Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәндәс Сафиуллин, ковид йоктырып, авыр хәлдә хастаханәдә ята

Бу хакта хәбәр итеп, язучы Разил Вәлиев Фәндәс аганың бу афәтне тизрәк җиңүен теләгән.

news_top_970_100
Фәндәс Сафиуллин, ковид йоктырып, авыр хәлдә хастаханәдә ята
Рамил Гали

Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, төрле елларда Татарстан Югары Советы, ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин, ковид йоктырып, авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу турыда инстаграмда Татарстанның халык шагыйре, язучы Разил Вәлиев хәбәр итә.

«Халкыбызның иң мәшһүр улларының берсе, милләтпәрвәр шәхесебез Фәндәс ага Сафиуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аның, бу афәтне җиңеп, тизрәк аякка басуын телик!» — дип язган ул.

«Аллаһ сихәтле шифа-дәваларын бирсен! Милләтебезнең хәзерге көндәге бар яктан үрнәк сирәк шәхесләренең берсе. Теләктә торыйк»;

«Алла ярдәменнән ташламасын. Догада булыйк. Иң милли җанлы, зыялы шәхес»;

«Аллаһ, Фәндәс абый җиңеп чыксын», — дип, башка интернет кулланучылар да Разил Вәлиевның сүзләренә кушылган.

Без дә Фәндәс аганың тизрәк сәламәтләнеп, аякка басуын теләп калабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100