«Евровидение»дә Италиядән рок төркем җиңде
Россия вәкиле, таҗик кызы Манижа тугызынчы урында.
«Евровидение-2021» бәйгесендә Италиядән Måneskin (Манескин) рок төркеме җиңде. Алар Zitti E Buoni («Тыныч һәм күндәм») җырын башкардылар. Жюри һәм тамашачылар тавышын чыгып исәпләгәндә, төркем 524 балл җыйды.
Икенче урында 499 балл җыйган француз җырчысы Барбара Прави. Өченчедә — Швейцария вәкиле Джон Мухарремай, ул Gjon’s Tears псевдонимы белән чыгыш ясап, 432 балл җыйды.
Россия вәкиле Manizha — Манижа, тугызынчы урын алды. Таҗик кызына 204 балл бирделәр. Аңа иң күп баллны — 12 Әзербәйҗан бирде. Жюри Манижага 104 балл бирде, 100 баллны тамашачылар өстәде.
Бөекбритания, Испания, Германия һәм Нидерланд тамашачылардан ноль балл гына алды. Бөекбританиягә жюри бер балл да бирмәде, нәтиҗәдә ул соңгы, 26 урынны алды.Моны сәяси вәзгыять белән — Бөекбританиянең Евросоюздан чыгуы белән аңлаталар.
Италия рок төркеме 2017 елда X-Factor шоуында икенче урын алган, быел Италиядә үткәрелгән Sanremo җыр бәйгесендә беренче урын алган. Төркемдә җырчы Дамиано Давид, Виктория Де Анжелис (бас-гитара), Томас Раджи (гитара) һәм Итан Торкио (барабан) бар.
Нәтиҗәләр игълан ителгәнче үк гауга да башланды. Манескин төркеме җырчысын наркотиклар кабул итүдә гаепли башладылар. Нәтиҗәләр игълан ителер алдыннан ул өстәл өстенә иелеп, наркотиклар кабул иткән вакыттагы кебек хәрәкәтләр ясый. Тәне татуировкалар белән чуарланган, маникюр ясаткан егетнең үзенә карата да тәнкыйть сүзләрен «кызганмый» социаль челтәр кулланучылар.
Манижага 29 яшь. Ул Russian Woman («Рус хатыны») җырын башкарды. Ул рус хатын-кызлары киемен хәтерләткән, ямаулардан торган костюмнан чыкты. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр аңа киемнәр җибәргән, шул ямаулыклардан ул бәләкәй генә «будка-күлмәк» тектергән. Җыр барышында Манижа бу киеменнән кызыл костюмда «чыга».
«РИА Новости»га интервьюсында җырчы ямаулыклардан торган киемне илдәге традицияләрнең символы икәнен әйтте, алар безнең ил хатын-кызларына «иреккә чыгарга мөмкинлек бирми» ди ул. Манижа фикеренчә, бу рус хатын-кызлары символы. Аның җыры русча һәм инглизчә иде.
Конкурстан соң Манижа үзенең чыгышыннан канәгать калуын әйтте.
Манижаның җырына мөнәсәбәт төрле. Аңа бик зур теләктәшлек белдерүчеләр дә булды, шулай ук аны халыкны хурлауда гаепләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Калуга газетасы аның җырлавын «эт өргән төсле» дип язган. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко бу җырны мәгънәсез дип атады. Ветераннар оешмасы бу җырда нәфрәт уяту бар дип тә саный.