Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Яруллинның 1998 елгы әңгәмәсеннән: "Тел, тел" дип кычкырганнан гына тел үсми"

Танылган язучы Фәнис Яруллин 1998 елны "Мәдәни җомга" газетасында чыккан мәкаләсендә татар әдәбиятының хәле, укучылар белән очрашулары, мәктәпләрдәге татар теленә булган мөнәсәбәт турында фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Фәнис Яруллинның 1998 елгы әңгәмәсеннән: "Тел, тел" дип кычкырганнан гына тел үсми"

Миңа бик еш укучылар, укытучылар белән очрашырга туры килә. Язучы белән укучылар арасында, әлбәттә инде, сүз әдәбият, китап, тел турында була. Ана телебездә матур итеп сөйләшүче, илһамланып шигырь укучы, милли көйләребезне матур җырлаучы балаларны күргәндә күңел сөенеп кала. Ә инде татар язучыларының да исемнәрен дә ватып-җимереп әйтүче, дәреслекләргә кергән әйберләрне дә аннан-моннан гына сукалаучы укучылар белән очрашканда җан әрни. Шуңадырмы, бу язмамны күңелсезрәк вакыйгадан башлап җибәрергә булдым.

Күптән түгел генә минем янга Казан шәһәренең 25нче мәктәбеннән берничә кыз килде. Бик матур киенгәннәр, балкып торган чибәр кызлар. Таныштык, сөйләшеп киттек. 9нчы сыйныфта укыйлар икән. Татарча да әйбәт кенә сөйләшәләр.

- Абый, - диделәр алар, - безгә укытучыбыз сезнең автобиографиягез, тормыш юлыгыз турында язма эш эшләп килергә кушты. Сезнең автобиографияне нинди китаптан табарга була?

- Тулы итеп язылган автобиография юк инде минем, - дидем. - Әгәр өч томлык сайланма әсәрләремне кулыгызга тотып карарга туры килсә, аларның һәрберсеннән минем хакта азмы-күпме мәгълүмат табарга була.

Кызлар җилкәләрен сикертеп куйдылар. Аларның бу хәрәкәте әлеге китаплар белән таныш түгеллекләрен аңлата иде. Шуннан соң мин аларга үз исәбемә чыгарылган, публицистик әсәрләремне туплаган бер мәҗмуга тәкъдим иттем. Анда минем кыскача биографиям, бибилиографик белешмә һәм язучылык эшенә кемнәр ярдәмендә кереп китүем турында язылган очерк бар иде. Китаптан шуларны ачып күрсәттем һәм: "Менә шушыларны укысагыз, үзегезгә шактый мәгълүмат туплый алырсыз", - дидем.

Кызларның күзендә бераз кызыксыну очкыннары кабынгандай итте. Арадан берсе: "Безгә альбом бите белән 15-16 бит язарга кирәк", - диде.

- Хәрефләрегезне эрерәк, юлларыгызны сирәгрәк итеп язарсыз, - дидем мин шаяртыбрак һәм җитди тонга күчеп өстәдем: - Ләкин китапны бушка бирә алмыйм, бәясе аның 10 сум тора...

- Безнең акча юк бит, - диде алар.

- Өчегезгә бер китап алырлыктамы? Сагызга акча табасыз бит.

- Китапны алсак, аннан соң аны нишләтербез? Ул бит безгә язма эш өчен генә кирәк.

- Өй китапханәгезгә куярсыз. Китап бит ул һәрвакыт кирәк нәрсә.

Кызларның тел төбе аңлашылды. Аларга бары тик шушы эштән котылу гына кирәк. Шуңа күрә алар китап сатып алыр өчен акча әрәм итәргә теләмиләр. Димәк, бу кызларның өйләрендә милли мәдәниятебезгә, китапка хөрмәт белән карау юк. Ә бит милли үзаңны үстерү телгә, китапка, үз халкың тудырган рухи байлыкларга мәхәббәт белән караудан башлана.

Билгеле, әле мин әйтеп киткән 25нче мәктәп - рус мәктәбе. Һәм берничә укучыга гына карап кына мәктәп турында нинди дә булса нәтиҗә чыгарырга, зур гомумиләштерү ясарга ярамыйдыр. Шулай да, бу укучыларның китапка булган мөнәсәбәте күңелне рәнҗетте. Каян килә бездә китапка мондый караш? Беренче чиратта - гаиләдән, диясем килә. Оясында ни күрсә - очканында шул булыр, ди халык. Ә хәзер кайбер ата-аналар балаларына китап алырга бик ашкынып тормыйлар. Юкса, фәкыйрь елларда да татар өе китапсыз булмаган бит. Бу хакта бик күп галимнәр язып калдырган.

Әйткәнемчә, бу кызлар рус мәктәбендә укыйлар. Татар теле аларга фән буларак кына керә. Ләкин рус мәктәпләрендә дә татар телен тырышып үзләштерүчеләр бар. Кайчандыр, әле үзгәртеп кору дигән заманалар башланганчы ук, миңа Казан шәһәренең 115нче мәктәбенә очрашуга барырга туры килгән иде. Директорлары рус кешесе. Менә шушы рус кешесенең рәхәтләнеп татарча сөйләшүе, балаларның да, телне бозмыйча, туган телдә җырлар җырлавы, кыскасы мәктәпләрендә татар рухының яшәп килүе мине бик сөендергән иде. Югарыда әйткәнемчә, бу бит татар теленең кысылып калган чорында, һәм ерактагы татар авылында түгел, Казанда!

Хәзер татар теле дәүләт теле, дип игълан ителгәч, хәлләр ничегрәк тора соң? Белгәнегезчә, республиканың шәһәрләрендә күп кенә татар гимназияләре ачылды. Татар гимназияләренең һәрберсенең үз рухы, үз йөзе.

Укучылар белән булган һәр очрашу минем күңелдә матур өметләр уята. Г.Ибраһимов исемендәге татар гимназиясе укучыларның әдәби әсәрләр туу процессы белән кызыксынуы, жанр үзенчәлекләре турында төпле фикер йөртүләре, 90нчы рус мәктәбендә белем алучы татар балаларының бердәм коллектив булып сәхнәгә күтәрелүләре, Арча районы Апаз урта мәктәбе укучыларының китапка, язучыларга мәхәббәте бер куандырса, Казан шәһәре музыка училищесы студентларының татар җыры, татар моңына тартылуы икенче сөендерде. Әйе, татар теле хәзер музыка училищеларына, консерваториягә дә ишек шакый башлаган. Кайчан гына әле музыка училищеларында татар группалары ачу ерак хыял гына иде, хәзер исә бу чынбарлыкка әверелеп бара. Дөрес, татар группалары кечкенә, һәм аларда вокал дәресләрен, күпчелек очракта башка милләт укытучылары укыта. Чөнки безнең консерваториябез милли кадрлар, педагоглар әзерләү белән шөгыльләнмәде. Музыка укытучыларын күбрәк педагогика институтының музыка факультеты әзерләде. Әмма, пәри башка, җен башка, дигәндәй, консерватория белән пединститутның тоткан юнәлешләре бер түгел. Һәр икесе милләтебезнең киләчәген уйлап эшләсә, бер дә начар булмас иде. Юкса, әле барлык мәктәпләрдә диярлек кадрлар кытлыгы сизелә. Әзме-күпме татарчаны белгәне өчен генә татар телен укытырга алынган хәсрәт "педагоглар" да юк түгел.

Минем күзәтүләрем буенча, татар теле хәзерге вакытта психологик киртәләрне үтеп бара шикелле. Ана телендә сөйләшүдән оялмый башладык, безнең телебезнең дә башка телләр кебек бай, матур һәм яшәргә хаклы икәнлегенә ышандык. Әйе, чишмәләрне, гадәттә, бәреп чыккан җиреннән ачалар. Чишмәнең башын чистартсаң, аннары ул үз юлын таба. Ә телебезнең чишмә башы - балалар. Дәүләт җитәкчелеге дә игътибарын балалар бакчаларына, мәктәпләргә, вузларга, гимназияләргә, китап нәшриятларына юнәлтсен иде. Дәүләт Советы сессияләрендә "тел, тел" дип кычкырганнан гына тел үсми. Аны үстерү өчен катгый чаралар, ә иң әһәмиятлесе - милләтебезнең үзаңын үстерүдә җаны-тәне белән тырышып йөрүчеләргә конкрет ярдәм кирәк, милләтпәрвәр укытучыларының эшләрен күрә, күрсәтә белү кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100