Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Җиһанша: «Чәч үрә торырлык вакыйгалар, хәсрәт һәм газап тулы ике еллык тормыш»

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншага бер танышы үзәк өзгеч язмышы турында сөйләп, актерны шок халәтендә калдырган.

news_top_970_100
Фәнис Җиһанша: «Чәч үрә торырлык вакыйгалар, хәсрәт һәм газап тулы ике еллык тормыш»
https://www.instagram.com/zigansha_/

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша инстаграмда янәшәбездәге кешеләрнең нинди газаплы тормышта яшәп тә, ничәмә еллар бернәрсә дә белгертмичә йөрүе турында язган. Үзенә дә бу көннәрдә шундый тетрәндергеч язмыш турында бәян иткәннәр.

«Мин белмим, әйтегез әле.

Син белгән, якыннан таныш дип йөргән кеше бервакыт үз язмышын сөйли башлый. Гади генә, җайлап, ә бәлки көлеп тә.

Ә син тыңлыйсың, тик бер дә елмаясы килми. Бугазга төер тыгыла. Ә ул сиңа игътибар да итми, сөйли дә сөйли. Чәч үрә торырлык вакыйгалар, хәсрәт һәм газап тулы 2 еллык тормыш. Ул тарихта син белгән башка кешеләрнең дә булуы, үзара мөнәсәбәтләр мине өнсез калдыра.

Я Хода, дисең, ник сөйли ул боларны миңа, ник? «Ты просто левое ухо, оныт!» — дип тынычландыра.

Минем йөрәк сикерә, ничек ярдәм итә алам, дип сорыйм. Кирәкми, миңа шулай рәхәт, ди…

Кочаклап юатасы, ниндидер тылсымлы киңәшләр биреп, яхшыга юрыйсы килә… тик тел аңкауга ябышкан…

Сөйләп бетерә дә, «Вәт шуның белән яшә инде», — дигәндәй китеп тә бара. Ә мин ни уйларга, ни дияргә белми артыннан карап калам.

Ә бераздан смс килә: бар да тәртипме?» — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100