«Европа телләре тигезлеге» проекты татар телен югалып барган телләргә керткән
Татар Википедиясе китапханәчесе Фәрһад Фәтхуллин әйтүенчә, сүз Татарстандагы һәм Россиядәге түгел, Көнбатыш Европа илләрендә яшәүче татарлар турында бара.
Европа Берлеге финанславындагы «Европа телләре тигезлеге» (European language equality) сайтында татар теле юкка чыгып бара торган телләр исемлегенә кертелгән.
Татар Википедиясе китапханәчесе Фәрһад Фәтхуллин әйтүенчә, сүз Татарстандагы һәм Россиядәге түгел, Көнбатыш Европа илләрендә яшәүче татарлар турында бара. Ягъни биредә Финляндия, Польшада яшәүче милләттәшләребез турында әйтелә. Алар бу илләрдә йөзләрчә ел яшәү сәбәпле, Европаның төп халкы санала, шул сәбәпле җирле телләргә кертелгән.
Татар теленнән тыш бу исемлектә арагон, бретон, фриул кебек телләрдән тыш карел, чегән, саам, идиш телләре — барлыгы 34 тел кертелгән. Бу телләр «Европа халыклары сөйләшә торган югалып баручы телләр» дигән бүлектә санап кителә. Сайтта бу исемлекнең ЮНЕСКОда юкка чыгу куркынычы янаган дөнья телләре Атласына һәм аерым телләр белән таныш экспертларның фикерләре исәпкә алып төзелүе әйтелгән.
«Европада татарлар йөзләрчә ел яши һәм җирле халык дип санала. Алар татар телендә сөйләшә, мәдәниятләрен саклый һәм буыннан буынга тапшыра. Димәк, татар теле актив сөйләшә торган тел булганлыктан, аның бүгенге торышы өчен кешеләр кайгыра, шуңа бу исемлектатар теле югалып баручы телләр рәтенә кертелгән», —
Фәрһад Фәтхуллин әйтүенчә, Көнбатыш Европа илләрендә татар телен саклауга игътибар зуррак. Европада яшәүче татарларның теле бу исемлеккә керүен ул шуның белән аңлата.
«Россиядә әлегә татар, башка төбәк телләре яки кечерәк телләргә шундый игътибар булмаса да, Европа берлегендә инде сиксәнгә якын телне 2030 елга кадәр федераль дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге бар», — диде Фәрһад Фәтхуллин.
Проектның координаторлары — Дублин шәһәр университеты профессоры Энди Уэй (Ирландия) һәм Берлиннан ясалма интеллектны тикшерү үзәге профессоры доктор Георг Рем (Германия).
Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев фин татарлары якын арада юкка чыгарга мөмкин дип фаразлаган иде.