news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Европа түзеп булмаслык эсселектән интегә: температура 40 градуска җиткән

news_top

Европа континенты температура рекордлары куйган аномаль эсселектән интегә. Бигрәк тә Франция, Испания, Португалия һәм Италия халкына авырга туры килә. Бу хакта Көнбатыштагы яңалык агентлыклары хәбәр итә, дип яза news.mail.ru.

Алдагы көннәрдә Франциядә һава температурасының 34 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. BFM TV хәбәр иткәнчә, 1 июльдән илнең 16 төбәгендә һава торышы куркынычының иң югары – «кызыл» дәрәҗәсе игълан ителгән. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, эсселекнең иң югары ноктасы атна уртасына туры килә, бу көннәрдә аерым районнарда термометр баганалары 40 градус билгесенә җитә.

Франция хакимияте илнең 84 төбәгендә һава торышының «кызгылт сары» дәрәҗәсен игълан иткән. 1 июльгә экстремаль эсселек аркасында 1350 уку йорты ябылган. Шул ук вакытта урман янгыннары куркынычы турында кисәткәннәр.

Матбугат чаралары билгеләп үткәнчә, «Плутон» Африка антициклоны Италиягә дә аномаль эсселек алып килгән. Якын көннәрдә төньяк һәм Альп өлкәләрендә (Ломбардия, Венето, Фриули-Венеция-Джулия һәм Эмилия-Романьяны да кертеп) боз һәм яшенле яңгырлар көтелә, ә башка төбәкләрдә термометр баганалары 38-40 градуска җитә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар