news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәнис Җиһанша яһүд ролен татарлаштырган

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша "D.A.N." интерактив халыкара фильмында төшү тәҗрибәсе хакында үзенең Инстаграм аккаунтында яза. 

news_top
Фәнис Җиһанша яһүд ролен татарлаштырган
Мәскәү тарафыннан төшерелгән фильмда ул тотылган машиналар сатучы Татарин кушаматлы ир ролен башкара. Иң элек яһүд булган, соңыннан татар кешесенә әверелгән персонажы турында Камал театры актеры болай дип яза: 

"Бөтен Рәсәй буенча кастинг уздырганнан соң төнлә продюсерым Рамил Таҗетдинов шалтрата.

- Фәнис, тәбриклим. Бертавыштан сине сайладылар. Театрдагы эш планын җибәр. Синең графикка туры китереп, киләсе атндадан төшерә башлыйлар! - ди.

- Ярар, ә сез сценарийны җибәрә торыгыз, - дим.

Җибәрделәр. Укыйм. Машина сатучы - яһүд. Минем гаражда Дауд йолдызы да торырга тиеш. Башта мең сорау, нигә мин, нигә яһүд? Проект хуҗалары белән очрашуда да шул сорауны бирдем.

- Без толерант дәүләттә яшибез. Сез нигә каршы? - дип сорауга сорау белән җавап бирәләр.

- Минем русчам да начар, 1 атна эчендә генә ул образны тудыра да алмаячакмын! Җитмәсә анда яһүд телендә фразалар бар. Дөрес әйтмәсәм, мине аңламаслар. Булмый! - дип кире кайтып китәргә туры килде.

Шулай итеп бер төн эчендә, сценарийдагы яһүд персонажы "Татарин'' га әверелде, ә теге фразалар татар мәкалләре белән алмаштырылды", - дип язган Фәнис Җиһанша. 

Виртуаль уен элементларын үз эченә алган халыкара видеопроект инглиз теленә тәрҗемә ителеп, 29 мартта дөньяга тәкъдим ителде. Аны смартфоннарда махсус кулланма аша түләүсез карап була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар