Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Җиһанша Ләбиб Леронның кече кызының колагын борган

Ләбиб Леронның кызы Бауманда зебра һәм ишәк костюмнары киеп йөрүеләргә каршы көрәш алып бара.

news_top_970_100
Фәнис Җиһанша Ләбиб Леронның кече кызының колагын борган
https://www.instagram.com/pepemeygan/

Ләбиб Леронның кече кызы, блогер, татар телен яклауда, саклауда өлеш кертүче Ләйлә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша белән видео төшергән.

Видеода театр актеры башта Ләйлә нәрсә әйтә, шуңа риза булуын әйтә. Әмма блогерның тәкъдимен ишеткәч, «нәрсә уйлап таптың инде» дип колагын бора.

Ләйлә татар артистларына Бауман урамына чыгып, зебра һәм ишәк костюмнары киеп йөрүчеләргә көндәшлек тудырырга тәкъдим итә.

«Әлегә артистлар бу фишканы аңламады. Үгетләүне дәвам итәчәкбез», — дип язган ул.

Инстачыларның күпчелеге Ләйлә Леронның бу тәкъдимен хуплаган.

«Артистлар - культурный кешеләр. Каз дуңгызга иптәш түгел», дип язучыга блогер «алайса мәдәният уку йортлары студентларына тәкъдим итәм», дип җавап язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100