news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Эзләрен яшерү өчен кисәкләргә бүлгән»: Пенсионер хатынның аяксыз үле гәүдәсе табылган

news_top

Новосибирск өлкәсенең Кыштовка район үзәгендә 68 яшьлек хатынның гәүдәсен аякларыннан аерым тапканнар. Авыл халкы арасында, олы яшьтәге хатынны рецидивист үтергән, дигән имеш-мимешләр йөри башлый. Ул күптән түгел генә колониядән чыккан.

«15 ел утырган, хатынын кызы күз алдында үтергән», – дип сөйләгәннәр «КП-Новосибирск» сайтына җирле халык.

Төрмәдә утырып чыгучыга 46 яшь. Пенсионер хатын белән аны бер авылда яшәүдән башка берни дә бәйләмәгән.

– Ул көнне алар урамда очрашалар, икесе дә бик кәефсез хәлдә була, һәм алар, бергә эчәргә дип, ирнең өенә китә. Берничә көн күренмәделәр. Ишеткәнебезчә, ул тагын эчәргә алырга дип киткән, ә кайтканда, шешәдәше инде үле килеш яткан. Мөгаен, бик нык исергәнлектән аны үтердем дип уйлагандыр, ә бәлки, үтергәндер дә һәм эзләрне яшерергә уйлагандыр, кисәкләргә бүлгәләргә тырышкандыр, – дип сөйлиләр Кыштовка халкы.

Бу вакытта пенсионерны инде эзлиләр. Аның кызы әнисе югалу турында хәбәр итә. Хатын-кызны соңгы тапкыр кем белән күрүләре ачыклангач, ир-атка киләләр. Шунда аның аяксыз үле гәүдәсен табалар.

Үлем сәбәбен яру һәм экспертиза ачыклаячак. Әлегә Тикшерү комитеты хатын-кызның үле гәүдәсен табу факты буенча тикшерү башлаган.

– Тикшерү органнары Кыштовск районы авылларының берсендә хатын-кыз гәүдәсе табылу факты буенча тикшерү үткәрә. Тикшерүчеләр вакыйга урынын тикшерде, булган хәлнең шартлары ачыклана, – дип хәбәр итәләр РФ Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар