Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Этләрем яхшырак шартларда яши». Хәйрия йортында 22 кеше янып үлгән

news_top_970_100
«Этләрем яхшырак шартларда яши». Хәйрия йортында 22 кеше янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

24 декабрьгә каршы төндә Кемеровода 2 катлы агач йортта янгын чыга. Күршеләре сүзләренчә, алар янгын чыгуын коткаручылар килгәч кенә белеп ала. Янган йорт хәрабәләре астыннан 22 кеше мәете табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мин төнге өчләр тирәсендә шартлау ишеттем, машинаның сигнализациясе эшли башлады. Баскыч ауды дип торам. Аннары янгын күрдем. Аларның газ баллоны шартлагандыр», – ди күрше.

Беренче катта хайваннар азыгы кибете, икенче катта кешеләр яши торган урын була. 20 кеше үлүен ишеткәч, күрше хатын шакката. «Ничек 20? Мин анда бер малайны гына күрдем, ул монда эшләп йөрде», – ди ул.

«Монда Женька иде. Ул документсыз яшәде, сатучы да, ризык алып кайтучы да иде. Хуҗалык белән шөгыльләнде. Ул, биредә 30лап кеше яши, диде. Аларның барырга урыны булмаган», – ди тагын бер күрше.

Соңрак ачыкланганча, әлеге адреста «Доброе дело» хәйрия җәмәгать оешмасы теркәлгән. Документлар буенча әлеге оешма яшәүне тәэмин итү белән шөгыльләнә. Күршеләре сүзләренчә, дин әһеле хәйрия йорты оештырган, бирегә торагы һәм документлары булмаган кешеләр җыелган, сукбайлар приюты булган. Алар биредә яши, ашый, шундагы җитештерүдә эшли.

«Яшәделәр инде. Минем этемнең яшәү шартлары яхшырак иде. Артыгын әйтмим, әгәр минем торыр урыным булмаса да анда яшәмәс идем, бер өн булса да казып торыр идем», – ди Сергей исемле күрше.

«Мин анда бер кергән идем, анда шәрә ятаклар, ниндидер чүпрәк җәелгән, анда кеше ыңгырашып ята», – ди тагын бер күрше.

Кузбасс Тикшерү комитеты ачыклаганча, әлеге оешма эшчәнлеге килешү һәм устав документлары булмаган килеш оештырылган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, аларның вәкиле бинага 7 декабрьдән бирле керә алмаган, аны кертмәгәннәр. Ике атнадан чыккан янгын 22 кеше гомерен өзгән, тагын 6 кеше зыян күргән. Янгын мич ягып җылытуны дөрес файдаланмау аркасында килеп чыккан, диелә хәбәрдә.

Хәйрия йортын оештырган 31 яшьлек ир-ат тоткарланган.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, мәетләрне тану әлегә мөмкин түгел, алар бик каты янган. Мәрхүмнәрнең шәхесен ачыклау өчен генетик экспертиза таләп ителә. Сукбайлар өчен приютны ясаучы кеше – пастор. Оешма 2021 елда ачылган. Аның рөхсәте юк, ул 2 катлы йортны арендага алган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, янгын күмерле казан дөрес эшләмәүдән чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Телеграм каналында хәбәр ителгәнчә, урында үзәк аппаратның оператив төркеме эшли. Анда министр урынбасарлары Илья Денисов белән Анатолий Супруновский барган. Биредә шимбәгә каршы төндә 22 кеше һәлак булды, диелә хәбәрдә.

«Безнең янгын сүндерүчеләр мөмкин булган барысын да эшләде. Янгын тиз һәм зур мәйданга таралуның якынча сәбәпләренең берсе – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына соң хәбәр итү. Беренче подразделениеләр килгәндә, бөтен бина диярлек янгын белән чолгап алынган иде», – дигән Илья Денисов.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100