Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Мөхәммәтшин: «Эш сөйгәнне ил сөяр!»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

news_top_970_100
Фәрит Мөхәммәтшин: «Эш сөйгәнне ил сөяр!»
"Татар-информ" архивы

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Хәзерге көндә Беренче май бәйрәменең сәяси төсмере булмаса да, ул үзенең бай традицияләре белән Россия халкына якын һәм кадерле. Өлкән буынның хәтерендә бу көн хезмәт ияләренең үз хокукларын яклау көне буларак саклана. Һәм бүген дә, дәверләр алмашынуга карамастан, «Тынычлык! Хезмәт! Май!» шигаре безне, Хезмәт Кешесен ихтирам итүгә өндәп, тормышыбызны яхшырту өчен уртак максатыбызда берләштерә.

«Эш сөйгәнне ил сөйгән», ди татар халык мәкале. Россия Федерациясе Конституциясендә игълан ителгән хезмәтне олылау принцибы социаль дәүләтнең нигезе булып тора. Илнең күпчелек халкы хуплаган Төп законның яңартылган редакциясендә гражданнарның хезмәт хокуклары гарантияләре җитди ныгытылды. Икътисадны үстерү һәм байлыкны арттыру, суверенитетны, социаль партнерлыкны һәм милләтара татулыкны тәэмин итү өчен шартлар тудырылды. Шактый катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында илебезгә килгән авырлыкларга карамастан, яз җитү белән без тормышыбызның яхшыруына өметләнәбез. Табигатьнең уянуына, язгы җылы көннәр килүенә шатланып, уй-ниятләребез һәм максатларыбызның тормышка ашуына ышанабыз. Үз көчебез һәм эш сөючәнлегебез безгә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Гражданлык җаваплылыгын тоеп һәм активлык күрсәтеп, без төп максатыбызга — туган республикабызның һәм бөтен илебезнең чәчәк атуына тиз арада ирешү өчен үз өлешебезне кертә алабыз, һәм кертергә тиеш тә.

Кадерле ватандашлар! Татарстанның икътисадый куәтен ныгытуга зур өлеш керткән ветераннарга шушы язгы көнне олы ихтирамымны белдерәм. Үз эшен намуслы башкарып, республиканың алга таба да эзлекле үсешен тәэмин итүче барлык хезмәт ияләренә дә рәхмәт. Сезгә кояшлы матур көннәр телим — язгы кыр эшләренең кызган чагы бит, күп кенә татарстанлылар Беренче майны басуларда һәм бакчаларда тырыш хезмәт белән каршы алачак. Исән-сау һәм имин булыгыз! Тормышыгыз һәрвакыт яраткан эшегезгә, кыю уй-фикерләргә бай булсын! Ә кунакчыл йортларыгыз тынычлык һәм бәхет белән тулсын! Бәйрәм белән!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100