Фәнил Вакказов ни өчен Балтачтагы туйларның иң күңелле булуын язган
Әмма Фәнилнең сүзләре балтачларны үпкәләтерлек.
"Ни өчен Балтачта туйлар күңелле үтә? Чөнки аның бер генә ресторанында да җүнләп телефон тотмый", - дип язган Фәнил Вакказов. Күрәсең, туй вакытында телефонга төшерүчеләр яки Инстаграм актаручылар тәмам үзәгенә үткән. Ә бу туйда катнашучылар рәхәтләнеп ял иткән, уеннарда катнашкан булса кирәк. Әмма кайберләүләр "Балтач артта калган як икән, телефон да тотмый икән!" дип уйларга да мөмкин бит! Ашар алдыңнан ризыгыңны инстаграмга кертеп булмагач, нигә гомумән ресторанга барырга дип уйлаучылар да булуы мөмкин. Күрәсең, Фәнилне мәсьәләнең бу ягы кызыксындырмый.
Ни генә булса да, Фәнилне ачышы, ә яшь парны туйлары белән котлыйбыз!
Ни генә булса да, Фәнилне ачышы, ә яшь парны туйлары белән котлыйбыз!