Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Җиһанша: Күңелегездә, өегездә, гаиләгездә заразаларга урын калмасын!

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша грипп белән авырып киткән. Үзе әйтмешли, аны “ярты Казан дәвалауга күчкән!”. Үзенең инстаграм битендә Фәнис Җиһанша видео урнаштырган, аңа аның күршеләре – Г.Камал театрыннан коллегалары – маска белән перчатка киеп, төрле әйберләр китерә.

news_top_970_100
Фәнис Җиһанша: Күңелегездә, өегездә, гаиләгездә заразаларга урын калмасын!
Мәсәлән, Олег Фазылҗанов “Җырлыйк әле” китабын суза:

 - Аллам сакласын, грипп синдә, иярә күрмәсен.

- Ярар, рәхмәт!

- Исән-сау бул, иң мөһиме, терел! – ди.

Ә Илнур Закиров исә күршесенә витамин согы һәм термос белән борчак ашы алып килгән:

- Фәнис абый, авырма давай! Бу вакытта авырып ятарга килешми!

- Рәхмәт, Илнур!

- Эләкмәсә ярый инде...

Фәнис Җиһанша үзе бу турыда: “Авыру дип тә булмый, бераз иркәләнү инде бу”, – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100