«Туган яр»
Юкәләр авылымда чәчкәсен аталар,
Уйланмый күңелгә яталар.
Чәчкәләр болында яшьлегем таңында
Елата, җырлата сагынудан.
Кушымта:
Кайларда, кайларда,
Йөрәктә, уйларда
Калдыңмы инде син,
Туган яр?!
Сиреннәр авылымда чәчкәсен коялар,
Моңланмый күңелгә яталар.
Чишмәләр ярлардан, салкыны таулардан
Уйлата, моңайта сагынудан.