Фәридә-Алсу дуэты җырчысы туй фотосын күрсәтте
Фәридә-Алсу дуэты җырчысы туй фотосын күрсәтте
Дуэт солисткасы Фәридә Әхмәтшинаның ире Марат белән гаилә коруына 20 ел булган икән.
"Гомеребезнең тылсымлы көне. 20 ел... бер мизгел кебек. Бәхетне тапмыйлар, аны булдыралар. Бергәләп булдырабыз", - дип язган инстаграмында Фәридә.
Җырчы 20 ел элек һәм хәзер төшкән фотоларын куйган. Инстадашлары аңа "Ах, нинди гаилә", "Мәңге сокланырлык гаилә", дип язалар.
- Фәридә турында кызыклы факт: ул 12 буын бабасын белә. Бу хакта җырчының интервьюларда әйткәне бар.