Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәкыйрь гаиләдә олы баланы дәвалау өчен, нәни кызны карт кияүгә сатканнар

46 яшьлек ир-ат күршеләрнең 12 яшьлек кызына өйләнәсе килеп йөргән булган.

news_top_970_100
Фәкыйрь гаиләдә олы баланы дәвалау өчен, нәни кызны карт кияүгә сатканнар
https://pixabay.com

Һиндстанда 12 яшьлек кыз баланы әти-әнисе 46 яшьлек ир-атка сатып биргән. Ир белән хатын олы улларын дәвалау өчен, кечкенә кызны сатарга карар кылган. РЕН ТВ каналы The Times of India басмасына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бу гаиләнең олы балага дарулар алырга акчалары җитмәгән. 

«Алыш-биреш» 10 мең сум рупий (10 мең сумнан бераз гына күбрәк) тора. Күршедә яшәүче 46 яшьлек ир-ат бу гаиләнең 12 яшьлек кызына өйләнергә күптән кызыгып йөри. Инде туй ясагач ук, ул кыз баланы гаиләсеннән ала һәм үзенең туганнары янына алып китә.

Бераздан күрше-күлән гел бала елаган, кычкырган тавыш ишетә башлый. Алар бу турыда полициягә хәбәр итә. Хәзер ир-атка карата җинаять эше ачылган. Вакыйганың барлык сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100