Фигуралы шуу буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева биюче һәм хореограф Илдар Гайнетдиновка кияүгә чыга. Бу турыда РИА Новости яза.
Евгения Илдар аңа тәкъдим ясаган мизгел сурәтләнгән видеоны социаль челтәрләргә куйган. Бу хәл 7 ноябрьдә булган. Евгения ризалык биргән.
Медведева белән Гайнетдинов 2024 елда ТНТ каналында «Звездные танцы» проектында бергә чыгыш ясады. Быел июль башында алар, романтик фотолар күрсәтеп, мөнсәбәтләре турында әйтте, диелә хәбәрдә.
Евгения Медведевага 25 яшь. Ул ике тапкыр дөнья чемпионы, Олимпиадада ике тапкыр көмеш медаль яулады, ике тапкыр Европа чемпионатында җиңде.