Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Җиһанша: «Бабайны сөргенгә җибәргәндә милиционер затлы тунны үзенә алып калган»

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша «Зөләйха күзләрен ача» сериалын карап, гаиләсенең дә ачы тарихын исенә төшергән. Бу хакта ул Инстаграмдагы битендә язган.

news_top_970_100
Фәнис Җиһанша: «Бабайны сөргенгә җибәргәндә милиционер затлы тунны үзенә алып калган»
Салават Камалетдинов

«Зөләйха күзләрен ача». Минем дә әни ягыннан җиде балалы бабайны сөргенгә сөрергә хөкем итәләр. Әби соңгы көннәренә хәтле ничек аларны куып чыгарганнарын, хайваннырын тартып алганын ачынып сөйли иде. Бабайны кыш көне, шулай ук чанага утыртып алып китәләр. Үзе белән берни алырга да рөхсәт итмиләр! Бары өстенә затлы төлке тунын гына салып өлгерә. Ул тунны әби, берничә көннән, әтисенең хәлен белергә Әтнәгә килгәч, кулга алган милиция өстендә күрә. (Ул тунның тарихын безнең көннәрдә ни булып беткәнен инде әни сөйләгән иде. Җае килгәндә язармын әле) Әби исә, әтисе белән очраша алмый. Судсыз-нисез атып үтергән булалар…

Менә шундый кыска гына тарих. Бүген миңа көне буе журналистлар шалтыратып, фикеремне сорадылар. Шуңа күрә кичәге «хатамны» төзәтеп (беренче сериясен карамаган идем), бүген экран каршында икенче сериясен карап утырам.

Сез дә карыйсыздыр бит? Әллә ул «кулаклар» белән көрәш бездә булмаганмы? Ни дисез?» — дип сораган актер.

«Танылган кешеләргә күп язарга ярамый, кырыйлап яисә кеше фикерен тыңларга кирәк. Бездә туры әйтүчеләр китеп бара шул. Туфан абый, Роберт абыйлар. Урыннары оҗмахта булсын. Роберт абый язар иде хәзер яхшы итеп, әмма…», «Минем карт әбиемне шулай ук куып чыгарганнар… Аларның тегермәннәре булган», «Бик авыр еллар, бик авыр хәлләр… Минем әти ягыннан әбинең икетуган апасының гаиләсен Себергә алып китәләр. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә калдылар», — дип яза халык.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

#ЗөләйхаКүзләренАча Минем дә әни ягыннан 7 балалы бабайны сөргенгә сөрергә хөкем итәләр. Әби соңгы көннәренә хәтле ничек аларны куып чыгарганнарын, хайваннырын тартып алганын ачынып сөйли иде. Бабайны кыш көне, шулай ук, чанага утыртып алып китәләр. Үзе белән берни алырга да рөхсәт итмиләр! Бары өстенә затлы төлке тунын гына салып өлгерә. Ул тунны әби, берничә көннән, әтисенең хәлен белергә Әтнәгә килгәч, кулга алган милиция өстендә күрә. (Ул тунның тарихын безнең көннәрдә ни булып беткәнен инде әни сөйләгән иде. Җае килгәндә язармын әле) Әби исә, әтисе белән очраша алмый. Судсыз нисез атып үтергән булалар... ⠀ ⠀ Менә шундый кыска гына тарих. Бүген миңа көне буе журналистлар шалтратып фикеремне сорадылар. Хәттә #Башкортстан24 каналыннан да чыктылар. Шуңа күрә кичәге "хатамны" төзәтеп (1 сериясен карамаган идем) бүген экран каршында 2 сериясен карап утырам. ⠀ Сез дә карыйсыздыр бит? Әллә ул "кулаклар" белән көрәш бездә булмаганмы? Ни дисез?

Публикация от Фанис Зиганшин (ФӘНИС ҖИҺАНША) (@fanis_ziganshin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100