Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эвакуатор төягәндә хуҗасы килеп җитсә, машинаны барыбер алып китәләрме?

news_top_970_100
Эвакуатор төягәндә хуҗасы килеп җитсә, машинаны барыбер алып китәләрме?
Фото: © "Татар-информ"

Казанның Мәскәү районы прокуратурасы, машинаны законсыз эвакуацияләгән өчен, автоинспекторга штраф салган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Казанда яшәүче хатын-кыз прокуратурага мөрәҗәгать итә. Ул машинасын эвакуацияләүгә дәгъва белдерә. Бу турыда ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән.

Әлеге хатын-кыз машинасын тукталу тыела торган билге янында калдыра. Эвакуатор алып китә башлагач, машинаның сигнализациясе эшли. Хуҗа хатын урамга йөгереп чыга һәм инспекторга мөрәҗәгать итә, ул машинаны калдыруларын сорый. Ләкин инспектор машинаны бары тик махсус стоянкадан гына алырга мөмкин булуын әйтә.

Закон буенча, автоинспектор машинаны хуҗабикәгә урында ук бирергә тиеш. Аңа карата административ эш ачканнар. Суд полиция хезмәткәренә 20 мең сум штраф салган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегенә тиешле күрсәтмә бирелә. Анда махсус тукталышка илтү һәм саклау өчен түләмичә, машинаны хуҗабикәсенә кайтару таләп ителә. Автоледи юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләгәч, прокуратура таләбе үтәлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100