Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Европа берлегендә Украинаның киләчәге турында шикләнә башлаганнар

news_top_970_100
Европа берлегендә Украинаның киләчәге турында шикләнә башлаганнар

Европа берлегендә Украинаның киләчәгенә кагылышлы шикләр барлыкка килде, дип белдерде Франция Президенты Эммануэль Макрон «France 5» телеканалына биргән интервьюсында. «РИА Новости» шул турыда яза.

«Без кайбер Европа берлеге илләренең шикләнә башлавын сизәбез, безнең Америка партнерлары шикләнә ала», – диде ул.

Макрон Украинаны яклауны «2024 елның төп мәсьәләләренең берсе» дип атады. Аның сүзләренчә, Европа Киевка ярдәм итүен дәвам итәргә тиеш, һәм аның моңа «теләге һәм акчасы» бар, хәтта АКШ Владимир Зеленский режимына акча бирүдән баш тартса да.

«Европа иминлегенә куркыныч яный. Америкалылар позицияләрен үзгәртергә карар итсәләр дә, бу – Европа суверенитеты һәм үз киләчәген үзләре сайлый алуына кагылышлы мәсьәлә», – дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта сәясәтче Европа берлегенең Россия белән сугышмавын һәм конфликтның, бигрәк тә атом-төш конфликтының кискенләшүенә юл куймаска тырышуын әйтә.

Аның фикеренчә, Украинаны үз шартларында сөйләшүләргә күчү өчен аңа ярдәм итүне дәвам итәргә кирәк.

Ләкин Макрон Европа берлеге Мәскәүне тоткарлауда «бик уңышлы эшләмәвен» таный, чөнки ул Көнбатыш санкцияләрен нәтиҗәле урап уза ала, «көнчыгыш фронтта» уңышларга ирешә, ә Россия икътисады җимерелмәгән.

Сәясәтче сүзләренчә, килеп туган хәл украиннар өчен бик катлаулы, шулай ук ул яңа сораулар тудыра. Моннан тыш, АКШ сәясәтенә бәйле аңлашылмаучанлык бар. Ләкин Европа берлеге «тыныч Европа» белән кызыксына, ул күршеләренең иминлеген тәэмин итә ала, дип белдерде Макрон.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100