Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Фарисов: Рус кешеләре татар телен белергә тели, әмма телне дөрес итеп тәкъдим итәргә кирәк

Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда соңгы вакыттагы актуаль мәсьәләләр - татар теле өчен көрәш, яшь татар лидерлары һәм дуңгыз итен “хәләл” дип сату турында фикерләрен җиткерде.

news_top_970_100
Фәрит Фарисов: Рус кешеләре татар телен белергә тели, әмма телне дөрес итеп тәкъдим итәргә кирәк

Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан бүтән нафталин исе килми

– Күптән түгел сез Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаштыгыз. Форум турында фикерегез нинди?

– Яшьләр өчен форум – истә кала торган вакыйга, әлбәттә, аларның хис-кичерешләре күп. Көн саен мониторинг үткәрдек, көн ничек үткәнен, нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын уртага салып сөйләштек. Элек форумның уртасынарак җиткәндә чараларның кызыксыну уятмавын сизә идек. Бу юлы программа шулкадәр бай һәм эчтәлекле булды, һәр көне дә минутына кадәр язылган иде. Хәтта йокыга бүлеп бирелгән вакытны да яшьләр бер-берсе белән аралашуга багышлады.

Без форумның азагында очрашулар үткәрдек, нәтиҗәләр ясадык. Форумның чаралары, экскурсияләре делегатларны кызыксындырганын һәм аларның файдалы булганын ачыкладык.

Төп бурыч булып безнең проектларыбызны тәкъдим итү торды. Мәсәлән, Илдар Фәйзуллинның TatApp кушымтасы – татарлар өчен товарлар, хезмәтләр, мәдәни чаралар һәм вакыйгалар турында файдалы мәгълүмат бирүче мобиль платформа.

Тагын бер кызыклы проект “Өч сүз” дип атала. Аның мәгънәсе: һәр татар кешесе бер-берсе белән исәнләшкәндә татар телендә өч сүз әйтергә тиеш. Шул өч сүзне әйтеп, ул үзенең әби-бабалары турында искә төшерә һәм туган телен саклый. Моны әйтү бик җиңел: һәр көнне “Исәнме, хәлләр ничек? Нишлисең?” дигән гап-гади сүзләрне кулланып, без сөйләм телен формалаштырабыз һәм телне алга таба өйрәнергә мотивация ясыйбыз.

Яшьләр оешмалары активистлары АТОМ (Мәскәүнең татар автоном берләшмәләре) проектын да хуплады. Шул исем белән аталган газетаның беренче номеры Мәскәүнең Халыкара “Сабантуй 2018” фестивалендә тәкъдим ителде, алга таба телеканал булдыру күздә тотыла.

– Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашучыларының исемлеге ничек төзелә?

– Делегатларны сайлап алу бик зур һәм җаваплы эш. Без исемлекне төзегәндә актив яшьләрне генә түгел, ә гомумән, ел дәвамында безнең төрле проектларыбызда катнашып, лаеклы эш башкарып чыкканнарны сайладык. Бу болай гына түгел, бездә искиткеч инициативалы яшьләр бар, алар эшләргә һәм алга таба үсәргә әзер. 2017 елда безнең автономиянең “Күпмилләтле Мәскәү – игелекле күршеләр шәһәре” проекты Президент грантлары конкурсында җиңеп чыкты, яшьләр бу проектны тормышка ашыруда актив катнаша.

– Форумның нинди уңай якларын күрдегез, ә нинди җитешмәгән урыннары булды?

– Форумның форматы үзгәрүе шатландыра, программа азмы-күпме тулыландырылган. Яшьләргә бүген җанлы аралашу кызык.

Бөтендөнья татар конгрессы лидеры Васил Шәйхразиев (Милли Шура рәисе – ИТ) форумның яңа форматын тәкъдим итте һәм яшьләр моңа теләктәшлек белдерде. Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан бүтән узган еллардагы кебек нафталин исе килми.

Бөтендөнья татар яшьләре форумына Тәбрис Яруллин кебек тагын биш лидер кирәк

- Форумда мең кеше арасыннан бары тик бер кеше – Тәбрис Яруллин гына рәислеккә кандидат булды. Бу нәрсә турында сөйли – Тәбриснең авторитеты бик зурмы яки яшьләр пассивмы? 

– Тәбрисне шәхсән үзем беләм, аның шактый зур тәҗрибәсе тупланган һәм ул эшли белә. Яшьләр сайлады бит, димәк, аларга күбрәк күренәдер. Алар неформаль дәрәҗәдә сөйләшә, шуңа күрә сайлауда кем кандидатурасын тәкъдим итте, кем сайланды – боларга мин кысылмадым. Тәбрис кебек биш лидерны тәрбияләсәк, яхшы булыр, шул очракта күбесе үзгәрер иде. Бездә дә бит талантлы һәм үзенчәлекле шәхесләр бар!

– Яшьләр арасында лидерлар бармы соң?

– Әгәр дә табигатьтә лидер булмаса, барысы да таркала. Без лидер дип әйтәбез икән, ул зур игътибар үзәгендә дип уйларга кирәкми. Лидер – ул кемнең дә булса гаебен үз өстенә алучы, якларга әзер булучы. Кешеләр, чын лидерны күреп, аның тирәсендә берләшә һәм аның артыннан бара. Безнең Мәскәү делегациясендә һәр кеше дә лидер. Шуларның унысы – чын лидер, унбиш-егермесе шул сәнгатькә өйрәнә, өченчеләре күзәтә һәм, мөгаен, алардан чын лидерлар килеп чыгар.

– Сез альтернатив кандидатлар, каршы тавышлар форумның легитимлыгын үстерә дип санамыйсызмы?

– Дөресен генә әйткәндә, мин бу турыда уйланмадым. Дәшмәүнең ризалык билгесе икәнен һәр кеше дә белергә тиеш. Әйтә алмыйсың икән – тор да кит, катнашма. Син дәшмисең икән, димәк, син риза. Тәбрис турында миңа беркем дә канәгатьсезлеген белдермәде.

Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясенең уңышлары – Рәсим Акчуринның эшен дәвам итүендә

– Минемчә, шундый күренеш бар кебек – Мәскәү татарлары үз тормышы белән яши, аларның үз кызыксынулары, үз чаралары бар. Ә Казан татарлары үз тормышы белән яши. Мәскәү татарлары һәм Казан татарлары арасында тыгыз бәйләнеш юк дип уйламыйсызмы? Бу мәсьәләне хәл итү белән шөгыльләнәсезме?

– Бүгенге көндә Татар мәдәни үзәге бөтен татарларны берләштерә. Әмма үз вакытында Рәсим Сөләйманович (Рәсим Акчурин – Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкчесе булып эшләгән – ИТ) эшләп калдырган эшләр булмаса, мондый дәрәҗәгә ирешә дә алмас идек. Ул мохтарият белән иң авыр чорда җитәкләде. Хәзер башкарган эшләр, уңышыбыз – ул башлап калдырган эшләрнең дәвамы. Без алга таба тагын да яхшырак дәрәҗәләргә һәм исемнәргә ирешергә тиешбез, бу бик зур хезмәт.

Татарларны Мәскәүдә берләштерергә авыр булды. Тик Равил Әхмәтшинның (Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле – ИТ) татар мохтариятенә булышуы һәм аның татар җәмәгатьчелеге дөньясында катнашуы бәяләп бетергесез. Аның инициативасы белән Мәсәкәүдә татар халкының геройларына ике һәйкәл куелды. Бу шулай ук берләштерүче фактор. ТР мәдәнияте көннәре бәйрәме, Рамазан аендагы ифтарлар, Корбан-бәйрәм, Сабантуй бәйрәмнәре генә Мәскәүдә нинди югары масшатбка күтәрелә алды.

– Казан, Мәскәү, Башкорт татарлары аерым тормыш белән яшәүләренә сез яхшы мөнәсәбәттәме?

– Юк, әлбәттә. Бүгенге көндә Татарстанда республиканы беркемгә дә булышырга тиеш түгел дип саныйлар, әмма ТР Конституциясенең 14 маддәсен укып карагыз һәм анда барысы да аермачык күренәчәк.

Татар теленә кагылсак, хәзерге вакытта без Мәскәүдә эшләүче татар теле укытучыларын финанслау турында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры белән сөйләшүләр алып барабыз. Безгә биш укытучы булса да кирәк, аларга Мәскәүдә телгә ярдәм иткән өчен финанслау булсын иде. Мәскәүдәге Татар милли-мәдәни мохтариятенең моңа акчасы юк. Без бюджет чыганакларыннан финанслау алмыйбыз, ә иҗтимагый ният белән эшлибез.

Башкортстан, Әстерхан, Себер һәм Төньяк Кавказда яшәүче татарларның барчасы да төрле. Алга таба барырга кирәк. Без ТРның Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән бергәлектә бу юнәлештә эшлибез. Безнең инде Татар йорты бар, планнарыбызда зур Татар үзәген ачу. Татарстан музее да булачак. Һәр Мәскәү кешесе дә татарларның татар-монгол изүе икәнен түгел, ә чын-чынлап кем икәнен белергә тиеш.

– Татарстан Мәскәүдәге Сабантуй бәйрәмен финанс ягыннан уздырырга булышамы?

– Татарстан Республикасы тарафыннан Мәскәү үткәргән Сабантуенда ел саен зур татар авылы урнаша, ләкин бәйрәмнең бюджетына бу кагылмый. Ул Мәскәү хөкүмәте һәм иганәчеләр ярдәменнән формалаштырыла. Татарстаннан материаль яктан булышучы зур оешма бар. Бу ярдәм ихластан килә дип уйлыйбыз, чөнки халык нәтиҗәсен күрә.

Без үткәргән бәйрәм – дөньядагы иң матур чараларның берсе. Мәскәүдә үткән Сабантуйга быел 250 меңнән артык кеше килде. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе булып Европаның иң яхшы режиссерларының берсе Ханс-Йоахим Фрай килде, бәйрәм үзе халыкара стандартлар буенча үтте. Чарада концерт, спорт, күңел ачу мәйданчыклары, волейбол һәм хатын-кызлар уйный торган мини-футбол ярышлары, чит ил спортсменнары катнашында билбаулы көрәш, милли чатырлар аллеясе, “Игелекле күршеләр урамы” һ.б. булды. Бәйрәмдә барлык милли шәһәрләр дә катнашты, 300дән артык волонтерлар кунакларга 200 000 кв м мәйданда юл табарга ярдәм итте. Кунаклар билгеләп үткәнчә, Мәскәү Сабантуеның энергетикасы үзенә бертөрле, башкалардан аерылып тора. Ул якты, шатлыклы бәйрәм, андыйлар аз!

– Татар милли-мәдәни мохтарият көченең урыны – Татар мәдәни үзәге. Ул нинди хәлдә?

– Хәзер фасад өлешендә һәм актлар залында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Миңа калса, кунаклар нәтиҗәләр белән канәгать калыр. Быел уңыш елмайды – безгә бәяләп бетергесез белгечләр килде. Алар югары категориядәге осталар, төп вазыйфалары – Кремльдә реставрация эшләре белән шөгыльләнү. Җәй көнне ял итәсе урынга бездә эшлиләр. Алар 10-12 метр биеклегендә бик четерекле эш башкара.

Мәскәү татарларлары Гыйльметдиновның ничек көрәшкәнен күреп торды

– Мәскәү татарлары милли телләр турында кабул ителгән канун турында нәрсә уйлый?

– Бу мәсьәләдә Илдар Гыйльметдиновтан башка күбрәк беркем дә эшләмәде. Аны булдыра алмауда гаепләгәннәрен ишеткәч, бөтенләй гаҗәпкә калдым. Без Илдар Ирековичның ничек итеп көрәшкәнен күреп тордык, бу вакытта калганнар кайда иде соң? Һавага гына әйтелгән сүзләрнең барып ирешмәгәне аңлашыла иде, бу сорауга алданрак килергә кирәк булган.

Мин ата-аналар җыелышларында булдым. Минем балаларым, оныкларым укый. Нәрсә булганын дуслардан сорадым. Нәтиҗә бер генә: без артыгы белән тырыштык. Рус кешеләре татар телен белергә тели, әмма телне дөрес итеп тәкъдим итәргә кирәк. Элек бит телне аралашыр өчен генә өйрәттеләр, тик әдәби тел, имтиханнарга күчкәч, барысы да үзгәрде.

– Ничек уйлыйсыз, ни өчен бу ситуация нәкъ менә шулай хәл ителде?

– Тәкъдимнәр болай гына килми, аларны формалаштырырга, чынга ашырырга кирәк. Кая карама, без гел телне саклау белән шөгыльләнергә тиеш. Мәскәүдә Татарстан бюджетыннан түләнгән бер генә дә татар теле укытучысы булмауны гаделсезлек дип саныйм. Казанда гел “әйдәгез телне күтәрик” дигән өндәмәләр ишетелеп тора. Тик ничек? Бездә энтузиастлар бар. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә бер мөгаллим инде җиденче ел барлык теләк белдерүчеләргә татар телен өйрәтә. Ул хезмәт хакын алмый. Без аңа дәресләр өчен аудитория гына бирдек һәм булдыра алганча ярдәм итеп торабыз. Ул болай университетта укыта һәм атнасына берничә тапкыр безгә килеп, яшьләребезгә татар телен өйрәтә. Шуңа күрә дә кул төшереп утырырга кирәкми. Максат куеп, шуңа ирешү өчен тырышып эшләргә генә кирәк.

Яхшы эшне хурлап, үзләренә игътибар җәлеп итәргә теләгән алдакчылар бихисап

– Татарстанда  “Челны-мясо” оешмасы хәләл дип язылган дуңгыз итен чыгарды, шулай ук “Царицыно” фирмасының хәләл дип язылган продукциясендәдуңгыз ДНКсы табылды. Ни өчен мондый хәлләр чыгып тора? Мондый хәлләр булмасын өчен, мөфтият нәрсә эшли?

– Мондый хәлләргә мораль яктан әзер булырга кирәк. “Царицыно” ялган сертификат белән дуңгыз чыгарды. Моны алдан исәпкә аласы иде.

Ике стандартлаштыру бар: Татарстанда һәм Мәскәүдә. Мәскәүдә “Хәләл” РФ мөселманнарның Диния нәзарәте контроле астында. “Хәләл” Халыкара стандартизация һәм сертификация үзәген Айдар Газизов җитәкли. Ул бу әйберне берничек тә эшли алмас иде. Күбесе алдап сатарга тели, ләкин бездә катгый таләпләр, чөнки стандарт халыкара дәрәҗәсендә. Продукцияләрен Әмирлекләрдә чыгарыр өчен төрле оешмалар бездә сертификацияләнә, мәсәлән.

Сезне тынычландырасым килә: яхшы эшне хурлап, үзләренә игътибар җәлеп итәргә теләгән алдакчылар бихисап. Әгәр һәркайсына да игътибар итә башласаң, юлыңның очына кадәр чыгып булмас. Шуңа күрә, әйдәгез, яхшылык турында уйлыйк, сөйлик.

– Интернеттагы тәнкыйтьләүгә игътибар итәсезме?

– Сер бирәсем килми, мин Төньяк Кавказда эшләп, конституцион сафны булдыруда эшләдем һәм тәнкыйтькә минем иммунитетым көчле. Минсез яши алмаганнарны кадерлим, минсез бәхетле булганнарга комачауламыйм. Котыртучы постларны кухня геройлары язып утыра. Алар бернәрсә дә эшләми, исемнәрен дә күрсәтми. Шуңа күрә дә мин һәрвакыт тәнкыйтьләп торган кешеләргә игътибар итмим. Аларга минем вакытым юк. Әгәр дә һәр тәнкыйтьләүчегә тукталабыз икән, без куйган максатыбызга барып та җитә алмыйбыз.

– Үз-үзегездә кайдан ышану көчен таптыгыз?

– Минем искиткеч укытучыларым иде, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары да булды. Алар минем дөньяга карашымны һәм нәтиҗәгә ирешү максатын формалаштырды.

Без күп еллар дәвамында Сабантуйның Мәскәүдә шәһәркүләм бәйрәм исемен алу мәсьәләсен күтәрдек, ә быел ул Халыкара фестиваль дәрәҗәсен алды. Без Татарстан Республикасы белән берлектә “татар-монгол изүе” дигән исем булмас өчен көрәштек. Без татар халкын диаспора дип әйтмәсеннәр өчен көрәштек.

Татарлар – мәхәллә, үз дәүләтен булдырган икенче милләт. Алар бүгенге көндә Россия империясендә яшәгән вакыттан күпкә яхшырак яши, шуны онытмаска кирәк. Без беркайчан да ирекле булмадык, сөйләшә алмадык, үзебезнең сорауларны күтәреп, ачыктан-ачык киңәшләшмәдек. Моның кадерен белеп яшәргә кирәк. Безнең телебез белән бернинди дә куркыныч хәл булмады. Бу – вакытлыча гына, аның безнең эшчәнлеккә йогынтысы булмаска тиеш. Бүген без Мәскәүдә “Эхо Москвы” радиосында “Татарча сөйләшәбез” тапшыруын гамәлгә куябыз. Бу бик шәп!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100