Фәрит Низамиев җырчы Чулпан Йосыповага өйләнә, Раяз Фасыйхов Ландыш Нигъмәтҗанова белән очрашып йөри – “Театраль солянка”дан репортаж
Көз җитү белән җырчылар өчен яңа сезон башлана. Быелгы яңа сезон концерты "Биш миллион биш йөз сум" дип аталган иде һәм театраль солянка дип тәкъдим ителде. Тамашаны “Татар-информ” хәбәрчесе дә күзәтте.
Халык күп җыелган, зал шыгрым. Гадәти концертка караганда, мондый шоу күпкә кызыграк. Бер сәхнәдә унбишләп җырчының чыгышын карап кайту, әлбәттә, бик күңелле булды. Хит җырлар, биюләр, цирк номерлары, спектакль.
Театраль солянка проекты быел дүртенче спектаклен тәкъдим итә. Ләкин монысы аеруча уңышлы узды, чөнки билдән түбән мәзәкләр булмады. Гадәттә, җырлы-музыкаль комедияләр тозсыз һәм оятсыз сүзләрдән башка узмый иде. "Биш миллион биш йөз сум" мюзиклында тормышчан ситуацияләр белән беррәттән сәяси һәм социаль мәсьәләләр дә күтәрелде. Барысы да, билгеле, җыр һәм юмор белән үрелеп барды. Нигезенә көндәлек тормыш хәлләре салынган. Театраль солянканың сценаристы - "Татар радиосының" алып баручысы Рамил Шәрәфиев, режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова. Яшь булуына да карамастан, Рамил алтын урталыкны таба белгән. Нәтиҗәдә, залда утыручылар көлде дә, уйланып һәм бераз моңсуланып та алды.
Танылган артистларның чыгышы залда утыручыларга күтәренке кәеф, ял бүләк итте. Тамашачы гел концерттан гына торган тамашадан арган булса кирәк. Гадәттә, күпчелек концертларда тавыштан арып, алҗып бетәбез. “Кайчан бетә соң инде бу?” – дип утырабыз. Бу юлы ике сәгать барган тамаша бер сулышта сизелмичә үтте дә китте. Кемнәргәдер җитми дә калды хәтта.
Театраль солянкада җырчыларның спектакль уйнавын күрергә мөмкин булды. Чын актерлар кебек үк уйнамасалар да, һәрберсе рольгә керергә һәм спектакльдә “яшәргә” тырышты. Рафаэль Латыйпов колхоз председателе, Динә Латыйпова аның хатыны, Лилия Хәйруллина аларның сеңелләре, Ландыш Нигъматҗанова, Чулпан Йосыпова, Айгөл Рәхимова - авыл кызлары, Дилә Нигъмәтуллина авылдагы кибетче, Рөстәм Закиров белән Резедә Шәрәфиева ир белән хатын, Хәмдүнә Тимергалиева белән Илһам Шәриф ана һәм ул, Булат Нигъмәтуллин белән Рамил Айметдинов полиция хезмәткәрләре, Раяз Фасыйхов авылга эшкә кайткан яшь белгеч, Фәрит Низамиев көтүче булып уйнады. Җырчыларны телевизордан карау бер, сәхнәдән – икенче шул.
Барлык күренешләр дә “Борчаклы” авылында уза. Берәүгә дә сер түгел, хәзер авылда эш, акча булмау яшьләрне шәһәргә китәргә мәҗбүр итә. Ә көннәрдән бер көнне авыл җирендә эшләгән һәм төпләнеп калган яшь гаиләгә биш миллион биш йөз сум акча биреләчәге билгеле була, менә шуннан иң кызыгы башлана да инде... Әлбәттә, барысын да язып бетерергә мөмкин түгел, шуңа күрә күңелгә иң уелып калган мизгелләрне генә барларбыз.
Төп рольдә - Фәрит Низамиев, ул көтүче булып уйнады. Арча районы Өтнә авылыннан булган егеткә авыл тормышы яхшы таныш, шуңа күрә рәвешен китерде. Чыбыркысын да шартлатты, кычкырып сыерларны көтүгә дә куды. Аягында ялтырап торган галошы хакында әйтеп тә торасы юк инде...Эш вакытында йокларга ярата көтүче, шуның аркасында маллар һәрвакыт соңарып кайтты. Янәшәмдә Фәритнең танышлары утыра булып чыкты, шунда колак чите белән генә ишетеп алдым. “Фәрит чынлап та йокларга ярата, бу рольне бик белеп биргәннәр икән. Өйдә дә, монда да йоклый бит”, – диеште алар.
Җырчы иң популяр хитларының берсе – “Насыйп яр”ны башкарды. Ә иң кызыгы шул: ниһаятъ, буйдак Фәрид Низамиев спектакль ахырында өйләнде. Кемгә ул, диярсез? Кәләш – җырчы Чулпан Йосыпова. Бактың исә, күптән Фәритне яратып һәм аңа күз атып йөргән ул.
Тамашачы Ландыш Нигъмәтҗанованың талантлы җырчы гына түгел, яхшы артист булуын да күрде. Аны аерып әйтми булдыра алмыйм, чөнки бар яктан да килештереп уйнады. Аннан соң киеме дә башкалардан аерылып тора, чын авылча киенергә тырышкан. Тамаша залында Ландышның чыгышын карарга кайнанасы - Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова да килгән иде.
Театраль солянкада яшь җырчылар белән бергә өлкән буын артистларыннан Динә һәм Рафаэль Латыйповлар да катнашты. Юаш, хатыны сүзеннән чыкмаучы колхоз председателе Рафаэль биш миллион биш йөз сум өчен балдызы Лилияне Фәриткә кияүгә бирергә тели. Әлеге фикерне хатыны Динә дә хуплый, чөнки ул да акча ярата. Туйдан соң Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов биргән биш миллион сумны үзләштереп, “Борчаклы”дан качырга тели алар.
Ләкин Лилия алай тиз генә кияүгә чыгарга теләми. Аның укыйсы, карьера төзисе һәм танылган биюче буласы килә. Җырчы Лилия Хәйруллина һәрвакыт башкалардан аерылып торырга ашыга, шуңа күрә аның сәхнәгә чыгуы гадәти булмады. Лободаның “Суперзвезда” җырына, селфи төшерә-төшерә чыкты ул. Аннан соң үз репертуарыннан “Мин дә кошлар нәселеннән” җырын башкарды, кыршау (хулахуп) белән биеде. Тамашачы җанланып китте, җырның тәмамлануын да көтмичә алкышларга тотындылар. Иң көчле кул чабулар Лилиягә булды. Ничек кенә тәнкыйтьләсәләр дә, җырчының үз стиле һәм юнәлеше бар.
Рөстәм Закиров белән Резеда Шәрәфиева ир белән хатын булып уйнадылар. Чыннан да, гомер буе бергә гомер иткәннәр диярсең. Рөстәм Закиров сәхнәгә чыккач ук халык көлә башлады, гади ул. Нәкъ менә шул сыйфаты өчен аны яраталар да. Ул Фәриткә “мадам” табырга һәм өйләнергә киңәш итә. Ләкин аннан соң, “Әй, өйләнеп кем бәхет күргән соң?” – ди.
Теге биш миллион сум акчага Фәритнең туган апасы Резеда да кызыга “Авылда никадәр матур кыз бар, өйлән инде”, – ди ул. Ләкин Фәритне бернинди акча да, байлык та кызыксындырмый. Аның яратып гаилә корасы килә. Рөстәм Закиров “Күзләреңә карыймчы” җырын башкарды, кушылып җырлап утыручылар күп булды.
Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиевадан башка театраль солянка күңелле булмас иде. Сәхнәгә ул Хәмдүнә түгел, ә Хәмднюша булып чыкты. “Биш миллион биш йөз сум минем кулда булачак, хәзер ир генә табасы һәм кияүгә чыгасы калды”, – диде ул. Аның белән сәхнәгә улы Илһам Шәриф тә чыкты. Алар бергәләшеп: “Әй, кара каш, бөдрә чәч, булсаң иде тиңсез юлдаш. Авыр юллар үткәндә, назлы таңнар көткәндә”, – дип моңландылар.
Хәмднюша кара чәчле, кара күзле егетләрне яратуын әйтте. Шул вакытта каладан авылга яшь белгеч Раяз Фасыйхов кайта, бөтен уе – миллионнарны үзләштерү. Авыл кызлары, шул исәптән Хәмднюша, шәһәр егетенә гашыйк була.
Тәнәфестән соң, концертның икенче өлеше тагын да күңеллерәк узды. Раяз белән Ландыш очрашып йөри башлый.
Ләкин Хәмднюша да бирешми “Унга чык, уңганчы чык” – ди ул. Раяз белән “флиртовать” итә башлый.
Театраль солянкада Фәрид белән Раяз чын көндәшләргә әйләнәләр. Раяз акча, Фәрит дөреслек һәм гаделлекне өстен күрә. Ләкин биш миллион биш йөз сум акча көтмәгәндә Хәмдүнә малае Илһамга бирелә, чөнки ул кибетче Диләгә өйләнә. Театраль cолянка “Бәхет акчада түгел!” – дигән сүзләр белән тәмамланды.
"Яманлыкны җиңә яхшылык" – диләр. Раяз Фасыйховны кулга алалар. Озын сүзнең кыскасы, театраль солянканы тәмле “пешергәннәр”...