Фәрит Салихов: “Җен кермәсен дип, күпләр ишек өстенә шәмаил элеп куя”
Әби-бабаларыбыз шәмаилләр явыз рухлардан саклый, йортка тынычлык һәм изгелек иңдерә дип ышанганнар. Шәмаил тоту, аны ясау әле дә дәвам итә. Арчада яшәүче шәмаил остасы бу сәнгатькә игътибар җәлеп итәр өчен хәтта махсус күргәзмә оештырган.
Шәмаилләр җеннәрдән саклыймы?
– Сезнең шәхси туграгызда җилкәнле кораб сурәтләнгән. Моның символик мәгънәсе нинди?
- Туграларының тышкы рәвеше тулысынча рәссамның фантазиясенә бәйле. Мин үземне диңгездә йөзеп баручы кораб белән чагыштырып эшләдем. Кеше язмышы – ул диңгез буйлап йөзгән җилкәнле кораб үткән юл.
Чиратта - шәҗәрә күргәзмәсе
Фәрит Салихов шәҗәрәләр төзү белән дә шөгыльләнә. Күпләргә нәсел тамырларын барларга ярдәм иткән. Бу эшне архивлардан мәгълүмат туплап, Уфадан метрика китаплары, «ревизские сказки»лар алып башкара.
“Шәҗәрә” сүзе гарәп теленнән кергән, "агач" дигән мәгънәне белдерә. Агачка охшатып ясалган шәҗәрәләр язу, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук билгеле булган.
Яз аенда шәҗәрәләрдән торган күргәзмә оештырырга тели. - Юкка гына безнең тапкыр халык “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” димәгән. Нәсел шәҗәрәсен төзеп бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Шәҗәрәне торгызу бер көнлек, бер айлык кына эш түгел, еллар дәвамында эзләп-табып кына нәсел тарихыңны булдырырга мөмкин, - ди ул.
Фәрит әфәнде тарих белән Ташкентта чагында кызыксынганын сөйләде. Шуннан кайтканда шәһәрнең төзелү тарихы, Үзбәкстанда яшәгән татар халкы этнографиясе турында мәгълүмат, документлар, китаплар җыеп кайткан. Дини, фәлсәфи, әдәби һәм гарәп телендә язылган китапларны ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшыра.
Хәзер Иске Кырлай авылы тарихын өйрәнә. Бу авылның тарихын чагылдырган материалларны туплап, китап бастырырга ниятли.