Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Евровидение»дә алсу итәкле һәм ак колготкилы егет җиңде, кубогын төшереп ватты

news_top_970_100
«Евровидение»дә алсу итәкле һәм ак колготкилы егет җиңде, кубогын төшереп ватты

Швециянең Мальмё шәһәрендә 68нче «Евровидение» узды. Анда 26 ил катнашты. Россия вәкилләре булмады. Полуфиналда катнашып финалга чыккан Нидерланд вәкилләре дә Гранд-финалда катнашмады. Аларның вәкиле – җырчы Кляйн Израиль җырчысы Эден Голан белән конфликтка кергән иде. Голаннан: «Сезнең катнашуыгыз иминлеккә комачауламыймы?» – дип сорагач, Кляйн: «Ә нишләп комачауламасын?» – дип җавап биргән. Шуңа җавап итеп, Нидерланд вәкилен дә дисквалификацияләделәр.

Иң күп балларны Швейцария артисты Nemo җыйган, ул «Broke the code» композиясен башкарды (591 балл). Аңа жюри да иң югары балл куйган иде – 365. Халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә икенче урынга Хорватия чыкты – 547 балл (Baby Lasagna, «Rim Tim Tagi Dim» композиясе). Аларга «тамашачылар мәхәббәте призы» бирелде. 3 урында – Украинадан Alyona Alyona һәм Jerry Heil (453 балл).

Жюри, икенче урында Франция, өченче урында Хорватия, дип тавыш биргән иде.

Инде искәртелгәнчә, Россия һәм Белоруссия «Евровидение 2024» бәйгесендә катнашмады. Әмма анда Израиль катнашты, аның чыгышы вакытында тамашачылар сызгырды. Украина вәкилләре быел да сәяси чыгыш ясады, шуңа да карамастан, аларга карата бернинди чаралар күрелмәде. «Евровидение» үзен «сәясәттән читләштерелгән бәйге» дип позицияли.

Быелгы бәйгедә элек җиңүче булган Кончита Вурст та җырлады. Аны «сакаллы хатын-кыз» дип хәтерлисездер.

Шулай итеп, иң яхшы җырчы дип Nemo табылды. Ул сәхнәгә итәктән чыкты. Бүләк итеп бирелгән кубокны төшереп ватты. Аның «Кодларны ваттым» дигән композициясеннән юллар:

«Мин тәмугка төштем һәм кире мендем,

Үземнең юлымны табар өчен мин кодларны ваттым.

Аммонитлар (үлеп беткән моллюсклар) кебек

Мин көтеп кенә тордым һәм җәннәткә эләктем».

«Евровидение-2025» Швейцариядә узачак.

Чыгышлардан фотолар:

Музыкаль продюсер Яна Рудковская «Евровидение»не тәнкыйтьләп язган. «Швейцариядән Nemo исемле алсу итәкле һәм ак колготкилы егет җиңде – Хорватиядән чын-ирләрне җиңде. Минем өчен бу егетләр – беренче номер. Украина өченче урында. Дөнья акылдан шашкан», – дип язган ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 май 2024
    Исемсез
    Нормальный тугелдер инде бу Hemo, нормальны мужик итэк кими 🤨🤨🤨
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100