Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эзләшеп йөрде». Башкортстанда кыз баланы көчләп үтереп, мәетен яшерүчеләрне тоттылар

Туган көн бәйрәм иткәннән соң, 15 яшьлек кызны көчләп үтереп, мәетен чокырга илтеп ташлаганнар.

news_top_970_100
«Эзләшеп йөрде». Башкортстанда кыз баланы көчләп үтереп, мәетен яшерүчеләрне тоттылар
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанда 15 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче ике егетне сак астына алдылар. Евгений У. дусты Умид Х. белән көчләүдә һәм вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә. Аларның берсе баланы эзләүдә дә катнашкан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Егетләр кыз белән уртак танышларының туган көнендә таныша. 15 яшьлек кыз туган көн бәйрәм итүчеләр арасында иң кечесе була. Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итә, бөтен кеше таралышкач, үсмер кыз ике егет белән кала.

Туган көнен бәйрәм иткән Алина Д. сүзләренчә, бәйрәмдә андый фаҗига килеп чыгар дигән уй да булмый. Кызны үтергәннән соң, егетләр үзләрен гадәттәгечә тота.

«Умид урамга чыкты, ул шәһәргә барырга җыена иде, татуировка ясатасы булган. Барып кайтты, тагын йөрде», — дип сөйли Алина.

Мәрхүмә кыз белән Алина якын дуслар була. Иртән ул дустын эзләргә беренчеләрдән булып чыга. Аны көн буе эзлиләр, Умид та эзләшә. Алина белән Умид да күпергә кадәр барып килә. Мәрхүмә кызның мәетен нәкъ шул күпер янында соңрак табалар.

«Ул әнисенең күзләренә дә тыныч кына карады, аңламыйм — ничек шулай буладыр. Мин аны үтергәннәренә дә ышана алмыйм», — ди Алина.

Авыл халкы да фаҗигагә ышана алмый, мәрхүмәне бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алалар. Кыз әнисе белән генә яши, чит кешеләр белән аралашмый.

Кызны үтергән ике егет тормышында криминаль тарих бар инде. Алар наркотиклар куллану һәм тарату өчен җаваплылыкка тартылган.

Бу кешеләргә гаепләү белдерелгән. Алар ике айга СИЗОга озатылган.

«Алар гаебен таныды. Тикшерү гамәлләре башкарылды, экспертизалар билгеләнде», — дип аңлаткан Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Евгений Канчевский.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүчеләргә 21 һәм 24 яшь. Алар Бөре районының Питяково авылында яшиләр.

Тикшерү версиясе буенча, 26 августта Питяково авылында балигъ булмаган балалар төркеме урамда туган көн бәйрәм итә. Алар янына җинаятьтә шикләнелүче егетләр соңрак килә. Егетләрнең берсе бәйрәмне дәвам итәргә үз өенә чакыра. Шәхси йортта табын корып утыргач, балалар таралыша. Җинаятьтә шикләнелүчеләр 15 яшьлек кызга карата җенси җинаять кыла, аннары буып үтерәләр һәм өйдән читтәрәк чокырга илтеп яшерәләр, диелә хәбәрдә. 

  • Башкортстанда туган көн бәйрәм иткәч, ике егет үсмер кызны буып үтерә, мәетен яшер, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100