Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Этне коткарырга ташланды». Балалар театры оештырган кыз диңгездә югалган

news_top_970_100

Петербургта «Лось и светлячок» театрына нигез салган Ирина Слюсарь Грузиядә диңгездә югалган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ирина дус кызының этен коткарырга дип суга кергән һәм кире чыга алмаган. Бу турыда театр вәкилләре социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Иринаның дуслары һәм хезмәттәшләре сүзләренчә, ул инде 1 ел чамасы Тбилисида яши. 22 февраль көнне ул Кобулетти курорт шәһәрендә диңгез буена Грета исемле эт белән йөрергә чыга. Бер мизгелдә зур дулкын килә һәм этне диңгезгә алып кереп китә. Ирина дус кызы белән бергәләп суга ташлана.

«Гретаны коткарырга ташландылар. Тик кызларны да диңгез алып кереп китте. Дус кызы чыга алды, Иринаны эзләргә кирәк», – дип яза танышлары.

Менә инде 5нче көн волонтерлар Иринаны эзли. Коткаручылар да эшкә керешкән. Аны Кобулеттида гына түгел, әйләнә-тирәдә дә эзлиләр.

Ирина куе зәңгәр плащтан, сары резина итек, алсу төсле джинс чалбар, куе яшел кофта кигән. Этне дә тапмаганнар. Эт кара төстә.

«Безгә дрон белән пилотлар кирәк, һавада эзләр өчен, шулай ук җәяүлеләр ярдәме дә кирәк», – ди Иринаның дуслары.

«Лось и светлячок» – 2021 елда ачылган балалар театры. Ул Россия, Беларусь, Мексика, Төркия, Азәрбайҗанда узган фестивальләрдә катнашып, лауреат исеме яулаган инде. Хәзер театр Грузиядә эшли торган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100