Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнил Вакказов: "Тамада маймылланырга тиеш дип уйлыйлар"

Фәнил Вакказов тамада профессиясенең дәрәҗәсе төшүенә борчыла. "Интертат"ка ул шул хакта сөйләде.

news_top_970_100
Фәнил Вакказов: "Тамада маймылланырга тиеш дип уйлыйлар"

- Күп еллар туй һәм никах мәҗелесләрен алып барасың. Фәнил, туйда сиңа кем дип эндәшәләр: тамадамы, алып баручымы? Үзеңә ничек эндәшүләрен теләр идең?

- Туйлар алып бара башлаганга быел 15 ел булды. Төрлечә эндәшәләр, кемдер алып баручы ди, кемдер тамада. Минем өчен бу мөһим түгел. Иң мөһиме - син эшеңне сыйфатлы итеп, югары дәрәҗәдә башкар. 

Тамада сүзенә каршы чыгучылар күп. Тамаданы мәҗлесләрдә кеше кыстап йөрүче, клоун кебек кабул итәләр. Тамада икәнсең - син кешенең күңелен күрергә, маймылланырга тиеш, дип уйлыйлар. Тамадаларны дөрес кабул итә белмәү аркасында, әлеге сүз үзенең дәрәҗәсен югалта башлады да инде. Минем фикеремчә, туйларда эшләүче тамада үзенең осталыгы һәм күпкырлы булуы белән гади алып баручыдан бер баскычка югарырак та тора әле. Мәҗлесләр алып баручы белемле, тапкыр, киң кырлы, күп мәгълүматка ия кеше булырга һәм үзен карап утыраучыларга караганда бер баскычка югарырак булырга тиеш. Әгәр шулай булмый икән, кызыклы мәгълүматларың белән аларны җәлеп итә алмыйсың икән, ничек син кунакларны кич буе үзеңә каратып тотарга җыенасың? Очсызлы мәзәкләрдән халык туйган инде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100