«Фәрештә түгел»ләр аңлар» — Илсөя Бәдретдинованың яңа җыры чыкты
Яңа җыр барлык музыкаль мәйданчыкларда бар.
Илсөя Бәдретдинова тамашачыларына «Фәрештә түгел» җырын тәкъдим итте. Яңа сезон программасы да шулай атала.
«Яңа җыр. «Фәрештә түгел»ләр аңлар», — дип шаярткан җырчы.
Яңа җырның сүзләрен Гөлүсә Шаһбан, көен Илдус Дәвләнов язган.
Атказанмаган җырчының фанатлары «ут» билгеләрен бик күп тезгән. «Чукынчык, килешә бит үзеңә», — дип тә язган берәү.