Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Евгений Петросян кулына операция ясатканнан соң реанимациядә ята

news_top_970_100
Евгений Петросян кулына операция ясатканнан соң реанимациядә ята

Юмор остасы, 78 яшьлек Евгений Петросянның кулына операция ясаганнан соң реанимациягә күчергәннәр. Аны озакламый гадәти палатага күчерәчәкләр, дип яза «Mash» Телеграм-каналына сылтама белән «Комсомольская правда» сайты.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, Петросян табиблар күзәтүендә, әгәр дә тернәкләнү план буенча барса, аны гадәти палатага күчерергә мөмкиннәр.

РСФСРның халык артисты Евгений Петросянны, кулбашы сынгач, ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар иде. Артист Мәскәү үзәгендә урамда йөргәндә җитди имгәнгән була. Аңа шундук «ашыгыч ярдәм» чакырталар.

KP.RU сайты язганча, Евгений Петросян хастаханәдә ятканда һәм операциягә әзерләнгәндә, аның яшь хатыны Татьяна Брухунова Пекинда ялда була. Ул Кытайча Яңа ел алдыннан фотолар белән актив бүлешеп барды. 34 яшьлек Татьяна һәр адымын да социаль челтәрләргә куеп бара. Әмма бу юлы иренең хәле турында берни дә язмаган да, сорауларга да җавап бирмәгән, ялын бүлеп, Мәскәүгә дә кайтмаган.

Петросянның беренче өч никахы кыска гомерле була. Балерина Кригер, опера җырчысы кызы Анна Козловская, сәнгать белгече Людмила белән аз гына яшәп ала. Аннары ул озак еллар Елена Степаненко белән яши, аларның уртак иҗади эшчәнлеге башлана. аларны идеаль гаилә мисалы итеп күрсәтәләр. Әмма 2008 елда Петросянның «сулга йөрүе» турында мәгълүматлар яза башлыйлар. 2018 елда Петросян гаугалы итеп аерылыша, үзенең ярдәмчесе булып эшләгән Татьяна Брухановага өйләнә, 2020 елда уллары туа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100