Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнил Вакказовның яңа туган кызының исемен әнисе "мөгез чыгару" дип атаган

Тамада Фәнил Вакказовның яңа туган кызын күтәреп төшкән фотосы Инстаграмда 1360 лайк җыйган. "Бу минем өчен бик яхшы күрсәткеч" дип, шул хөрмәттән Фәнил кызының исемен дә әйтергә булган. Аның постын укыгыз:

news_top_970_100
Фәнил Вакказовның яңа туган кызының исемен әнисе "мөгез чыгару" дип атаган

"Фотолар күпләргә ошаса, кызымның исемен дә әйтермен дигән идем. Әйткән сүз - аткан ук! Чөнки 1356 лайк минем бит өчен яхшы күрсәткеч. Сирәк исемнәр яратуым сер түгел. Ләкин 2-3 ел элек сирәк тоелган исемнәр хәзер инде еш кушылучы исемнәр арасына керде. Шуңа күрә бик сирәк очрый торган исемгә тукталдык. Әни моны үзенчә "мөгез чыгару" дип тә атады.

Исем кемгәдер ошар, кемгәдер ошамас, ләкин бер кешене дә битараф калдырмаячак. Чөнки шундый максат та күздә тотыла. Дөресен генә әйткәндә, күптән күңелемдә йөрткән исем инде ул. Мөселман дөньясына фарсы теленнән кергән, "баллы" дигән мәгънәгә ия. Кызымның исеме Ширин булды, ягъни Вакказова Ширин Фәнил кызы. Бу исем ошаса, "ошау" га басыгыз, языгыз, ошамаса, карап кына узыгыз! Барыгызга дә бәхет, җан тынычлыгы, балалар бәхете телим! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100