Җырчы Алинә Давытованың якын кешесе вафат булган.
Кичә үзенең сторисларында җырчы: «Эх, күңелем сизде… Югалтмагыз мине», – дип язган иде. Якыны белән хушлашып кайтканнан соң: «Бик кызганыч… Балалар, оныклар, гомер буе гомер иткән хатыны Гөлнур апа…
Озатканда түздем, еламадым. Кайтканда рәхәтләнеп еладым. Бүтән күрешмибез бит инде...» – дип сөйләде ул социаль челтәрләрдә.
Алинә Даутова сторисларына Фәнис Яруллин иҗат иткән бик моңсу шигъри юллар да язган:
«Син киттең дә»
«Син киттең дә,
Күңелем буп-буш калды.
Бөтен яме бетте дөньяның.
Канатлары сынган кош шикелле,
Бәргәләнде ап-ак хыялым.
Төн елгасын йөзеп чыга-чыга,
Көчем бетеп, арып егылдым.
Ярда син юк, әкрен генә үксеп,
Ялгыз талга барып сыендым.
Салкын җилгә күкрәгемне ачтым:
– Суытыгыз минем йөрәкне.
Җилләр кинәт кайнарланып китте,
Өтеп-өтеп алды күкрәкне.
Иренемдә елмаюлар сүнде,
Йөзләремнән качты яктылык.
Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп,
Бар көченә куйды тартылып.
Ә бит, юкса, шаярудан гына
Киткән кебек идем кабынып.
Хыяллардан учак яга-яга
Яшәрмендер, ахры, сагынып...»