news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Евгений Петросян бишенче никахыннан туган кечкенә улын күрсәтте

Бу көннәрдә Россиянең халык артисты 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

news_top
Евгений Петросян бишенче никахыннан туган кечкенә улын күрсәтте
https://www.instagram.com/petrosyanevgeny/

Россиянең халык артисты, язучы-юморист, телетапшырулар алып баручы Евгений Петросян Татьяна Брухуновадан туган кечкенә улын беренче тапкыр халыкка күрсәтте.

«Менә ул — Ваган Евгеньевич Петросян!» — дип язган юморист.

Ваган артистның икенче баласы, беренче никахыннан кызы бар.

Инстачылар күбесе баланы әнисе Татьянага охшаткан. «Иң мөһиме, әтисенә дә охшаган булсын», — дип шаярткан берсе.

«Бәхет», «Нәсел дәвамчысы», «Әти-әнисе һәм бала сау-сәламәт булсын», — дип язган юмористның виртуаль дуслары.

Татьяна Брухунова белән Петросян былтыр өйләнешкәннәр иде. Аңа кадәр артист дүртенче хатыны Елена Степаненко белән аерылышты.

Бу көннәрдә Евгений Петросян 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар