң күп язучы журналистыбыз бәяләнмичә калды дип. Шуннан соң үзгәреш булды күпмедер.

Качып китү димәс идем. Җавап булмады, көрәш җәмгатьчелеге тарафыннан да язмалар реакциясез калды.

Көрәшчеләр син Инстаграмга язып чыккач ни диделәр. Яздылармы? Шалтыраттылармы?

Үзем белән заманында көрәшеп йөргән бер көрәшче белән — исемен әйтмим инде — кичә ярты сәгатьләп сөйләштек, ул хуплыйм, диде. Аның исеме бәлки бик таныш та түгелдер. Яшьләр арасында шәһәр чемпионы, республика призеры булганнан соң ул көрәштән китәргә мәҗбүр булды. Үз фикерен әйтте, миңа рәхәт булып китте хуплаучылар булуына. Берничә көрәшче хуплап директка җавап язды.

Син инстаграмдагы постыңда көрәш дөньясындагы «пычраклыктан, әшнәлектән туйдым» дип язгансың. Пычраклык дип атап буламы моны? Пычраклык зуррак төшенчә түгелме ул, син әле сөйләгәннәрне бәлки пычраклык дип атап булмыйдыр?

Минем эшнең бәяләнмәве пычраклык түгел. Гомумән, киңрәк әйткәнмендер. Пычраклык белән әшнәлекне бергә кушып, ниндидер яңа термин уйлап табарга кирәк булгандыр…

Көрәштә бүген, ничек кенә акланмасыннар, гаделсезлек бар инде барыбер. Әшнәлекне ниндидер кланнар дип әйтер идем, бер төркемгә берләшкән кешеләр бар, икенче төркемгә… Алар син барында боларны яманлый, син югында сине яманлый, үз көрәшчесен алга сөрергә тырыша.

Менә «Манзара»ны үрнәк итеп китерик. Көрәшчеләр җыелды, алар бөтенесе көндәшләр бер-берсенә, ләкин ниндидер дуслык хөкем сөрә кебек. Ә республикакүләм ярышларына килгәндә… Бәлки район арасындагы көрәшләрне бетерергә кирәктер инде, районнарга урын бирми башласак, көрәшчеләр саны кимер микән инде?.. Ниндидер пычрак сүзләр әйтү, бер кланның бусына ябышу, келәмгә йөгереп чыгу, дилбегәне ычкындырып, дәрәҗәне онытып, келәмгә якынаюлар — менә шуларны күздә тотып әйтелде инде бу сүзләр. Чиста, матур, гадел, үзебезнең татар көрәше югалып бара бит.

Язып максатыңа ирешә алмагач, китеп ирешә алырмын дип уйлыйсыңмы? Син киткәннән соң, кемнеңдер намусына көч килеп, миңа оят дип бу әйберләрне төзәтергә ябышыр дисеңме?

Бәлки аңларлар көрәштә журналистларның көче булганын. Минем көрәшне яктырту буенча планнарым бик зур иде, Рәмис. Әгәр теләктәшлек белдерелгән булса, бик матур китаплар эшләргә дә исәбем бар иде. Бәлки тора-бара уйланырлар да болай булган икән бу, кирәк икән бу дип әйтерләр. Читтән күзәтеп карыйм, китеп карыйм. Бәлки, бушлыкны башка каләм әһелләре үзләренчә тутырыр. Аларда икенче төрле фикер уяныр.

Гел мактап язып кына утырып булмый бит инде. Мин киңәш биреп яздым, әлеге сүзләрне әйтергә курыкмыйм. Күтәреп карарлар минем язмаларны, беркемне дә исемләп сүкмәдем, үз фикеремне җиткердем һәм — җавапсыз.

Гаепле кешеләрне исемләп фаш итәргә теләмисеңме? Яки инде синең бу китүең шул фаш итүме?

Алай димәс идем, бер генә кешене гаепләргә ярамый. Көрәш җәмәгатьчелеге көчсез. Рәхәтләндереп менә шушы язмаларга җавап бирердәй кеше дә юк бүген. Мөмкинлек бар бит инде. Әйе, очрашкач, «Фәрит, дөрес язгансың» дип әйтәләр. Ә менә ниндидер сайтларга җавап бирү, төркемнәрдә җавап булмау көрәш җәмәгатьчелегенең кулга тотынып алга бармавын күрсәтә. Ниндидер бер милли хисләр өстенлек итмәвен күрсәтә.

Бәлки җитәкчелек алмашынуы кирәктер. Еллар буе бер үк кешеләр утырса, үзгәрешләр булмый башлый…

Мин җитәкчеләр алмашынсын димим, аларның составы яшьләр белән әзрәк тулылансын иде. Яшь көчләр бәлки акча да сорамыйдыр. Мин әйткән фикерне шул ук яшь кеше, бизнес вәкиле, көрәш тирәсендә йөргән башкасы җиткерергә тиештер.

Матбугат хезмәте булмагач, көрәш федерациясендә кемнәр утырганын да әйтә алмыйм. Мин беләм аларны, әмма башка журналистлар, әйтик, рус матбугаты белмәскә мөмкин кемнәр икәнлекләрен. Кемгә бирик сорауны, кемнән сорыйк, диләр…

Җитәкчегә инде!

Бар гаепне аңа гына аударып булмый бит инде.

Оештыру барыбер җитәкчедән тора бит инде…

Аның башкаручы органнары бар бит. Ул да эшләргә тиеш. Менә шушындый матбугат чаралары белән күбрәк очрашсыннар иде, фикерләрен тыңласыннар иде. Җитәкчеләрне алмаштыру яклы түгелмен, тулыландырырга кирәк. Мин генә дип алга барырга ярамый, фикерне тыңларга кирәк. Бүгенге көндә көрәштә шул җитми.

Хөкемдарлар белән эшне дә яхшыртасы бар. Хөкемдарлар коллегиясе дигән нәрсә юк безнең.

Бүген бездә ничек: көрәш була, районнан ике хөкемдар синеке булырга тиеш, дигән фәрман яңгырый. Әйе, алар укыган, таныклыгы бар, ләкин бит район белән район көрәшкәндә, район хөкемдары хөкем итәргә тиеш түгел. Әйе, Арчаныкы көрәшкәндә, Арча хөкемдарын читкә чыгаралар, әйтик, Теләченеке кала. Теләченеке уйлый инде: «Арчаныкы оттырса, миңа файдага булмый, яки киресенчә». Болар яшерен әйбер түгел, моны бөтен кеше раслаячак. Шуңа күрә заман белән бергә барырга тырышырга кирәк.

Килешеп көрәшү — әшнәлек еш таралган күренешме ул?

Аны бөтенесе белә. Бер кызык хәл: Данил Галиев истәлегенә мәртәбәле турнир бар бит. Шунда авыр үлчәүдә Сергей Павлик белән җирле көрәшче бил алыша. Павликны күкләргә чөя инде. Шунда минем янда утырган федерация тирәсендәге бер түрәбез кул чабып утыра. «Вәт нишләтә бит Павликны», - ди. Монда бит инде уйларга җирлек бар. Павликны шулай чөя алырдай көрәшче булганы юк! «Ышанасызмы?» - дип сорадым. Бер сүз дә әйтмәде. Булмастай хәлгә үзебез кул чабып утыргач, ничек итеп аларның кулын кысасың инде, ә?

Моны бетереп буламы соң?

Ничек бетереп булсын аны, Рәмис?

Нәрсә җитми соң, бу гаделсезлекне җиңеп буламы?

Акча бирми башларга дияр идем, кайсы көрәшченең «көрәштә болай да акча юк инде» дип кычкырачагын чамалап куйдым. Иң акчалы көрәшчеләрнең берсе кычкырачак. Көрәштә акча бар инде ул, ничек булмасын! Башка көрәш төрләре белән чагыштырып карыйк: Татарстанда, әйтик, самбо буенча машина бирәләр мәллә? Акчасы да бу дәрәҗәдә үк түгелдер. Хоккей, футбол белән чагыштырмыйбыз, бу бит олимпия төре түгел инде. Бәлки шулай акча бирүгә дә азынып киткәнбездер без.

Күпсенеп әйтүем түгел. Бәлки, исемле бүләкләр бирергә вакыт җиткәндер. Әйтик, чит илгә ял итәргә барып кайтырга Сергей Павлик исеменә 30 мең. Чит илгә инде хәзер бөтенесе бара. Шундый башка исемле, бүлешеп булмый торган бүләкләр биреп караргадыр бәлки?

Башка спорт төрләре белән чагыштырсак, футболда юкмыни гаделсезлек, хоккейда? Шул ук олимпия төрләрендә ел саен диярлек гауга чыгып тора, кемнедер төшереп калдыралар. Моңа ни диярсең?

Гаделсезлек дип кырыйда сөйләшүләрне әйтәсеңме?

Футболда да, хоккейда да гаделсезлек турында еш әйтәләр бит. Судьяның чыгарып җибәрүе, сары карточка урынына кызылны күрсәтү…

Төзәлә башладылар бит инде, футболда, мәсәлән, ВАР системасы керде. Аннан соң да апелляция биреп, яңадан карыйлар. Комитетлар бар.

Безнең көрәшкә дә кирәк иде ул. «Манзара»да көрәш мизгелен шунда ук зур экранга чыгардылар. Ниндидер монитор артына килеп өч кенә кеше карау түгел, тамашачы карый да аңлый кемнең аяк чалганын. Шундый әйберләрне күптән кертергә кирәк иде. Акча булган җирдә гаделсезлекләр була инде ул, ләкин аны булдырмау юлларын эзләргә кирәк иде.

Безнең татар көрәше гаделлеккә нигезләнергә тиеш инде. Нигә килеп керде соң бу? Элек тә булган микән әшнәлек? Әйтик, бабайлар вакытында? Әллә ул соңгы елларда чәчәк аттымы?

Бабайлар заманы дигәннән миңа, ялгышмасам, Айдар Хәйретдиновның әйткәне булды: бабайлар заманында кешене махсус имгәтү өчен өстенә каплап төшсәң, аркасына таяк белән суга торган булганнар.

Гаделсезлекләр булган инде ул. Соңгы вакытта акчаның күбрәк бирелүе дә игътибарны арттыргандыр инде. Без көрәшкән вакытта да булды, мөмкин кадәр аны бетерү өстендә эшләргә кирәк инде. Бөтен рычагны файдаланырга кирәк.

Хәлил Хәмитович (спорт министрының беренче урынбасары — ТИ) матбугат конференциясе саен бөтен журналистларны булдырасыз дип мактый, безне көрәш турында яктыртырга өнди, халыкны чакырырга куша. Журналистларны бу темага чакыра. Журналистларга игътибары юк дип әйтеп булмый.

Сүз дә юк, журналистларга хәерхаһлы ул. Аның сүзләрен һаман да шул 5 журналист тыңлап утыра инде. Менә шул матбугат хезмәте булмауга барып терәлә. Бөтен журналистларны җыеп бетерә алганы юк әле матбугат конференциясенең, шул 5-6 кешедән артмый.

Шундый бер кызык күзәтү бар. Безнең мөфти джиу-джитсу белән шөгыльләнә, бу хакта рус журналистлары да яза. Билгеле, бу аның фигурасы белән бәйле. Ә менә көрәшне татар журналистлары гына яктырта. Минем әле көрәшкә максатчан барып, мәкалә язып кайткан рус журналистын күргәгнем юк. Нидән икән бу? Без үз эчебезгә бикләнгәнбезме?

Үз эчебезгә дә бикләнгәнбез. Аннары, үзләренә якын журналистлардан мактау сүзләре күп чыкканга да шулайрак.

Рус журналистикасы да язганы булды, заказ булгандырмы ул, белмим. Дөрес язмадылар дип күтәреп йөрделәр инде ахырдан. Якын торган кешедән җылы сүз күбрәк ишетелгәнгә күрә, читләрне бик якын китермибез ахры.

Ләкин бу дөрес түгел. Тәнкыйтьне матур итеп кабул итеп, син дөрес язмыйсың бит, яки дөрес язгансың дип дәлилле җавап бирсәләр, нәтиҗә күрбәк булыр иде. Рус журналистикасына кертергә кирәк әлеге көрәшне. Россия көрәш федерациясендә күпмедер матбугат хезмәте дигән әйбер бар. Алар Миңгәрдә узган дөнья чемпионатына да рус журналистларын җыеп алып бардылар. Чәйләр эчереп, уеннарда катнаштырып, шулай кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң язмалар да чыкты инде. Шул ук «Манзара» бәйгесенең дә «Советский спорт» матбугатында чыкканын хәтерлим. Начар түгел бит инде, ниндидер юлын тапсаң, игътибар итәләр. Юлын эзләмибез, димәк.

Башка журналистларның килмәве аларны китерергә теләмәүдәме, әллә безнең милли көрәш башка халык, милләтләргә кызык булмаудамы? Үзебез көрәшне дөнья күләменә чыгарырга телибез, ә үзебез Татарстандагы рус матбугатына да чыга алмыйбыз.

Матбугатны танымау бу, матбугатның көченә ышанмау, кирәксенмәү. Мин шулай дип кенә бәя бмрәм. Башкарган эшләрен күрсәтергә теләсәләр, матбугатны беренче булып чакырырга тиешләр. Димәк, кирәксенмиләр. Миннән: «Нишләп утырасың инде монда?» - дип сораганнары булды. 2015 еллар иде. «Ноутбукта текст трансляциясе алып барам», - дим. Берәр сәгать узгач: «Нәрсә эшлим әле?» дидең син?» - диләр. «Икенче юлы видеодан төшерәбез, онлайн күрсәтәбез», - дим. «Ә безнекеләр дә менә инстаграмда онлайн күрсәтә», - ди. Инстаграмдагы онлайн белән техник яктан зур көчкә ия аппаратурага төшерелгән арасындагы аерманы да күрә белмәгәч, ничек матбугатның көченә ышансыннар ди!

Матбугатның көченә ышандыру өчен, фаш итү, гаепләрен әйтү кирәктер…

Гаеплеләрнең үз намусында калсын, нишләп мин кеше исемен әйтеп утырырга тиешмен. Монда бер генә кеше гаепле түгел.

Журналистлар да гаепле — бер-беребезне яклау җитми. Көрәш җәмәгатьчелеге дә гаепле — җавап бирмиләр. Шундый саллы язмалар чыккач, тискәре җавап та юк. Укучылар саны күп, сайтта бөтенесе күренә, меңләгән сан белән исәпләнә, ә ниндидер җавап юк. Кирәк түгелдер, бәлки, безнең язу дип уйландыра башлады, барыбер нәтиҗәсе юк бит…

Хәзер син китеп, нинди реакция булыр икән дип карарга телисең инде?

Шәхсән миңа реакция булуын көтмим, пиар да түгел бу. Көрәш җәмәгатьчелегендә әзрәк кузгалып алу булмасмы дип кызыксынам. Журналистларны күзәтәчәкмен, әзрәк стильләрен үзгәртмәсләрме?

Журналистларның стильләре дигәндә мактап язудан туктауны көтәсеңме?

Күпчелек бездә репортаж формасында яза, ниндидер проблеманы кузгату әле җитми.

Бәлки, аларга үрнәк күрсәтергәдер, юнәлеш биреп җибәрергәдер, темалар бирергәдер?

Бәлки… Аларның үзләрен көрәштерергә, спорт залына куып кертергә кирәктер… Әйтик, футбол буенча ниндидер әңгәмәләргә элеккеге футболчыларны чакырганнарын күргәнем бар. Шундыйрак элемент та кертеп җибәрергә кирәктер инде. Журналистларга ярдәм итәрлек спикерлар, үзләре дә әзрәк иҗатны белгәнрәк кешеләр кирәк. Районнарда элек көрәшкән, хәзер әзме-күпме иҗатка тартылган кешеләр бардыр. Алар белән дә киңәшеп язарга вакыт җиткәндер инде. Телевидениегә дә чакыртырга кирәктер шундый белгечләрне, сайтларда шундый язмалар кирәктер. Көрәшнең асылын үзебез аңлап бетерә алмасак, булышчылар эзләргә кирәк.

Киләчәктә бернәрсә дә үзгәрмәсә, көрәш дөньясын ни көтә?

Көрәшебез әз генә сүлпәнәйде. Бүген-кичә шундый саннар китергәннәр: Татарстанда көрәш белән 15 мең кеше мавыга дип, әле кайчан гына 30 мең дә дип әйткәннәр иде. Хәтта шушы 15 мең, 30 мең кебек саннар дөрес булган очракта да, ике тапкыр кимегән көрәшчеләр, әле бу дөрес саннар түгел. Бүген Татарстанда 15 мең кеше көрәш белән шөгыльләнми, моңа иманым камил. Бүген лидер районнар, әйтик, минем туган як Теләче ир-егетләр арасында читтән көрәшчеләр белән тулыланып килә. Анда да бер үлчәү авырлыгында 3 көрәшче арасыннан кайсын сайлыйбыз дигән сорау тумый, башкаларда да шул ук хәлдер. Шуңа 15 мең дип әйтү дөрес түгелдер, миңа калса.

Әлеге саннар дөрес булган очракта да, ике тапкыр кимегәнбез. Бүген авыл Сабантуйларына кайтып карасаң, көрәшергә кеше юк. Мактанышабыз инде «менә яшел, кызыл футболка кигән көрәшчеләрне күрдек» дип. Шул өч көрәшче чыга да бөтен Сабантуйның язмышын хәл итә. Массакүләмлек юк. Бразилиядә бөтен кеше туп типкән кебек, татарда бөтен кеше көрәшергә тиеш. Җиңәргә түгел, көрәшергә тиеш.

Сабантуйларда шундый массакүләмлек юкка чыкты. Без үскән вакытта мәйданны уратып алалар иде, кереп булмый иде карарга, халык күп иде. Бүген авыл Сабан туенда батырны карарга да кеше калмый. Массакүләмлек булмау ул авылның үз көрәшчесенә юлны бикләү дигән сүз. Ниндидер профессиональ өч көрәшче килеп кенә Сабантуйның язмышын хәл итәргә тиеш түгел. Менә нәтиҗә кая таба бара.

Соңгы матбугат конференциясендә: «Башкорстанда көрәш бик начар хәлдә, Татарстанда күпме күрсәтерлек батырлар бар», - дип билгеләп үттеләр. Анда бик оптимистик иде фикерләр…

Башкортстанга караганда без көчле, анысын яшермим. Бу гел шулай булды. Россия беренчелегендә ике республика көрәшкәндә, Башкортстан гел икенчедә кала иде, мин аларның беренчегә чыкканнарын хәтерләмим дә. Эченә кереп карамагач, нигә алай икәнен әйтә алмыйм. Башкортстан дилбегәне әз генә ычкындырды бугай. Чит төбәкләргә киткән көрәшчеләре бар. Димәк, көрәшкә игътибар кимегән. Ул яктан без әле төп лидерларыбызны саклап тота алабыз. Менә шушы командалар арасында беренчелек чыгаруны бетерсәк, барыбер команда беренчелеге ачыкланмый дип, командаларга ун кеше алып килүне мәҗбүри итеп куймасак, иманым камил, республика ярышларында көрәшчеләр саны кимегәнен без инде сизәчәкбез, анда инде 300 ярышчы чыкмаячак. Безнең барыбер массакүләмлек кимеде.

Көрәш турында сөйләшәбез, үзеңнең шушы гаделсезлекләргә карата көрәшәсең килмиме?

Көрәшеп карадым бит инде каләмем аша. Җиңелеп киттем димим, туеп киткәнмендер. Ниндидер һаман да шул кабатлау, битарафлыктан туеп китү бу. Минем көрәшүемне күрмәделәр, киресенчә, гаеп эзләделәр.

Хәзер нинди темаларга язачаксың?

Язарга тема бетмәгән бит. Мин үземне күпмедер дәрҗәдә спорт журналисты дип әйтә алам. Һәр популяр спорт төрен күзәтеп барам, шулай булгач, тема бетмәс. Әле каләм бар, күп сөйли башладың син дип, читкәрәк этәрмәсәләр, әлеге өлкәдә дә әле язарга теләк бар.

Нинди шартлар булганда, син кире кайтачаксың?

Мине әлегә язасы килгән темаларым тотып тора. «Сабантуйдан — олы мәйданга» дигән китап бастырдык, аңлаган кеше белә — бик кирәкле иде ул, ләкин аны да бәяләмәделәр. Бу кирәк иде, дигән җавап ишетмәдем. Ул безнең тарихны китапка бастырып калдырды бит. Тарих бит югалып бара. Кайсыбер еллардагы чемпионнарны таба алмаган чаклар булды.

Шушы китап бастырылмаса, тагын берничә елныкын югалткан булыр идек. Үсмерләр арасында кемнәр чемпион калган? Аны Атлас Гафиятов та эшләргә тиештер инде, үз газетасы призына узгач әлеге турнир. Аны да китап итеп бастырырга кирәк. Көрәш тесмасыннан киттем хәзер, аларга киңәш калдырам. Тотынсын Атлас абый, әлеге әңгәмәне карар, эшләр. Шул ук Илнар Хөснуллинга теләгем: «Ватаным Татарстан» газетасы призына узган җиңүчеләрне бастырып чыгарсыннар. Һичьюгы исемлекләрен юка китапта булса да калдырырга кирәк. Югала тарих. Кәгазь басманың саклану вакыты бик кыска, китап итеп чыгарырга кирәк. Күтәреп чыгардай батырларыбыз бар, аларны да китапка кертергә кирәк. Илдус абый Илдарханов шактый эшләде, ул да олыгаеп бара. Аларга алмаш кирәк, китапныкы югалмый инде. Ниндидер теләктәшлек булып, матбугатка, шәхсән үземә карата җылы караш сизәм икән, битарафлык юкка чыга икән, бәлки, кайтырга сәбәпче булырлар. Ләкин бу якын арада гына түгел.

Көрәш темасына язучы журналистлар дигәндә, сезгә алмаш киләме соң? Әйтик, көрәшчеләр үзләреннән соң яшь көрәшчеләрне тәрбияли… Әллә мин генә күрмимме?

Миңа килеп ирешкән чыганакта көрәш темасын яктыртучы журналистлар исемлеге бар иде. Үземчә карадым да рейтинг булдырдым. Әлеге рейтингтан ике кешене бөтенләй сызып куйдым, алар бу исемлеккә керергә тиеш түгел иде. Исемләп әйтмим, үз-үзләрен таныйлар. Еллык эшкә нәтиҗә булырга тиеш дип аңлыйм мин аны. Кермәгәннәрне кертәсем килеп калды.

Алмаш дигәннән, алар юк түгел. Син үзең дә кызык кына итеп яза башладың. Яшь түгелсең, шулай да мин синең көрәш темасына алай язган вакытыңны белми идем. Социаль челтәрләрдә күренә башлады язмаларың. Димәк, инде синдә көрәшкә карата кызыксыну уянган. Ниндидер матбугатта көрәш темасы күтәрелә башлый икән, барыбер күренә аның эзе. «Интертат»та Энҗе Габдуллинаның язмалары ошый. Кимчелекле яклары бардыр инде, әмма төгәлсезлек ашыгычлык белән бездә дә була анысы, аларга күз йомарга кирәк. Миңа аның тырышлыгы, һәрбер ярышка баруы ошый. Хатын-кыз бит әле ул, кыз бала. Авыр спорт төрен аңлап яза, кешегә җиткерә белә. «Ирек мәйданы» газетасында Лилия Йосыпова уянып китте, шулай ук әңгәмәләр эшли. Афәрин генә дим андыйларга. Кайда тема күтәрелә, шунда эзе калачак. Ничә генә матбугатта эшләсәм дә, көрәш темасына яздым. Һәрберсендә көрәшнең эзе калды…

Җитәкчеләргә карата сүзеңне әйттең, журналистларга да җиткердең, ә көрәшчеләргә ни дип әйтергә теләр идең? Аларга сүзең бармы?

Келәм белән генә яшәмәсеннәр иде. Келәмгә чыгып көрәшү чоры, күп дигәндә, 15 елга сузылырга мөмкин. Кемнекедер 10 белән чикләнә ала. Шушы ун елда дошманнар әзерләмәскә, келәмдәге дуслыкны саклап калырга кирәк. Тормышта да дустанә булырга кирәк. Татар көрәше гаделлекне сорый. Келәмдәге җиңүләргә бик табынып китмәсеннәр иде.

Көрәшчеләр журналистларны күрәләрме алар?

Төрлесе бар. Китап чыккач, шул китапта үз исемен күргән көрәшчеләрнең дә китапны сатып алмаган очраклары булды. Үзеңә кирәк булмаса, балаларыңа кызык булыр бит дип тә әйтеп карадым, әти, бабай бу дип укырлар, дидем. Кайбер кешенең журналистка карашы шундый. Ә кайберсе китап чыгуы турында ишеткәч үк, дистәләгән китап алып, туган-тумачасына тарата. Бу кешенең үзеннән тора инде. Язганымны тәнкыйть итеп кабул итүчеләре дә, үзләре укымыйча, кешедән ишетеп үпкәләүчеләр дә бар. Төрлесе бар. Иллегә илледер инде. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.

Укучыларга теләкләрең нинди?

Көрәшебез күтәрелсен иде. Кабат көрәш рухы авылларыбыз Сабантуйларына әйләнеп кайтсын иде. Мин начарлык теләп, бу көрәштән китмәдем, битарафлык сизеп кенә киттем. Кулдан килгәннең барысын да эшләсеннәр, эшләр җитәрлек әле — сукаланмаган кыр шикелле. 2021 елга аяк бастык, үзебез 91нче ел белән атлыйбыз…

Рәхмәт!

Үзегезгә рәхмәт игътибар иткәнегез өчен!


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 гыйнвар 2023
    Исемсез
    кызганыч
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100