news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Эх, өзелә гомерләр, телгәләнә бәгырьләр»: шагыйрь Рүзәл Минһаҗев хәрби белән хушлаша

news_top
«Эх, өзелә гомерләр, телгәләнә бәгырьләр»: шагыйрь Рүзәл Минһаҗев хәрби белән хушлаша
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм илтүче, һәр югалтуны йөрәге аша кичерүче шагыйрь Рүзәл Минһаҗев Тукай районы егете Сафин Илнур Фәйзрахман улын соңгы юлга озатуда катнашкан.

«Тагын бер егетебез табутта кайта. Тукай районы Иректаң авылының горур егете махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган. Эх, өзелә гомерләр, телгәләнә бәгырьләр. Хуш, бәхил бул, Илнур дустым – «Пумба» (позывной)», – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Озату мәрасименнән күз яшьләрсез карап булмый торган видео урнаштырган.

Комментарийларда тик бер генә теләк язалар: «Сугышлар бетсен, кемнең баласы булуына карамастан, хәрбиләр исән-сау өйләренә кайтсыннар!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар