Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вагнер» җитәкчесе Евгений Пригожинның тол хатыны фамилиясен алыштырган

news_top_970_100

«Вагнер» шәхси хәрби компаниясе җитәкчесе Евгений Пригожинның тол хатыны паспорт белешмәләрен алыштырган. Пригожин 23 августта Тверь өлкәсендә шәхси самолет һәлакәтендә вафат булган иде. Бу хакта СПАРК системасындагы мәгълүматларга сылтама белән «Фонтанка» басмасы хәбәр итә, дип яза «Московский комсомолец».

Язмада әйтелгәнчә, хәзер Пригожинның тол хатыны – Кряжева Любовь Валентиновна исемле. Кряжева – Пригожин белән 25 елга якын бергә яшәгән һәм аңа 3 бала тапкан хатынның кыз фамилиясе.

Фото: © «Московский комсомолец» сайты

«Фамилия үзгәртү турында мәгълүматлар СПАРК системасына 15 сентябрьдә килгән. Мәгълүматларның кайчан үзгәргән булуы турында хәбәр юк», – диелә.

Баштарак матбугат чаралары Пригожинның мирасы турында эш ачулары турында язган иде. Билгеле булганча, документлард, аның үлгән көне дип, 23 август күрсәтелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100