Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Европарламент Россияне терроризм спонсоры дип игълан иткән резолюция кабул итте

news_top_970_100
Европарламент Россияне терроризм спонсоры дип игълан иткән резолюция кабул итте
Салават Камалетдинов фотосы

Европа парламенты депутатлары Страсбургта узган сессиядә резолюция өчен тавыш бирде. Әлеге резолюциядә Россия «терроризм спонсоры булган дәүләт һәм терроризм алымнары куллана торган дәүләт» дип атала. Бу хакта «Интерфакс» яза. 

Резолюция өчен хуплап – 494, каршы килеп 58 парламентарий тавыш биргән. 44 парламентарий тавыш бирмәгән.

Документта Россия адресына гаепләүләр исемлеге язылган, һәм алар Украинадагы махсус хәрби операциягә генә кагылышлы түгел. Шулай ук, Европарламент фикеренчә, ЕС күрсәтергә тиешле чаралар җыелмасы да шушы резолюциядә тәкъдим ителгән.

Европарламент ЕС Советын «санкцияләр тәэсиренә эләгүче затлар исемлеген арттырырга» өнди. Резолюция «ЕСка кандидат булган барлык илләрне һәм потенциаль кандидатларны Европа Союзы санкцияләре сәясәтенә кушылырга өнди».

Европа комиссиясе «Кеше хокуклары өлкәсендә ЕС санкцияләренең глобаль режимына төзәтмәләр кертү турында закон чыгару тәкъдиме белән чыгыш ясарга, (...) аның тәэсирен киңәйтергә, аңа коррупция актларын кертергә, Россия һәм Белоруссиядә коррупция өчен җаваплы затларга, шулай ук аларның ЕСтагы партнерларына һәм бенефициарларына карата адреслы санкцияләрне оператив рәвештә кабул итәргә» тәкъдим итте.

Европа парламенты Еврокомиссиягә һәм ЕС әгъзасы булган дәүләтләргә «Россиягә кертелгән санкцияләрдән котылырга ярдәм итүче илләргә каршы мөмкин булган чараларны карарга» тәкъдим итә, шулай ук «комиссияне ЕС санкцияләрен бозган өчен милли санкцияләрнең нәтиҗәле, пропорциональ һәм тоткарлаучы булуын тәэмин итәргә өнди».

Евродепутатлар тәкъдимнәре арасында – «Россия казылма ягулыгы һәм уран импортын кичекмәстән тулысынча тыю, шулай ук «Северный поток 1» һәм «Северный поток 2» газүткәргечләреннән тулысынча баш тарту» бар.

Бу атнада НАТОның Парламент ассамблеясе Россияне «террористик режим» дип игълан итәргә тәкъдим итеп резолюция чыгарды.

Октябрьдә Европа Советының Парламент ассамблеясе шундый ук эчтәлектәге резолюция кабул итте.

Европа парламентының бүген кабул иткән резолюциясе Европа комиссиясе һәм ЕС Советы өчен киңәш сыйфатында тәкъдим ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100