Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис белән Индира тарихы: егет белән кыз арасында дуслык була аламы?

Индира йокларга яткач та Фәнис кайтып керә. «Индира, син йоклыйсыңмы? Тыныч йокы», - ди дә диван янәшәсендәге кәнәфине җәеп, юрган астына чума.

news_top_970_100

Индираның әтисе белән әнисен икенче районга эшкә җибәрделәр һәм алар гаиләләре белән шунда күченде. Индира 10 сыйныфны яңа мәктәптә укый башлады. Аралашучан кыз яңа сыйныфташлары белән бик тиз уртак тел тапты. Индираны парта артына иң шук егет белән утыртып куйдылар. Сөйләшергә ярата торган сыйныфташы аркасында күпме кисәтү алды кыз. Ә алгы партада Фәнис исемле классташы белән Сәрия утыра иде.

Математика, геометрия яратмаган Фәнис артына борыла да Индирадан күчерә иде. Өй эше итеп геометрик фигуралар ясарга биргәндә дә Фәнис Индираның аңа да ясап алып килүен сорый иде. Икенче көнне Индира Фәнискә өй эше, ә егет кызга шоколад бирә. Индира Фәнис өчен күп иншалар да язды инде. Кыз инша язарга да, алгебра белән геометрияне ярата иде, бер очтан кешегә дә яхшылык эшләү була бит дип уйлый иде.

Мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташлар таралышты. Индира икътисадчы һөнәрен сайлады, ә Фәнис физкультура укытучы булырга укыды. Студент вакытта алар бер-берсенә тулай торакка кунакка йөрделәр, бергәләп спектакль карадылар, калган дуслары белән бергә җыелып дискотекага бардылар, бер-берсенең гомер бәйрәмнәре белән котлаштылар. Алар арасында мәхәббәт булмады, «абый-сеңел» дуслыгы нык иде.

Яшь белгечләр эшкә урнашкач та аралашуларын дәвам итте. Индира белгечлеге буенча эшләсә, Фәнис башка юнәлештә хезмәт куйды. Алар еш кына бергә төшке ашка йөрде, чөнки очраклы рәвештә генә офислары юл аша гына урнашкан иде. Фәнис тә кызлар белән очрашкалап торды, Индирага да мәхәббәт аңлатучылар булды. Әмма икесенең дә аерым фронтларда мәхәббәт эшләре пешми иде, ә икесе арасындагы дуслык нык иде.

Индира кызлар белән фатир яллап яшәде, ә Фәнис абыйсы белән фатир «снимать итә». Егетнең кызлар янына кунакка буш кул белән килгәне булмады, юктан бәйрәм ясарга да ярата, өйдә шашлык пешерә торган җайланмасын, шашлыгын күтәреп килә, әле кәеф өчен дип чәчәк бәйләме, "ашап карыйк әле" дип экзотик җиләк-җимешне керә-керешкә юып, кисә дә башлый.

Фәнис бер килүендә Индираны абыйсы Самат белән таныштырасы килүен әйтте. Берничә тапкыр кызны күргән Самат ошатып калуы турында энесенә әйткән булган. Алар очрашты, кыз ике бертуган арасында бернинди охшашлык та күрмәде. Ничек туганнар шулай төрле булырга мөмкин, Саматның холкы да башка, саранлыгы да бар, кешеләргә мөнәсәбәте дә ошамады кызга. Фәниснең абыйсы белән дус кызының мөнәсәбәтләре җитди юнәлеш алыр дигән өметләре акланмады. Индира кебек кызны аның ялгыз күрәсе килми, ә абыйсын парлы итәсе килә иде, тик килеп чыкмады. Индира да дустына бурычлы булып калмады, Фәнисне икетуган сеңлесе белән таныштырды. Алар очраша башладылар, әмма ярты елдан аларның юллары да аерылды.

Индирага фатир хуҗасы ашыгыч рәвештә фатирны бушатырга кушты, Фәнис кызның әйберләрен туганнарына илтеп куярга булышты. Бу вакытта әле интернет аша тиз генә фатир табу заманы түгел. Индираның эштә дә тыгыз вакыты туры килде, фатир эзләү дә сузылды. Кыз әле бер туганнарында, әле икенчесендә, әле дус кызларында кунып йөргәнгә айга якын вакыт узды. Иртән Индирага беренче итеп әнисе шалтырата иде, «Кызым, кемдә, кайда йокладың? Бүген кая барасың?», икенче булып Фәнис шалтырата һәм шушы сорауны бирә иде. «Индира, тукталышта очрашырбыз, абый командировкага китте, бүген бездә кунарсың», — дип еш шалтырата иде ул. Алар кайтып, кичке ашны ашыйлар, Фәнис очрашып йөргән кызы янына китә, ә Индира тик тора торганнардан түгел. Ул фатирны җыештырып чыгара, ашарга пешерә. Сыйныфташы йокларга яткач та Фәнис кайтып керә. «Индира, син йоклыйсыңмы? Тыныч йокы», - ди дә диван янәшәсендәге кәнәфине җәеп, юрган астына чума.

Фәниснең абыйсы командировкадан кайткач, фатирда, ризыкта Индира кулы «уйнаганын» сизә иде, энесенә Индираның аңа карата мөнәсәбәтен белүен сорый, очрашуга сәбәп эзли иде. «Фәнис, гафу! Абыең минем кешем түгел», — дип җавап бирә иде сыйныфташы.

Бер кичтә алар эштән кайткач, Фәниснең әнисенең энесе килә. Сүз ара сүз чыгып, Фәнис абыйсының «квартирантлары» белән кызыксына. Абыйсы фатирның бер атна инде буш торуын әйтә, Индира икенче көнне үк икетуган сеңлесе белән фатирга күченеп тә куя.

Ул фатирда да Индира белән Фәниснең дуслык кичләре уза, бәйрәмнәрне дә шул фатирда бер компаниядә уздыралар.

…Кызның әнисе Индира белән Фәниснең дуслыгы турында күптән белә. «Дус кызларыңны кияүгә биреп бетердең бит инде, Фәнис белән өйләнешегез», — ди. «Әни, син нәрсә, безнең дуслык 100 еллык», - дип көлә генә кыз.

Еллар уза… Индира 25 яшьлеген бәйрәм итәргә җыенып йөргәндә бер егет белән таныша. Алар өч айдан өйләнешә дә. Ике еллап вакыт узгач, Фәнис тә өйләнә. Ике гаилә дә бәхетле, балалар үстерәләр. Сыйныфташлар хәзер алай еш аралашмый инде, әмма бер-берсен туган көннәре белән котларга онытмыйлар.

Индира егет белән кыз арасында дуслык була алмый дип әйтүчеләргә мисал итеп гел «сыйныфташлар тарихын» сөйли, шул вакытта аның күз алдыннан яшьлек хатирәләре уза һәм йөзе балкып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100