Эзтабарлар җитәкчесе: Сугышта ничек ауган, еллар буе кояш, яңгыр, кар астында шулай яткан
Александр Коноплев – 1993 елда республикада «Ватан» («Отечество») яшьләр берләшмәсен оештыручыларның берсе һәм бүгенге көнгәчә аның җитәкчесе булып тора. Бу оешма Ватанны саклап һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү, Татарстанда хәрби-патриотик хәрәкәтне үстерү белән шөгыльләнә.

Александр Юрьевич, СССР чорында эзтабарлар хәрәкәтенә Татарстанда нигез салынган, диләр, бу – чыннан да шулаймы?
Казанда «Карлы десант» («Снежный десант») эзтабарлар отряды 1968 елда оеша. Бу – әле мин туган гына ел. 1980 еллар азагында исә СССРда эзтабарлар хәрәкәте көчәеп киткәнен әйтә алам. Мин эзтабарлар хәрәкәтенә 1986 елда, студент чорында кушылдым. Сугышта һәлак булган солдатларның истәлеген мәңгеләштерү, аларның җәсәдләрен эзләп табып җирләү мәсьәләсен беренчеләрдән булып казанлылар күтәрә. 1981 елда Казан дәүләт университетының филология факультеты студентлары, Муса Җәлил эзләре буйлап, сугыш узган урыннарга бара һәм күп кенә совет солдатларының җәсәдләре һаман да шул килеш ятканын күрә. Алга таба башка төбәкләрдән дә шундый экспедицияләр оештырыла башлый һәм 1988 елда ил күләмендә эзтабарлар хәрәкәте формалаша.
Сугыш булган территорияләр чынлыкта бик зур. Күп кенә туганлык каберлекләре урман эчләрендә урнашкан, аларны карап торучы булмагач, юкка чыккан. Ә күпләр әле дә яу кырында ята...
Сез, экспедициядә археолог кебек эшләргә кирәк, дип әйтәсез.
Баштарак эзтабарлар эш рәтен ничек оештырырга белмәгән. Җирне казып, бөтен тапкан сөякләрне җыеп, бер күчкә өйгән. Әмма илебез өчен гомерен биргән солдатлар ихтирамлы мөнәсәбәткә лаек. Шуңа күрә без 1994 елдан археологик тикшеренү алымнарын кулланабыз, ягъни яу кырында ятып калган һәр сугышчыны аерым казып чыгарабыз һәм бөтен күргән, табылган әйберләр турында беркетмәгә теркәп куябыз, фотографиягә төшерәбез, ДНК үрнәге алабыз... Әлбәттә, бу җиңел эш түгел, еш кына сазлыкларда казынырга туры килә. Әмма теләк булса, бөтенесен дөрес итеп башкарырга мөмкин.

Мясной Бор, 2023 ел
Фото: © «Отечество» берләшмәсе архивыннан
Татарстанда эзтабарлар хәрәкәтенә күпме кеше җәлеп ителгән?
Безнең оешмага 1993 елда нигез салынды. Шушы вакыт эчендә аның эшендә даими рәвештә 1-1,2 мең кеше катнаша. (Россиянең эзтабарлар хәрәкәтендә 48-50 мең кеше исәпләнә). Бүгенге көндә Татарстанда 60тан артык эзтабарлар отрядлары бар.
Өлкәннәр китә, яшьләр килә, тик, кызганыч, озак тоткарланмыйлар. Нигәме? Чөнки бу эш нормаль рәвештә финансланмый. Без грантлар исәбенә яшибез – Президент грантлары фондына, Татарстан Рәисе грантларына, «Татнефть»нең хәйрия фондына рәхмәт.
Иҗтимагый оешма булгач, бушлай эшләргә тиеш, дип уйлыйлардыр. Ләкин инде бушлай эшли торган дәрәҗәдән үсеп җиткән оешмалар була. Безнең проектлар көндәлек максатчан эшчәнлек таләп итә, алар белән үз эшеңнән бушаган вакытта гына шөгыльләнеп булмый. Хәтерне мәңгеләштерү – ял көнендә генә башкара торган эш түгел.
Сез оешманың төп өлешен тәшкил иткән кешеләргә хезмәт хакы түләү турында әйтәсезме?
Әйе. Калганнар үз хисабына катнаша. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы бүлеп биргән акча 20 кешене экспедициягә җибәрергә җитә, ә бездә елына 600 кеше юлга чыга. Акчаны, тиенләп, үзләре таба.

Фото: © «Отечество» берләшмәсе архивыннан
Эзтабарлар хәрәкәте елына күпме сугышчыны җирли?
1989 елдан санаганда 585 меңгә якын кеше җирләнгән. Якынча 30 меңенең (5,13 процент) шәхесен ачыклап булган. Россиядә ел саен Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган 15-17 мең сугышчыны җирлиләр.
Эзтабарлар экспедиция вакытында немец солдаты җәсәден тапса, нишли?
Алар белән шөгыльләнә торган махсус оешмалар бар. Шуларга шалтыратып хәбәр итәбез, алар алып китеп җирли. Шундый зиратларның берсе Ленинград өлкәсендә урнашкан.

Фото: © «Отечество» берләшмәсе архивыннан
Кайбер солдатлар, хорафатка ышанып, шәхси тану билгесе булган «үлем медальонын» үзе белән йөртмәгән. Шуңа хәзер аларның шәхесен ачыклау кыенмы?
Устав буенча һәр сугышчының шәхси мәгълүматлары язып салынган капсуладан гыйбарәт медальоны булырга тиеш. Әмма бу таләп 1942 елның ноябрендә гамәлдән чыгарыла. Ул вакытта яңа форма һәм медальоннар урынына кызыл армияче таныклыгы кертелә. Ә таныклык начар саклана. Төп кыенлык шунда.
Казанда урнашкан Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге нәрсә белән шөгыльләнә?
Бу – безнең проект. Биредә эзтабарлар ачыклаган мәгълүматларны туплыйбыз. Сугышчыларның шәхесен ачыклау өчен, киңкырлы аналитик эшчәнлек үткәрергә тырышабыз. Бер мөһим әйберне әйтәсем килә: Ватанны саклап һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнә торган вәкаләтле орган булырга тиеш. Бигрәк тә хәзерге вакытта. Безнең өчен бу – бик зур ярдәм булыр иде. Хәтерне мәңгеләштерү турындагы федераль законда да андый орган турында язылган.
Аналитик эшчәнлек дигәндә, күз уңында нәрсә тотыла?
Мәсәлән, без 137 нче бригадада исәпләнгән сугышчының медальонын тапкан идек. Бу бригаданың якынча кайчан һәм кайда һәлак булганын беләбез, һәлак булучыларның 500-600 кешедән торган исемлеге дә билгеле. Без шулардан 60 сугышчының җәсәден таптык. Аларга ДНК-анализлар үткәрергә, туганнарын эзләргә кирәк. Әмма, бу анализларны ясатыр өчен, якынча 600 мең сум таләп ителә. Акча табарга – грант отарга, кемнәндер сорарга кирәк дигән сүз. Кызганыч, бөтенесе дә ярдәм итәргә ашкынып тормый.
ДНК шулай озак сакланамы?
Төрлечә була. Кайбер очракта ДНК анализы үткәрерлек бернәрсә калмый. Мәсәлән, кеше сугышта ничек җиргә ауган, еллар буе кояш, яңгыр, кар астында шулай яткан... Ә санитар бүрәнкәләргә күмелгәннәр яхшы сакланган.

Фото: © «Отечество» берләшмәсе архивыннан
Әгәр эзтабар түгел, ә гади бер кеше, сугышта хәбәрсез югалган туганын табу өчен, сезнең белән экспедициягә чыгарга теләсә, аласызмы?
Әлбәттә. Андый очраклар еш була.
Аларга баштан ниндидер әзерлек уздырасызмы?
2015 елдан безнең оешмада «Эзтабар мәктәбе» эшли. Анда экспедициядә дөрес эшләү, иминлекне саклау нигезләренә өйрәтәбез.
Чыганак: «Татар-информ», Рөстәм Шакиров