Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәридә Тимербаева: «Пенсионерларны талау шушы буламы?»

Җырчы почта таратучыларның өлкәннәргә үтмәс товар сатуы турында яза.

news_top_970_100
Фәридә Тимербаева: «Пенсионерларны талау шушы буламы?»

Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева Борайга әти-әнисе янына кунакка кайткан. Ул биредәге почта таратучыларның өлкәннәргә көчләп кирәкмәс товар сатуларын ачыклаган.

«Бүген иртән каһвә эчәргә булдым. Ачсам, ул күгәреп беткән. Икенчесен ачтым, анда шул ук хәл. Тагын икәү бар, алары ярый инде. Шкаф тулы чәйләр. Үзебез дә чәйләр алып кайттык, аларны куярга урын да калмаган. Әнидән ипләп кенә сораштым. Каһвә эчмәгәннәрен беләм. Элек кайтканда каһвә тапмаган идем. «Каян килде бу хәтле каһвә?» — дим. «Пенсиягә кушып китерәләр аларны», — ди әни. «Урын да юк бит, нигә аласыз, әни?» — дим. «Көчләп калдыралар. Акчасын барыбер алып калдык инде, алсаң аласың, алмасаң юк, диләр». 

Бу ни хәл бу, дуслар? Пенсионерны талау шушы буламы? Сездә дә шулаймы?» — дип аптыраган җырчы. 

«Фәридә, Борайда күптәннән шулай бит инде. Ун ел элек, безнең әнкәйләр исән чакта да шулай, пенсиягә чәй яки носки кушып бирәләр иде», «Бездә дә шул ук хәл, кояшта яткан, эреп ябышкан вафли, үтмәс чәй, конфетларны көчләп калдырып чыгып китәләр», «Почта таратучылар үзләренә шулай акча эшли», — дип яза инстачылар. 

«Фәридә, пенсияләрен карточкага күчерегез. Бөтен проблемаларыгыз бетәчәк», — дип киңәш тә бирәләр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100