Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Низамиев: «Мин бу туйга килергә бик курыккан идем…»

Җырчы Фәрит Низамиев бер туй белән бәйле булган кызыклы вакыйганы инстаграмда язган. Әлеге туйдан өзек тә куйган.

news_top_970_100
Фәрит Низамиев: «Мин бу туйга килергә бик курыккан идем…»
https://www.instagram.com/faridnizamiev/

«Бу туйга килергә мин бик курыккан идем…

Ничек булдымы ул хәл? Кәләшнең сеңлесе алдан ук хәбәргә чыгып, ул көнне «бронировать» итеп куйды. «Зинһар, бу туйга кем генә чакырса да, булмый, дип әйтегез инде, сюрприз булып калсын», — дип тә өстәде. Шулай килештек тә. Кем уйлаган соң аны, өч көннән шушы ук туйга, кияү үзе (исеме — Зөлфәт) чакырып язар дип! Мин «занят» шул дип, тиз генә язышуны төгәлләдем. Ләкин бер атна үтүгә, тагын Зөлфәт «печатает» тегендә. «Вакыт табып булмасмы икән, кайчан килсәгез дә ярый», — дигән. Юк шул, берничек тә өлгерә алмыйм ул көнне дим, үзем эчтән генә җәлләп тә куям инде, сөйгәненә вәгъдә иткәндер дигән уйлар да килеп китә. Ярар, шуннан артык язмады тагын.

Инде бу язышулар онытылып барганда, директта тагын Зөлфәттән хат! «Планнарыгыз үзгәрмәдеме, акчасын да арттырыр идем», — ди бу юлы. Акча дигән җирдә күңел нечкәреп алды, кәнишне (шаяртам). Башка кешеләр чакырган иде шул, килешүне боза алмыйм, дим тагын.

Икенче атнаны Арчага туйга чыгыш ясарга килдем. Зөлфәт тә шул туйда кунак икән! Ярый әле теге сеңел дә анда булып чыкты, ул күрсәтеп өлгерде, үзем Зөлфәтне танымыйм бит инде. Җырлап бетерүгә, эвакуация чыгу юлыннан шыпырт кына чыгып шылдым (мин анда чыннан да ашыга идем, гафу). Зөлфәт арттан йодырык күрсәтеп кенә калды бугай. Директка тагын язды әле шуннан соң, ә минем җавап шул ук. Гомумән, әйткән сүзне һәрвакыт тотарга тырышам, башкаларда да ул сыйфатны яратам.

Менә шундый хисләр җыелмасы белән Зөлфәт белән Айгөлнең туй көннәре дә килеп җитте. Ресторанга килдек. Гримеркада бөтен белгән догаларны бер кат барлап алдым. «Сакланганны саклармын» дигән гыйбарәне дә истә тотып, кергән ишекләрне киң итеп ачып калдырдым. Кем белә, төрле холыклы кешеләр була бит, шул кадәр ялындырганнан соң, Зөлфәтнең реакциясен белеп булмый. Ә мин шәп йөгерәм… Ишетәм, алып баручы минем чыгышка «подводка» сөйли башлады. Ул арада җырны да куеп җибәрделәр, чыгарга кирәк! Үзем залга атлыйм, үзем җырлыйм, үзем уйлыйм, Зөлфәткә карарга куркыта. Һаман идәнгә карап җырлап булмый дип, бер күзне генә яшьләр ягына ташладым. Ни күрим, кәләш Айгөл көлә-көлә күз яшьләрен сөртә, Зөлфәт тә елмая кебек сыман шикелле тоела. Өстән таулар төште. Ул арада Зөлфәт торып ук басты, йөрәк кысылып килде. Ялган шом булып чыкты, биергә генә чыгалар икән. Калганы рәхәт кенә кенә инде. Җырладык, биедек, кызып китеп бу хәлләрне туйда да сөйләп алдым әле.

Зөлфәт белән Айгөл бәхетле булсыннар. Ә минем әйтәсе килгән фикер кияү-кәләшләр колагына: кунакларга туй көнен хәбәр иткәнче, «бронировать» итеп куегыз, яме. Алайса актив сеңелләр сезгә дә, миңа да шундый сюрприз әзерләп куярга мөмкин», — дип язган Фәрит.

«Ой, эчем катты көлә-көлә», «Бик шәп килеп чыккан бит бу!» — дип рәхәтләнеп көлгән аның инстадуслары. Теге чая сеңел: «Рәхмәт сезгә бик зур, барысы да сөйләшкәнчә булган өчен!» — дип язып куйган. Фәрит аңа җавап итеп: «Әнә, үзе дә!» — дип көлгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100