Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Фәнис Кәлимуллин гаиләсендә тирән кайгы — Фәниснең әнисе Айсылу апа мәңгелек дөньяга — бакыйлыкка күчкән. Бу хакта артист үзе инстаграмда хәбәр итә.
«Хуш, әнием-бәгърем… Бүтән күрешүләр юк инде… Тыныч йокла, бәгърем… Синсез яшәүләре авыр булыр инде… Фирдәвес җәннәтләре насыйп бирсен сиңа. Рәхмәт, барсы өчен дә», — дип язган ул әнисенең чәчәкләр тотып төшкән фотосурәте астына.
Фәнис әфәнденең һәм барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Ходай аларга сабырлык, көч бирсен. Мәрхүмәнең урыны оҗмаһта, гүрләре якты, рухы шат булсын. Амин.