Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәрештә үпкән» бәндәләр. Кемнәр алар? (Кәрим Кара)

«Фәрештә канаты белән сыпырган… Күлмәк киеп туган… Теләгәне гел алдына килеп тора… Абынса, алтын кисәгенә абынып егыла…» Халык бу сүзләрне бәхетле, тормышлары гөрләп барган кешеләргә карата куллана.

news_top_970_100

«Человек рожден для счастья — как птица для полета», — дигән безнең пролетар классигыбыз. Күп уйландым мин бу мәгънәле сүзләр турында. Шулай итеп, мин дә бу җиргә бәхетле булып туганмынмы? Дөньяга туган ун миллирдка якын кешеләргә туу турында таныклык белән бергә капчык тулы бәхет тә өләшергә тиешләрме югары көчләр? Яшим-яшим, ул бәхет дигәннәре турында бик аз беләм бит мин. Күзгә-күз очрашканыбыз юк, документлар арасында тиешле кәгазьләр күренми.

Мин еш кына китапханәләрнең ишекләрен ачып керәм һәм озак кына киштәләр арасында йөрим. Ну язганнар да соң, мин сиңа әйтим! Борынгы греклардан алып (Эсхил анда, Феокрит, Геродот — исемнәре дә безнең колакка ятышсыз) бүгенге Украинага барып сугышып йөргән Прилепинына кадәр чутсыз, табак-табак кәгазьләр пычратканнар. Алар язган битләрне санап чыгу мөмкин түгел, хәрефләре дә вак кына, тары бөртеге төсле. Өстәл астына җәяү йөргәннән алып, соңгы сулышларына кадәр язганнар очрый. Кайсылары йөзәр китап чыгарганнар, диләр. Хәер, үзебезнең Татарстаныбызда да андый йөгерек кәламле язучылар бар, шөкер. Ел азагы җиттеме — шалт яңа бер китап! Үзе укып өлгерәме икән язганнарын? Яисә аның бар язганнарын укып чыккан берәр инсан бармы? Моны белер өчен конкурс игълан итү ягында мин. Әгәр табыла калса, зур залда, шыгрым тулы халык алдында, саллы премия бирергә кирәк ул укучыга. Күп язган язучы милләт горурлыгы булса, күп укучы да бүгенге көндә сирәк күренеш.

Китапханә айкап йөрим дә шулай, алып укыштыргалыйм да инде. Укый-укый шундый фикергә килдем. Бар китапларны зур ике төркемгә бүләргә була. Беренче төркемендәге китапларда: «Без кем? Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?» — дигән сорауга җаваплар эзлиләр.Төгәл фәннәр дә, фәлсәфи язмалар, физикамы, астрономияме -барысы бер калыптан. Менә шулай аның җавабы, игътибар белән укып бак, и ахмак, дип мине һәрберсе үзенчә ышандырырга тырышалар. Мин ул китапларның күбесен аңламыйм да, дөресен әйткәндә. Барыбер яшәп ятам әле үз көемне үзем күреп. Артык югалту түгелдер дип уйлыйм.

Ә менә каләм кыштырдатучыларның икенче өлеше кабыргасы белән куя сорауны: «Нәрсә ул бәхет? Ничек бәхетле булырга?» Бу сорауга беребез дә битараф кала алмыйбыздыр, барыбызга да кагыла.

Бәхетле булуның юллары хәйран күп икән ул. Берсе әйтә: ит аша, иттә протеин, ашаудан дә зуррак ләззәт юк, ди. Икенчесе кискен каршы төшә. Итне авызыңа якын китермә, гел үлән күшә, веган булырсың, зирәклегең артыр, ди. Берсе әйтә, һич тик торма, хәрәкәт ит, хәрәкәттә — бәрәкәт, ди, икенчесе урыннан кузгалмый гел кендеккә карап утырырга куша. Шундый адәмнәр бар икән, йоглар дигән. Берсе әйтә, мал-байлык тупла, байлыкта бәхет, ди, икенчесе нәкъ киресен өйрәтә: булганын сат, туздыр малларны, кәеф-сафа кор, бу өч көнлек дөнья сизелми дә үтеп китәр, үкенечкә калмасын, ди. Әйтәм бит, чуты-саны юк өйрәтүләрнең.

Минем шәхсән үземнең иң бәхетле елларым — алтын балачагым. Нидер бочымый сине, табулар-югалтулар юк, күзеңне йомсаң — әвен базарына китәсең, күзләреңне ачсаң — төш җиткән, имеш. Тамак туйса, ачы катыкмы, мичкә тәгәрәтелгән бәрәңгеме, анысы мөһим түгел, өсне эләгеп торырлык күлмәк-ыштан белән каплап куйсаң, элдерт ишек алдына. Күпме могҗизалар көтеп тора сине анда! Тугрылыклы дуслар, бетмәс-төкәнмәс уеннар, гаҗәп гамәлләр. Вакыт җитми барысын тоеп-күреп өлгерергә. Кич җиткәч кенә эт булып арып кайтып егыласың. Ә иртәгә сине тагын кызыклырак көн көтә. Бар иде заманалар…

Үсә төшкәч, бу тормышның ныклы җепләр белән матди кыйммәтләргә бәйләнгәнен белеп, тетрәнү кичерәсең. Күрше малайга әтисе ялтырап торган өр-яңа сәпид алып кайткан. Ул әтиле-әниле бала, тормышлары җитеш. Син ул көнне тузан йотып, сәпидтә чапкан дустың артыннан йөгерәсең. Кара әле, сезнең аермалар бар икән.

Дөньяның бу ягы соңрак тагын бер төзәлмәслек яра калдырды әле күңелдә. Ул чакта малайлар арасында сәгать тагу егетлек саналды. Түгәрәк, матур, ыспай Чистай сәгатьләре бик сирәкләрнең беләкләрендә кояшка чагыла иде. Минем бергә үскән дус малай әнисеннән кайтып сәгать таптыра башлаган, елап та куркыткан, ахрысы. Кайдан андый мөмкинлекләр булсын? Унбиш тәңкә тора бит аның иң арзанлысы да. Яхшылап әйткәнне аңламагач, малайны выжгытып чыгарып җибәргәннәр. Ә теге чыккан, мунчага кереп, муенына бау салган. Менә сезгә, янәсе, бик алып бирердәй булырсыз да. Үләргә дә җыенмаган булгандыр, куркытам дип уйлагандыр анысы. Ләкин үлем бит шаяртуны аңламый. Зур фаҗига булды бу ата-ана өчен дә, минем өчен дә. Кеше гомерен бер сәгать белән чагыштырып була димени инде?..

Ә миңа сәгать тагып йөрергә язган икән. Җизнә тиешле кеше пыяласы чатнаган, бер теле генә калган сәгатен бүләк итте. Минутын күрсәтмәсә ни, барыбер әйбәт бит инде. Кызлар янында җиңне кайтарып, ирәеп карап аласың. «Тә-әк, вакыт күпме булды әле?..» — дип сөйләнгән буласың. Рәхмәт җизнәгә, юмарт булды ул, балдызын ким-хур итмәде, урыны җәннәттә булсын…

Әнә шулай итеп бәхет төшенчәсе ниндидер әйберләргә бәйләнгән икәнен төшендем мин. Тагын бер истәлек. Гомер буе килешле чалбар кияргә хыялланып яшәдем. Билдән түбән торган, клеш чалбарлар модада иде ул чакта. Булмады анысы, комплекс неполноценности сакланып калды. Хәзер акчам да бар яхшы чалбар алырылык, һич ошаганын таба алмыйм, я балагы кыска була, я төбе тубыкка төшеп тора. Әллә формам шундыйрактыр. Бу сүзләрдән соң, очраган саен танышларым чалбарыма күз ташларлар инде, ни хәл итәсең…

Ничек кенә булмасын, яшьлек бәхетле чак. Яшь чакта төсләр дә чагурак, уйлар да татлырак була. Юкка гына халык яшьлек турында җырларда җырламагандыр.

Мине өйдә гел тукып үстерделәр: «Укы, белем ал, укысаң, бәхетле булырсың. Әнә укыганнардан үрнәк ал», — диделәр. Чынлап та, авылда укыганнар аерылып торалар иде. Колхоз рәисе авылда бердәнбер корсак үстергән кеше, туйганчы ашый чөнки. Укытучылар, конторда утырганнар матур киенәләр, ипле сөйләшәләр, куллары да йомшак, ап-ак аларның. Әни минем яргаланган кулларының сызлавына чыдый алмый, кичләрен солидол сөртеп бәйли. Ярый әле тракторлардан калган ул шифалы май банка тулы утыра.

Шуңа да намусланып укырга тырыштым мин. Еллар үткәч кенә аңладым. Уку белән генә адәм баласы бәхетле булып китми икән. Шәп булыр иде тегеләй: биш ел укыдың да синең өчен җәннәт ишекләре ачык! Әллә нинди белемле инсаннар, профессорлар, академиклар, хәтта дәүләт эшлеклеләре дә бәхетсез тормыш кичерәләр икән! Гаиләләре пыран-заран килә, хатыннары белән аерылышалар, алимент түләп интегәләр, берәр сөяркә белән качып-посып гыйшык уйнап, бәхетле булырга тырышалар. Анысы ярым-ярты тормыш инде ул.

Шунысын да төшендем: әгәр йөрәгең тартылган белемне эстәсәң, шуңа язмышыңны багышласаң, бу бәхетнең бер өлеше. Тулы бәхет түгел, ну барыбер ниндидер дәрәҗәдә шатлыкка тиенәсең. Альберт Эйнштейн бер шәһәргә күчеп килгән икән. Моңа танышы очраган. Сүзара сүз чыгып, теге әйтеп салган:

Иптәш, яңа пәлтә алып ки син. Бигрәк тузган бит өстеңдәгесе.

— Әй, мине монда кем белә? — дип кул гына селтәгән бөек галим. Ун елдан соң тагын очрашканнар болар, Эйнштейн һаман шул ук пәлтәсендә. Иптәше тагын сүз кузгаткач:

— Әй, нигә алыштырырга? Мине монда барысы да белә, — дип җаваплаган. Кием кайгысымы ни анда, формулалар, исбатлаулар күз алдыңда тезелешеп торганда.

Тагын бер гаҗәп галим турында. Үз уйларына күмелеп урамнан килгәндә, елап торган сабыйны очрата бу. Нечкә күңелле адәм үтеп китә алмый, билгеле.

Син кайда яшисең? Исемең кем? — дип сораштыра башлый.

— Кайтыйк инде, әти. Әни сине алырга җибәрде, — дип шар елап җибәрә бала. Монысы чамадан чыгу инде. Ярый әле, андый затлар сирәк очрый.

Ләкин кеше өчен яраткан шөгыль мөһим. Бик тә уйлап сайларга кирәк һөнәрне. Шундый һөнәрләр була, кем әйтмешли, яланаяк качарга кирәк алардан. Мәсәлән, кич хатынының йомшак кабыргасына сыенган иркә, бәрхет тавышы белән яңалык сөйли җанашына:

Иртәгә Ирек мәйданына теге ясалышлары килмәгән нәрсәләр җыелырга исәп тоталар. Ну ачуны чыгаралар да инде, ни җитмәгән шуларга? Он-талкан ясыйм мин алардан, — дип шәпләнә.

Иртәнге чәйне эчкәч, алтмыш сантиметрлы, эченә трос куеп ясалган демократизаторын биленә тага, хатынының маңгаеннан әп итеп, эшкә чыгып китә. Кич җиткәч, арып-талып кайтып керә, чәй артында хатынына сөйли:

— Ну, берсенең бөерләрен төйдем. Үлгәнче даруларга акча эшләр. Башкаларына да шактый эләкте, — ди.Хатыны сөйгәненең алдына пилмән тулы тәлинкәне этә төшеп:

Алай бик үзеңне бетермә, матурым. Кулларың сызлар соңыннан, сөякләреңә көч килер, — дип хафалана.

Буйга озын, йөзгә чибәр, киң күкрәкле атлет хатыны белән хушлаша.

Ике атна көтмә мине. Ерак командировкага китәм, — дип кисәтә. Эш урынына барып хаки төсендәге киеменең кесәләренә патроннар тутыра, корал, шартлаткыч ала. Ике атна дәвамында тере җаннарны теге дөньяга озата ул. Кешелектән чыгып арый. Кайтканнан соң, хатыны белән парлашып яхшы ял йортына китәләр. Хөкүмәт андыйларның тазалыгын кайгыртып тора бит. Эш хаклары да күпкә югарырак аларның. Әмма камил акылы булган кеше бу профессияләрнең берәрсенә ия булырга теләр идеме икән? Бәхетлеме икән андый бәндәләр? Минем күңелемдә шигем бар.

Яисә бер башлы адәм төн уртасына кадәр китаплар актара, хокук тәгълимәтләрен өйрәнә. Хатыны:

Ят инде, йокла, эш бетми беркайчан да, — дип үз янына чакыра ирен. Теге ташбака сөягеннән сырлап эшләнгән күзлеген сөрткәләп:

Бераз утырам әле, — дип каршы төшә. — Менә иртәгә судта шул ата каракны аклап иреккә чыгара алсам, беләсеңме миңа күпме түләячәкләр? — ди.

Әлеге санап үтелгән кешеләр, бәлки, үз һөнәрләрен ярата да торганнардыр. Әмма, әмма…

Әни мәрхүмәнең әйткән сүзләре бар иде:

Укы да, улым, түрә булырсың. Мин синең түреңдә тәмләп чәйләр эчеп кенә утырырмын, — дип хыялланган була торган иде бичара.

Түрә булып булмады. Шуның өчен Ходайга рәхмәтләр укыйм бүгенге көндә. Аларның тормышы да ифрат авыр бит. Ни өчен дигәндә, иң югары түрәдән дә югарырак түрә була. Әнә шул башлыгы кан калтырата инде аны, җелеген суыра. Фәрман артыннан фәрман җибәреп кенә тора: «Шул боерык үтәлдеме, бу кушканны тормышка ашырдыңмы?» Әз генә соңга калдырсаң, яшеннәр яшьни баш өстендә: «Уволю! Эшеңнән китү турында гариза яз! Очырам мин сине!» Синең теләгең белән, уйларың белән, иманың белән исәпләшми ул. Бары ул кушканча булсын, бетте-китте. Шуңа йөрәге бетә инде түрәнең. Үз тормышы юк аның. Ничек яшәргә, нәрсә әйтергә, кайда барырга кушалар - шул таләпләргә буйсынып яши. Ни гаҗәп, бер түрә дә үз фикерен ярып салып, йомшак кәнәфие белән хушлашырга ашыкмый. Әллә без белмәгән серләре бармы икән түрә булуның?

Күптән түгел гәзиттә үз-үзенә кул салган миллиардер (миллиардер!) турында хәбәр басылып чыкты. Шаккаттым мин, җәмәгать. Нәрсә җитмәгән икән моңа? Акчамы? Бәхете булмаган ул мескенкәйнең, бәхете. Көрчеккә килеп терәлгәч, үз-үзенә кул салырга мәҗбүр булган ул. Безнең халык борын-борыннан ачык әйткән: ”Бәхетне акчага сатып алып булмый!» Аллаһ бөек, шулай эшкәрткән. Дөньяны йотардай булып йөргән бәндәләр бар нәрсәне сатып алабыз, дип бүксә киереп йөриләр. Алмый торыгыз әле!

Андый постау затларга кагылгач, бер-ике сүз әйтми булмас. Чебен урынына үрчеделәр соңгы араларда илен саткан, динен танымаган, намусын югалткан, гади халыкка бет булып кадалып яткан җыен алдакчылар, караклар, җан кыючылар, тагын, тагын әллә кемнәр. Аларны кешеләр чутына кертеп булмый торгандыр. Бәхетләре дә аларның адәмчә түгелдер, үзенчәлекледер. Авыз чайкыйсы да түгел андый иблис ялчылары белән.

Үзебез турында әйтәм әле, кешеләр турында. Әнә Сафый абый кичкырын урман аша чыкканда, күзе бик тә килешле наратка төшеп калган. Шәм төсле төз, нәкъ тактага килешердәй агач күккә олашып утыра икән. Калганын ничек булганын аңламый да калган тракторист. Теге агач җиргә авып, ботаклары боталып, моның тракторына тагылып та куелган. Алтышар метрдан санаганда өч буй чыга икән үзеннән, ничә двадцатка такта дигән сүз. Беркем белмәде-күрмәде, уйламаган җирдән керде мал.

Әнә Хөббенисә түтәй белән дә кызык килеп чыккан. Безнең авыл халкы сөт сатып көн күрә. Иртәнге савымнан соң сөт тулы чиләкләрен каплап, капка төбенә утыртып куялар да, өзелгән төшләрен карарга кереп китәләр. Машинасы белән сөт җыючы Шәкүр соңыннан җыеп ала, буш савытларны койма башына каплап куя, күләмен дәфтәренә терки. Шулай бер көн туктаган Шәкүр Хөббенисалар кырына, капкачын ачкан чиләкнең, могҗизага юлыгып тукталып калган. Ачык тәрәзә аркылы хуҗабикәне чакырган. Җитез Хөббенисә тулы гәүдәсен мимылдатып, йөгереп чыккан инде, чиләккә күз салган да кулларын чәбәкәй иткән. Ярты чиләк су икән анда.

Абау, әнекәчкәем, - ди икән кара янып, - сөт кушарга онытканмын, чукынган…

Әнә шулай ямьсезләнмик, кешеләр, исемебезгә тап төшермик вак-төяк белән. Карак, алдакчы кушаматларыннан уттан курыккандай куркыйк. Бер исемеңә тап төшсә, гомер агарта алмассың. Бәхет урап үтә бит андый адәмнәрне. Намусы чиста булмаган кешедә тыныч йокы юк, кадере дә шул кадәр генә. Ә без якты йөз белән, урамның уртасыннан күкрәк киереп йөрик, кем дә бармак төртеп күрсәтә алмасын.

Соңгы арада укытучыларның да абруе китте әнә. Сәбәпләре күп төрледер анысы, әмма гаеп үзләрендә дә бар. Өстәгеләр куша дип, башларын юләргә салып тик йөриләр. Тегеләр яз дисә, язалар, менә моны сыз дисәләр - сызалар. Ул кадәр сарык урынына йөрү килешеп бетми торгандыр инде, дип уйлыйм. Эш урыны кадерле дип ни…

Саулык-сәламәтлек тә бәхет дигәннең күп өлешен алып тора, ахрысы. Саулык - байлык, саулык - бәхет, диләр. Бик тә дөрес бит. Сау-сәламәт булсаң, эшең алга бара, тормышың да җайга салына. Чиргә тарысаң, акча тулы капчыклар өстендә ятсаң да тормышның кызыгы бетә. Ул яктан кимсетелгән чирлеләргә мәрхәмәтлерәк булыйк, ярдәм кулы сузыйк. Яхшылык бит унлата артып кайта, диләр картлар.

Менә әкрен-әкрен серле бәхет төшенчәсенең мәгънәсен ачыклыйбыз ахрысы. Әле боларга өстәп тагын бик күп сыйфатларны очратырга була бәхетле кешедә. Ул миһербанлы, хуш күңелле, намусын салып таптамаган, динен сатмаган, яхшылыкка омтылган, барын уртаклашкан, хәсрәттән сыгылып төшмәгән, шатлыгы белән бүлешкән сокланырлык кеше булып килеп баса күз алдына. Бәхетле булыйк барыбыз да, кеше исеменә тап төшермик.

Кеше булу - гаять җаваплы вазифа бит ул. Әлеге классик: «Человек - это звучит гордо!» – дип тә әйткән. Чын кеше дәрәҗәсенә җитсәң, чынлап та ул зур бәхет. Аллаһ каршында да, бәндә каршында да саф күңел белән басып торасың. Безнең хәлдән килә торган гамәл- хәләл ризыкны каерып ашыйк, тирләп-пешеп эшлик, тәүфыйклы, тәртипле балалар тәрбиялик, якыннарыбызның хөрмәт итик, милләтебезне саклыйк, динебездән аерылмыйк. Шул сыйфатлар җыелса кешедә, ул инсан бәхеткә өмет итә ала торгандыр. Без бит черки түгел, артыгы кирәкми. Бер тулы бәхет булса, бик җитә. Гаиләгә дә, балаларга да, туганнарга да, дусларга да.

Дөнья булгач, төрлесе була торгандыр, агы да, карасы да дигәндәй. Бер акыллы кеше әйткән бит: кайгы күрмәсәң- шатлыкның кадерен белмәссең, дигән. Күңел төшермик, җырлаганда җырлап җибәрик, еларга туры килсә - түзем булыйк, тормышның кадерен белик. Дөнья матур бит ул. Бил сындырырлык каршылыклар булып тора анысы. Кара болыт булып баш өстендә җыелган кара көчләр бар. Андыйлар гомер бакый булган. Әкиятләрне искә төшерсәк тә җитә. Батыр егеткә гел дию белән убырлы карчык юл буалар. Бүгенге көнгә кадәр каршы тора алдык авырлыкларга. Моннан соң да сер бирмәбез.

Без — кешеләр бит. Җир шары безнең теләк белән әйләнә, тау-тау игеннәр үсә, завод-фабрикалар гөрли, юллар тутырып тыз-быз машиналар чаба. Бирелгәненә шөкер итә белик, үрләрне үзебез яулыйк. Бер сүз белән әйткәндә, бу җирдә оҗмахны үзебез өчен үзебез булдырыйк. Валлаһи, без лаек бәхетле булырга. Адәм баласы бу җиргә бәхетле булыр өчен туа. Хак сүзләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100